tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Томск өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә булды
Васил Шәйхразыев Томск өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев Томск өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск шәһәрендә. Биредә ул Томск өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә булды.

Үзәктә Томск татарлары тарихына багышланган музей бар. Биредә татар тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышырга мөмкин. Шулай ук гореф-гадәтләр, татар халык җырлары, биюләре, әкиятләр һәм легендалар хакында мәгълүмат алып була. Үзәк үзешчән милли татар халык иҗатының барлык жанрларын үстерә һәм популярлаштыра.

Татар мәдәнияте үзәгендә 15 иҗади берләшмә һәм түгәрәк эшли, аларда 6 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге кешеләр үзләренең иҗади сәләтләрен үстерү белән шөгыльләнәләр.

Татар мәдәнияте үзәге ел саен 200дән артык төрле чара үткәрә, аларда 21 000нән артык кеше катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*