tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фаилә спартакиада чемпионы
Фаилә  спартакиада чемпионы

Фаилә спартакиада чемпионы

Чиләбе, Төмән, Сверд­ловск өлкәләрендә, Краснодар һәм Красноярск крайларында илебезнең иң көчле спортчы­лары арасында 9-18 февраль көннәрендә узган Кышкы спар­такиадада безнең яшь, өметле милләттәш кызыбыз, спорт мастеры Фаилә Аймалетдинова шорт-трек бу­енча ярышларда 500 метрлык дистанциядә алтын, ә 2000 метрга катнаш эстафетада көмеш ме­даль яулады.

17 яшьлек Фаилә Карга- Кочко-Пожар оныгы. Аңа 5 яшь булганда, гаиләсе Карга­дан Сергачка күченә һәм “Ли­дер” ФСКсында тренер Михаил Юрин секциясендә шорт-трек белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башлый. Аның ка­рамагында Фаилә регионара, Бөтенроссия чемпионатларында катнашып беренче уңышларына ирешә. 2020 елда аңа Россиянең спорт мастеры исеме бирелә. 9 классны кызыл аттестат белән тәмамлап, ул Мәскәү өлкәсе Бронницы шәһәренең Олимпия резервы училищесына укырга керә.

Фаилә күбесенчә очракта 500, 1000 һәм 1500 метрлык дистанцияләрдә стартка баса, эстафеталарда да йөгерә. Бы­елгы сезон аның өчен бик уңышлы бара: Россия кубоклары ярышларының этапларында ул һаман да призерлар сафында, ә спартакиадада җиңү белән ул Россия спорт җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итте һәм кай­бер белгечләр аңа якты киләчәк фаразлый.

Атна уртасында Фаиләне Сергачның “Лидер”ФСКсында җирле хакимият вәкилләре, якташлары һәм җанатарлары хөрмәтләде. Бу чара турында тулырак га- зетабызның киләсе санындагы «Яшьлек» чыгарылышында язып чыгарбыз.

Барча “Туган як” газетасы уку­чылары исеменнән Фаиләне их­лас күңелдән котлыйбыз һәм та­гын да югарырак үрләр яулавын телибез.

 Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*