Чордашлары белән чагыштырганда аның турында “ул онытылган, аз өйрәнелгән” дип әйтеп булмый. Галимҗан Ибраһимов турында күп санлы китаплар, фәнни эшләр язылды. Аның әсәрләрен белмәгән татар кешесе юктыр дип беләм. “Алмачуар”, “Яз башы”, “Татар хатыны ниләр күрми”, “Тирән тамырлар”, “Кызыл чәчәкләр”, “Казакъ кызы”, “Адәмнәр” – болар язучы мирасының бер өлеше генә әле.
“Хөсәения”гә алмыйлар, “Вәлия” һәм “Галия”дән куалар
Татар әдәбияты классигы, галим һәм педагог, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында (авт. язучы Афзал Шамов 1961 елда бу датаның иске стильдән яңага күчкәндә төгәл билгеләнмәгәнлеген, 10 март булырга тиешлеген исбатлый) Уфа губернасының Солтанморат исемле татар авылында Гыйрфан мулла һәм Бибихәсәнә абыстай гаиләсендә туа (хәзер әлеге авыл Башкортстанның Авыргазы районы составында).
Галимҗан баштан 11 яшенә кадәр туган авылында укый, соңрак әтисе абыйлы-энеле Шакирҗан (авт.Г.Ибраһимовның абыйсы) белән Галимҗаннны “Хөсәения” мәдрәсәсенә алып бара. Галимҗанны яше җитмәү һәм авыру дип мәдрәсәгә алмыйлар, шуннан соң Гыйрфан мулла аны Оренбургның 1нче мәчет каршындагы “Вәлия” мәдрәсәсенә бирә. Биредә Галимҗан 1898-1906 еллар аралыгында белем ала. Кадими мәдрәсә тәртипләре белән риза булмаган шәкертне 1906 елда әлеге уку йортыннан куалар. Соңрак бу вакыйгалар язучының «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907) хикәясендә сурәтләнә.
1906 елда Галимҗан Ибраһимов укуын дәвам итәр өчен әнисенең туган шәһәре Троицк каласына килә, әмма мондагы мәдрәсәләрне ошатмыйча, көз көне ул Уфага килеп, Зыя Камали ачкан «Галия» мәдрәсәсенә ирекле тыңлаучы булып урнаша. 1908 елда Галимҗанны әлеге уку йортыннан да куалар. «Автобиография»сендә язучы мәдрәсәдән китү сәбәпләрен болай күрсәтә: «Биредә өч елга якын укыдым, ләкин аннан да куылдым; беренчедән, укыту программасын һәм системасын тәнкыйтьләгән өчен, икенчедән, еш кына мәдрәсә идарәсенә каршы чыгып сөйләүләрем өчен һәм, өченчедән, мәдрәсә шәкерте була торып, «Коръән Алладанмы, түгелме?» дигән китап язган өчен».
Бу вакыйгалардан соң Г. Ибраһимов берникадәр вакыт казакъ далаларында, Уралда Миас заводында төрле эшләрдә йөри, Әстерханның нугай татарлары арасында һәм Казакъстанда мөгаллимлек итә.
Казан (1909-1912)
Галимҗан Ибраһимовның әдип буларак та, журналист-публицист буларак та иҗат юлы шәкертләр газетасы «Әлислах»тан башлана. Ул «Әлислах»ның Уфадагы үз хәбәрчесе булган дисәк тә һич арттыру булмас. Ә инде 1909 елның ахырында, университетта уку теләге белән Казанга килгәч язучының мәкаләләре бер-бер артлы «Йолдыз», «Вакыт» газеталарында, «Аң» журналы битләрендә дә дөнья күрә башлый. Автор үзенең күп кенә язмаларын “Габди” имзасы белән бастыра.
Казанга килгәндә Галимҗан Ибраһимовның язма мирас багажында «Гыйшык корбаннары» (1908), «Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты, 1909) исемле әдәби әсәрләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» (1908–1909) дигән хезмәте була инде. Калада язучы “Яз башы”, “Диңгездә”, “Йөз ел элек”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карт ялчы” хикәяләрен язып бастыра.
Казанга килүгә Галимҗан Ибраһимов, алдынгы фикерле татар язучылары һәм зыялылары даирәсенә эләгә: Ф. Әмирхан, Ә. Хәсәни, Г. Тукай, Г. Камал, Хәнәфи Кайбышев һ.б.лар белән дуслаша.
Укырга керү хыялы белән килгән булса да, язучыга университетка керү насыйп булмый. Беренчедән әзерлек зур матди чыгымнар сорый, икенчедән – “мулла малае” тамгасы сәяси яктан ышанычсызлык тудыра.
Ибраһимов белән Тукай каршылыгы
1910 елда Г. Ибраһимов «Йолдыз» гәҗитендә Г. Тукайның «Күңел җимешләре» җыентыгына һәм «Мияубикә» әсәренә рецензияләр язып бастыра. Икенче язмада әсәрнең шигырь булып чыкмавы хакындагы фикер
Г. Тукайның күңеленә тия – ул шушы ук газетаның 30 июнь санында «Аз гына төзәтү» исеме белән кискен генә җавап бирә. Әлеге ике бәхәсле язма алга таба Г. Тукай белән Г. Ибраһимовның арасы суынуга, матбугат битләрендә хаксызга бер-берсен тәнкыйтьләүләргә сәбәп була.
