tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәйзрахман Әминев – милли иҗат
Фәйзрахман Әминев – милли иҗат

Фәйзрахман Әминев – милли иҗат

Татар рәссамы, акварелист, иллюстратор һәм график Фәйзрахман Әминевның тууына 115 ел. Ул Пермь губернасына караган Көңгердә 1908 елның 10 августында  дөньяга килгән. Аның әти-әнисе чыгышлары буенча – татар җирлегеннән, әтисе Габдрахман – Яшел Үзән районының Танай, ә әнисе Зиһнекамал – Кайбыч районының Кече Кайбыч авылыннан.  Гаиләдә аннан кала тагын 4 ир-бала үскән. Бу хакта рәссамның өлкән улы, шулай ук киңкырлы иҗатка ия рәссамыбыз, профессор Фәйзулла Әминев бәян итте.

Ул: «Әтием хакында күп язылган инде…» – дисә дә, минемчә, аның бар иҗат эшләре дә тупланган, ким дигәндә 400 ләп битле саллы китапның дөнья күргәне юк әле. «Анысы шулай, – дип дәвам итте сүзен хөрмәтле Фәйзулла әфәнде. – Әйе, әтием иҗаты буенча монография тибындагы ике басма гына нәшер ителде…  Аның күп эшләре үземдә кадерләп саклана һәм аларны аның иҗатын үз итүчеләр күргәндер, истә калдыргандыр, дип өздереп кенә әйтә дә алмыйм… Әсәрләре безнең остаханәдә дә бар. Әти иҗат иткән остаханә хәйран зур – 114 кв.м, анда әле совет чорында язылган гаять күләмле Ленин портреты да эленеп тора. Ул – киндер өслегендәге сурәт. Әмма инде совет җырлары җырланып бетте, һәм әтинең бу әсәре дә шул сәбәпле остаханә диварында…»

Әлбәттә, Фәйзрахман Габдрахман улы совет елларында үскән, аның рухи дөньясы шул чорда ныгыган. Аның тормыш юлына тагын бер тапкыр күз салсак, Әминевлар гаиләсе 1922 елда Пермьга күченгән. Билгеле, һәр кечкенә бала кебек, Фәйзрахман да 3-4 яшеннән төрле рәсемнәр ясарга керешкән. Шәһәрнең татар-башкорт мәктәбендә укыганда ук ул үз рәсемнәрен  башкаларга караганда күпкә остарак ясавы белән дә аерылып торган.  Мәктәптә еш кына «шәхси күргәзмәләр»ен дә ачкан.

Җиде сыйныф тәмамлагач, 1927-1930 елларда Пермь сынлы сәнгать техникумында укыган. Аннары ике ел шушы каланың дәүләт опера һәм балет театрында рәссам-бизәүче булып эшләп алган. 1933 елда Ленинградка киткән, 1933-1937 елларда шундагы Сынлы сәнгать, сынчылык һәм архитектура институты каршындагы эшчеләр факультетында гыйлем туплаган. «Әтием аяк киеме тегүчеләр нәселеннән иде бит, – дип ачыклады Фәйзулла Фәйзрахман улы. –  Хәтерләсәгез, Сталинның атасы да аяк киеме теккән. Сталин ул чакта бу һөнәр ияләрен бик үз иткән. Укырга кергәндә: «Без сине шушы факт аркасында гына да укырга кабул итәбез», – дигәннәр әтигә». Сәләт иясе 1937 елда шушы институтның сынлы сәнгать факультетында укый башлаган. Бөек Ватан сугышы елларында янә Пермьга кайтып, Ф.Э.Дзержинский исемендәге оборона заводында эшләгән. Рәссамның 1940 елларда иҗат иткән «Солдат» портретында тамашачы йөзе борчулы, уйлары авыр булган ир-ат сурәтен күрә. Билгеле, бу күп хәрбиләрне борчуга салган еллар…

Ф.Әминев югары белем алуын 1945 елда гына дәвам итә алган. Үз осталыгын профессор Р.Френц остаханәсендә чарлаган. 1948 елдагы диплом эшен Фәйзрахман Габдрахман улы милли бәйрәм, татар халкы йоласы белән бәйләгән. Бүген аның «Татар бәйрәме Сабантуй» хезмәте, шул еллардагы иң яхшы диплом эшләренең берсе буларак, Россия Сынлы сәнгать академиясенең  Фәнни-тикшеренү музеенда сак­лана. Останың шушы темага багышланган тагын бер якты хезмәте дә бар. Ул да «Татарларның уңыш бәйрәме – Сабантуй» (1950) дип атала һәм аның күләме – 154х245,5 см.  Иҗатчының мондый хезмәтләре булуы аңлашыла да, рәссам югары уку йортында фундаменталь сынлы сәнгать техникасына төшенгән ич.

