tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фаилә сезонны башлады
Фаилә сезонны башлады

Фаилә сезонны башлады

Өметле яшь спорт йолдызыбыз, шорт-трек буенча спорт мастеры, Карга-Кочко-Пожар оныгы Файлә Аймалетдинова (фотода тренеры белән) чираттагы сезонын уңышлы башлады.

Ул 17 яшьлек яшүсмерләр ара­сында Коломна белән Санкт-Пе тербургта узган Россия кубогы ярышлары этапларында чыгыш ясап, катнаш эстафетада (2000 м) икенче урынны, ә 1 500 метрлык дистанция нәтиҗәләре буенча өченче урынны яулаган. Очколар буенча гомум за­четта Файлә 64 катнашучы арасын­нан 9 нчы урында тора.

Әлеге ярышларның өченче этабы ноябрь ахырында Уфада узачак. Шулай ук Фаилә декабрь башында Россия беренчелеге ярышларында да стартка чыгар дип көтелә.

Түбән Новгород өлкәсеннән тагын бер сәләтле яшь шорт- трекчыбыз – Атяравылдан Диана Җа­малетдинова үз яшь категориясендә Россия беренчелеге ярышларына сайлап алу этапларында катнаша. Ә менә Шөбиледән Самира Ари­фуллина җитди җәрәхәтләнү алу­дан соң әлегә тернәкләнеп килә.

Бу турыда безгә кызларның тре­неры, Сергачның “Лидер” ФСКның шорт-трек секциясен җитәкләүче Михаил Юрин хәбәр итте.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*