tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рима Ключареваның «Көт мине» бенефис спектакле узды
Рима Ключареваның «Көт мине» бенефис спектакле узды

Рима Ключареваның «Көт мине» бенефис спектакле узды

16 февральдә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, Туймазы татар дәүләт драма театры актрисасы Рима Ключареваның «Көт мине» бенефис спектакле узды. Спектакльнең Режиссер-куючысы – БРның атказанган артисты Фәндил Мөхәммәтдинов, музыкаль бизәүче – Константин Ключарев.

Тантаналы өлеш вакытында Рима Ключареваны Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин котлады. Ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатын тапшырды һәм БР мәдәният министры Әминә Шәфикованың котлау телеграммасын укыды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин актрисага мәртәбәле бүләк – “Татар халкы алдындагы зур хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.

Чараны талантлы артистлар Резеда Сабитова, БР халык артисты Айрат Солтанов һәм БР атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Исмәгыйлев башкаруында Рима Шаһит кызы шигырьләренә язылган җырлар бизәде.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*