1948 елда СССР Рәссамнар берлеге сафына кабул ителгәндә ул инде Ленинградта яшәп иҗат иткән. Рабига белән гаилә коргач, 1948 елда бу гаиләдә уллары Фәйзулла, 1949 елда Фәһим туган. Фәйзулла Әминев – бүгенге көндә һөнәри рәссам, акварелист, күп еллар буе студентларга белем биргән профессор. Фәһим Әминев исә сәнгать өлкәсендә түгел, ул – инженер.

1950 елларга кадәр оста тематик картиналар, авыл пейзажлары һәм портрет серияләрен иҗат иткән, гомумән, аның иҗатындагы портретлардагы йөзләр, мөлаем образлар тышкы һәм эчке матурлыклары белән үзләренә тартып тора. Арада милли киемле гади хезмәттәге татар хатын-кызлары, татар ир-атлары, зыялыларыбыз сурәтләре дә күп, киндерләрдә бу тормышта үзләрен сайлаган һөнәрләрендә тапкан, олуг мәртәбәләргә, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләрне дә күрәбез. «Әтием Н.И.Фешин иҗатының фанаты иде. Ул даһи Фешинның бар әсәрләрен дә бик ошатты», – ди Фәйзулла Әминев. Бу аңлашыла да, Н.Фешин портретларындагы сәнгати җанлылык бик күпләрне тагын да тырышыбрак язарга өнди. Мондый җанлылык Әминев ясаган сурәтләрнең һәркайсында да күзгә ташлана.

1952-1953 елларда ул Ленинградның В.И.Мухина исемендәге Югары сынлы сәнгать-сәнәгать училищесында студентларга белем биргән, ә менә 1953 елдан алып инде үз иркендәге һөнәри рәссам булып киткән.

Фәйзрахман Габдрахман улы ул елларда аеруча популяр булган темаларның берсен – каһарманлык темасын сайлап, әйтик, «Салават Юлаев», «Муса Җәлил», «Иптәшләр хушлашуы» картиналарына да теләп алынган.

Аннары рәссам инде безгә бик таныш булган акварель серияләрен иҗат итә башлаган, алар Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләренә багышланган, ә график битләрдә ул Тукайның «Таз» шигырен тасвирлаган. Аның әкиятләр белән бәйле акварельләре тирә-юньдәге гүзәллекне тулырак кабул итәргә өнди. Ә шулай да аларны тәүге күрүчеләр 1967 елда Ленинградта нәшер ителгән «Шурале» китабын укучылар булган, рәссамның кабатланмас иллюстрацияләре белән бизәлгән «Водяная» китабы да соңрак, бары тик 1978 елда гына басылган.

Оста Г.Тукайның берничә портретын да башкарган. Шулар арасыннан берсенә гарәпчә язмалар өстәгән, ә менә 1960 елда иҗат ителгән Тукай портреты шагыйрьнең без күреп, күнегеп беткән портретларыннан бераз аерыла, дөньялыкта ук изге җан – һәрчактагыча сыйфатлы кием-салымнан, йөзе дә тыныч, әмма ул һич кенә дә үтә ябык итеп тасвирланмаган, киресенчә, шагыйрь тук тормыш алып баручы инсан кебек, аның йөзе дә түгәрәкләнеп тора…

«Әтиемнең туган йорты», «Яз», «Казан артындагы Танай авылы» эшләре шулай ук – үз туган ягын данлау мисаллары. Аның дус-ишләре, Ленинград рәссамнары: «Фәйзрахман остаханәдә дә башына татар түбәтәен киеп кенә йөри иде, рәссам гаҗәеп дәрәҗәдә зыялы, тыйнак, тыныч, кунакчыл холыклы  иде!» – дип искәртә.

