Чиләбе, Төмән, Свердловск өлкәләрендә, Краснодар һәм Красноярск крайларында илебезнең иң көчле спортчылары арасында 9-18 февраль көннәрендә узган Кышкы спартакиадада безнең яшь, өметле милләттәш кызыбыз, спорт мастеры Фаилә Аймалетдинова шорт-трек буенча ярышларда 500 метрлык дистанциядә алтын, ә 2000 метрга катнаш эстафетада көмеш медаль яулады.
17 яшьлек Фаилә Карга- Кочко-Пожар оныгы. Аңа 5 яшь булганда, гаиләсе Каргадан Сергачка күченә һәм “Лидер” ФСКсында тренер Михаил Юрин секциясендә шорт-трек белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башлый. Аның карамагында Фаилә регионара, Бөтенроссия чемпионатларында катнашып беренче уңышларына ирешә. 2020 елда аңа Россиянең спорт мастеры исеме бирелә. 9 классны кызыл аттестат белән тәмамлап, ул Мәскәү өлкәсе Бронницы шәһәренең Олимпия резервы училищесына укырга керә.
Фаилә күбесенчә очракта 500, 1000 һәм 1500 метрлык дистанцияләрдә стартка баса, эстафеталарда да йөгерә. Быелгы сезон аның өчен бик уңышлы бара: Россия кубоклары ярышларының этапларында ул һаман да призерлар сафында, ә спартакиадада җиңү белән ул Россия спорт җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итте һәм кайбер белгечләр аңа якты киләчәк фаразлый.
Атна уртасында Фаиләне Сергачның “Лидер”ФСКсында җирле хакимият вәкилләре, якташлары һәм җанатарлары хөрмәтләде. Бу чара турында тулырак га- зетабызның киләсе санындагы «Яшьлек» чыгарылышында язып чыгарбыз.
Барча “Туган як” газетасы укучылары исеменнән Фаиләне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм тагын да югарырак үрләр яулавын телибез.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы