tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск өлкәсе «Татар мәдәнияте үзәге» нең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды
Томск өлкәсе «Татар мәдәнияте үзәге» нең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Томск өлкәсе «Татар мәдәнияте үзәге» нең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Бүген, 2 декабрь, Томск өлкәсе «Татар мәдәнияте үзәге» нең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул Мәдәни үзәкне әлеге күркәм вакыйга белән котлады.

-Томск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге төбәктә дә, аннан читтә дә мәдәниятне, традицияләрне, телне, милли кыйммәтләрне популярлаштыра. Милләттәшләребез белән алып барган эшегез өчен рәхмәт! Сезгә зур уңышлар телим, – диде ул.

Милли Шура рәисе дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татар милли мәдәниятен саклаудагы һәм үстерүдәге казанышлары өчен “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме “Татар мәдәнияте үзәге” директоры Шамил Халитовка һәм  “Татар мәдәнияте үзәге” нең “Күбәләк” һәм “Чулпан” ансамбльләре җитәкчесе Нурия Сәйфелмөлековага бирелде. Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән “Нур” ветераннар хоры әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Эльза Аннекова, шагыйрә Руфания Закирова,  “Нур” ветераннар хоры әгъзасы Әлфия Мостафина бүләкләнде.

Бәйрәмдә Татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективлары, Татарстан Республикасы артистлары, Новосибирск, Төмән, Кемерово, Омск, Алтай һәм Казахстан Республикасы татар оешмалары вәкилләре чыгыш ясады.

Фойеда татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгына багышланган ретроспектив фотокүргәзмә урнашкан иде. Һәр кунак өчен мәдәният үзәге бүләк итеп тәмле чәк-чәк әзерләгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*