tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда ”Солдатка җылылык бүләк ит” акциясе узды
Тубылда ”Солдатка җылылык бүләк ит” акциясе узды

Тубылда ”Солдатка җылылык бүләк ит” акциясе узды

Тубыл шәһәрендә “Бердәм Россия” бинасы залында “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы шәһәрдәге “Бердәм Россия” партия бүлеге белән берлектә ”Солдатка җылылык бүләк ит” акциясен оештырдылар. “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнусова чараны ачып матди ярдәм күрсәткән шәһәр дума депутатлары Эдуард Мәхмутовка, Михаил Никитинга, Ришат хәзрәт Юнусовка, Тимур хаҗи Ниязовка рәхмәтләрен белдерде. Күрсәтелгән ярдәмгә тельняшкалар, оекбашлар, гигиена товарлары, азык-төлек алынган. “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе һәм әгъзалары бу хакта сөйләп, алынган әйберләр белән тулы тартманы “Бердәм Россия” бүлегенә тапшырдылар.

Милли чәй табыны артында узган очрашуда күп балалы гаиләләр, хезмәт һәм тыл ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз, бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр, Бөек Ватан сугышы елларны туып үскән, тормыш юлларында авырчылыкларга бирешмәгән, лаеклы хезмәт һәм гомер юлын үтеп, хәзер дә яшьләргә үрнәк булган хезмәт ветераннары, СВОдан кайткан якташыбыз(позывное “Тарихчы”) да катнаштылар. Ветеран, остаз-укытучылар -Клим Садыйков, Заһидә апа, Сөнгатулла абый Бекениннар тарих белән мавыккан хезмәт ветераны Шиһабетдин Шәрипов авыр сугыш елларны илебез дошманга бирешмәгән чорларны искә алдылар.

Кунаклар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кече яшьтәге кунаклар ветераннарны 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелләреннән котлап теләкләр теләделәр, иҗади чыгышлары белән өлкәннәрне сөендерделәр. Чара җылы атмосферада, ветераннар һәм яшьләр өчен файдалы, кызыклы үтте. “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова җырлар башкарды, әгъзалары Нәсимә Корманова Рәсул Гамзатовның “Нас 20 миллионов” шигырен сөйләде, Равиля Фазылова Ватанны саклаучылар көне тарихы белән таныштырды. Көн салкын булса да чарага килеп ярдәм иткән ветеран укытучыларга, Юнысова Гөлсафа апа һәм Рафаэль абыйга, Рәүфә Мәмәтовага, Юлия Ногмановага оештыручылар рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*