10 февраль көнне Г.Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының чираттагы татарча экскурсиясе була. Экскурсовод – тарих фәннәре докторы, ХХ гасыр башы татар көндәлек тормышы буенча белгеч Лилия Габдрафикова.
Әлеге чара экскурсоводлар, Г.Тукай һәм аның чордашлары иҗатын, Казан тарихын өйрәнүчеләр өчен тәкъдим ителә.
Башлана: 14.00.
Катнашыр өчен алдан язылырга кирәк.
«Проект кысаларында төрле өлкәдә эшләүче замандашларыбыз үзләрен экскурсовод ролендә сынап карый һәм Габдулла Тукай тормышы, иҗаты, ХХ гасыр башы тормышы турында бездә экскурсия уздыра», – ди музей җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова.
Сәламәтлекне саклау өчен маскаларда булу сорала.