tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Томск өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты
Васил Шәйхразыев Томск өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Томск өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск шәһәренә килде. Биредә Томск өлкәсе җитәкчелеге белән очрашу узды.

Очрашуда катнашучыларны Томск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Андрей Дунаев сәламләде. Ул Татарстанның Томск өлкәсе белән тыгыз хезмәттәшлеге турында сөйләде:

-Татарстан Республикасы Томск өлкәсенә кадрлар әзерләүдә мөһим урын ала. Татарлар – өлкәнең  төп халыгы.  Татар мәдәният үзәге һәрчак барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Татар бистәсе дә Томск шәһәренең иң мөһим өлешендә урнашкан. Татарстан Республикасы һәм Томск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, мәдәни багланышлар елдан-ел арта бара. 2021 елда өлкәләр арасында самолетлар да оча башлады, – дип сөйләде Андрей Дунаев.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Милли Шура рәисе җитәкчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштырды.

-Бөтендөнья татар конгрессы барлык татарларны берләштерә. Бездә төрле проектлар эшләп килә. Татарлар кайда гына яшәсәләр дә хакимият белән тыгыз элемтәдә торалар. Киләсе елда Томск өлкәсендә узачак Сабан туена Татарстан Республикасынан коллектив җибәреләчәк. Соңгы вакытта күп кенә төбәкләрдә Муса Җәлил хөрмәтенә һәйкәлләр ачылды. Тәкъдим булган очракта , без Томск өлкәсендә дә һәйкәл ачырга әзер, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Андрей Дунаев әлеге тәкъдимне хуплады һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*