tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Алмаз Нургалиевның “Җылак” нәфис фильмы тәкъдир ителде
Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Алмаз Нургалиевның “Җылак” нәфис фильмы тәкъдир ителде

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Алмаз Нургалиевның “Җылак” нәфис фильмы тәкъдир ителде

28 ноябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында режиссер Алмаз Нургалиевның “Җылак” нәфис фильмы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдир ителде.

Фильм Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның язмышы турында. Кинога Әзһәр Шәфикъ улы үзе дә төшкән. “Җылак”ның төп геройлары арасында Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов та бар. Ул урта яшьтәге Әзһәр ролен зур осталык белән гәүдәләндерә.

Фильмны караганнан соң, аның буенча фикер алышу узды, мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Әңгәмәдә фильмның режиссеры һәм татар зыялылары, артистлар, журналистлар катнашты.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнашып, фильм чыгаруга көч салучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Режиссер театр артисты хакындагы фильмның нәкъ театрда күрсәтелүенең олы әһәмиятен билгеләде.

Айнур Айрат улы аңа рольне ышанып тапшырган режиссерга, шулай ук татар киносы һәм аның иҗаты белән кызыксынучы һәркемгә рәхмәтле булуын әйтте. Башкортстан театрларында да, легендар актриса Сәвия Сираева кебек, кино геройлары булырлык зур шәхесләр барлыгын, “Җылак” фильмы мисалында аларны да киң җәмәгатьчелеккә танытып булу мөмкинлеген ассызыклады.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*