Ф.Әминевның татар җырларына багышланган әсәрләре дә бар. Әйтик,  1971 елда ясаган тагын бер эше «Су буе. Җыр» дип атала. Татарның моңлы көйләренә, җыр­ларына булган ихлас мәхәббәтен ул шушы рәвештә дә теркәгән. Әлеге эшендә татар милли киемен кигән ханым суга барырга дип капкадан чыгып килә, ул үзе бер матур булса, аның янәшәсендәге табигать  күренешләре әкияти матурлыкта, гаҗәеп җете!

Фәйзрахман Әминевның үзе исән чакта ачылган шәхси күргәзмәләре күп түгел, аларның беренчеләре 1972 елда, рәссамга 63 яшь тулгач кына, Оренбург, ТАССР сынлы сәнгать музейларында узган, 1976 елдагылары –  Ленинградта, Рәссамнар берлегенең Ленинград бүлегендә һәм ТАССРның дәүләт сынлы сәнгать музеенда Г.Тукайның тууына 90 ел тулуга багышлап ачылган. 1978 елның ахырында һәм 1979 елның башында  Мәскәүдә, А.А.Фадеев исемендәге әдәбиятчылар үзәк йортында аның «Ф.Г.Әминев. Сәнгать. Графика. Татар әдәбияты классигы Г.Тукайга багышлана» күргәзмәсе дә, 1979 елда янә Казанда ачылган күргәзмәсе дә зур уңыш белән үткән.

Ул – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972) һәм РСФСРның атказанган рәссамы (1984) дигән мактаулы исемнәргә лаек зат.

Бу шәхесебез  76 яшендә 1984 елның 20 ноябрендә Ленинградта дөнья куйды. Фәйзулла Фәйзрахман улы кадерле әтисенең әйтеп калдырган  васыятен үтәп, аның 150 әсәрен Пермь сынлы сәнгать галереясына һәдия иткән. ТР дәүләт сынлы сәнгать музее фондында да бу останың егермедән артык сынлы сәнгать һәм графика әсәре саклана. Ф.Г.Әминевның картиналары М.В.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сынлы сәнгать, Оренбург сынлы сәнгать музейларында, ТР Милли музеенда, Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында, Пермь дәүләт сынлы сәнгать галереясында, А.Нәваи исемендәге дәүләт әдәбият музеенда, Санкт-Петербургның дин тарихы музеенда һәм Россиядәге һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларда да бар.

«Әтием гомер буе бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләрен үз итте, татар милли темасына алынып, гомер буе шушы юнәлештә булды һәм нәкъ шушы эшләре өчен ул 1979 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат итеп тә теркәлгән иде, ләкин премия бирергә берникадәр генә вакыт кала аңа нинди карар кабул ителәчәге хакында әйттеләр. Ул елны әлеге премияне концерт программалары өчен яшь җырчы Р.Ибраһимовка тапшырдылар. Шушы хәбәрне ишеткәч, әтием нык чирли башлады һәм берничә елдан соң үлеп тә китте. Бик кызганыч, ә бит безнең әти бу премияне алырга бик лаек иҗатчы иде», – диде Фәйзулла Әминев әңгәмә барышында. Талантлы рәссамыбыз Ф.Г.Әминев кандидатурасы 1980-1984 елларда да шушы мәртәбәле премиягә янә тәкъдим ителгәндерме?.. Мин бу хакта аның улына сүз катмадым, чөнки бу «Шушы аяныч хәл әтинең башына җитте дә инде…», – дигән нәсел дәвамчысының күңел ярасын зурайту гына булыр иде…

Татарстан Мәдәният министрлыгы әлеге гаять дәрәҗәдә талантлы рәссамыбызның иҗатына багышланган биниһая яхшы кәгазьле, калын китап нәшер итүгә алынырга тиештер, дигән өметтә калабыз. Моңа ихтыяҗ бар һәм булачак та!  Һәм Ф.Г.Әминевның ничәмә-ничә буын сокланган күп кенә әсәрләреннән торучы яңа күргәзмәсен күрер көннәр дә килеп җитсә, тагын да яхшырак булыр иде.

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*