tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Буран” космик корабле очышының 35 еллыгына багышланган чара узды
“Буран” космик корабле очышының 35 еллыгына багышланган чара узды

“Буран” космик корабле очышының 35 еллыгына багышланган чара узды

2023 елның 29 нчы ноябрендә Казан шәһәре Совет районының 149 нчы лицее базасында Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Зихангирлар марафоны» проекты кысаларында укучыларда патриотизм хисе формалаштыру, илнең дөньякүләм казанышлары тарихын өйрәнү, күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү максатларында “Буран” космик корабле очышының 35 еллыгына багышланган «”Буран” белән 108 минут» дип аталган шәһәр чарасын үткәрде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин катнашты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

1961 елның 12 апрелендә планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның тарихи очышы төгәл 108 минут дәвам итә. Шулай итеп, ул космонавтика тарихына «Гагарин әйләнеше» буларак кереп кала. «Зихангирлар марафоны» чаралары да нәкъ шул кадәр дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*