1913 елда Оренбургта Г. Ибраһимовның иң бәхәсле фәнни-тәнкыйди хезмәте – «Татар шагыйрьләре» аерым китап булып дөнья күрә. Дәрдемәнд, Г.Тукай һәм Cәгыйть Рәмиев иҗатына ясалган анализ татар мәдәни җәмгыяте тарафыннан гаять тискәре кабул ителә. Хезмәтнең Тукай каты авыру вакытта, үлеменә берничә ай калгач нәшер ителүе зур шау-шуга, мәсьәләнең әхлакый, кешелеклелек ягын үзәккә куюга сәбәп була.
Ибраһимовның Тукай иҗатына берьяклы тискәре мөнәсәбәте үзенең аралашу даирәсе белән дә конфликтка кертә, татар җәмәгатьчелегендә дә Ибраһимовка карата каршылыклы караш туа.
Шагыйрьнең үлеменнән соң да Г.Ибраһимов Тукайның иҗаты һәм тормыш рәвешенә мөнәсәбәтен үзгәртми. «Талант трагедиясе» («Йолдыз», 2 апрель, 1914, № 1158) дип исемләнгән зур мәкалә моның ачык дәлиле. Тукайның шагыйрьлеге үзе вафат булганчы ук «минем каршымда күптән гүргә кергән иде инде» дигән фикер үткәрә.
1915 елда дөнья күргән «Актык сәлам» исемле язмасында Г.Ибраһимов шагыйрь иҗатына багышланган мәкалә-хезмәтләр циклына йомгак ясый. Мәкалә татар җәмәгатьчелеге белән аңлашу рухында һәм үз шәхесенә урынсыз әйтелгән фикерләргә, уңай һәм кире тәнкыйтькә җавап йөзеннән языла. Ул ике арада туган салкынлык, аңлашылмаучылыкның барлыкка килү сәбәпләре, башлангыч ноктасы турында уйлана. Г.Тукайның әдәби тәнкыйтьне кабул итмәвенә, шәхси дуслык белән әдәби мөнәсәбәтне аермавына басым ясый. 1922 елда язылган «Өч җавап» язмасында Г.Ибраһимов, Ф.Бурнашның «Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңнар» мәкаләсенә нисбәтле, Тукай иҗатына мөнәсәбәте мәсьәләсен тагын бер кат күтәрә. «Татар шагыйрьләре» китабы басылуга 10 ел үтүгә, хезмәткә мөнәсәбәтле күпме мәкаләләр, язмалар дөнья күрүгә карамастан, әүвәлге карашларыннан ваз кичмәвен әйтә.
Киев төрмәсенә эләгү
Киевта укытучылык урыны булырга мөмкин икәнлекне ишеткәч,
Г. Ибраһимов бик теләп риза була һәм 1912 елның көзендә шунда китеп бара. Бирегә аны студент һәм гимназистларга татар теле, әдәбият дәресләре бирергә дип шәһәрнең иң бай татарларыннан саналган, Киев тимер юлларындагы поездларда һәм вокзалның үзендә рестораннар тотучы Габдулла Максудов чакырган була. Мөгаллимлек эше белән бергә Ибраһимов университет профессорлары укый торган ачык лекцияләргә дә йөри, «Казакъ кызы» романын өр-яңадан язарга керешә.
Килгән көненнән башлап ул иҗтимагый һәм сәяси тормышка да кушылып китә. Киев университетында “Якташлык” мөселман студентлар җәмгыяте җыелышларына йөри һәм шул сәбәпле полиция күзәтүе астына эләгә. 16 студент белән бергә аны 1913 елның апрелендә кулга алалар. Ибраһимовның бүлмәсендә тентү ясап кәгазьләре арасында Хәлиулла Еникиевкә дип калдырылган прокламация һәм патша хөкүмәтенә каршы язылган брошюролар салынган конверт табалар. Тоткыннарны 1913 елның июнендә чыгаралар. Язучы шуннан соң туган якларына кайтып китә. Төрмәдән чыгарылгач та Галимҗан Ибраһимов 1917 ел инкыйлабларына кадәр даими полиция күзәтүе астында яши.
Соңыннан билгеле булаганча, “Якташлык” мөселман студентлар җәмгыяте эшчәнлеге һәм аның эшендә Ибраһимов катнашу турында патша охранкасына Г. Ибраһимовның дусты һәм фикердәше, язучы һәм фәлсәфәче, охранканың “Теоретик” кушаматлы агенты Хәнәфи Кайбышев һәм “Житель” кушаматы белән жандармериядә яшерен хезмәттә булган Төхфәтулла Мамлиев хәбәр иткән булалар.
“Казан үзенең эшсез, имансыз, фасыйк яшьләре белән мине гаҗәп туйдырды…”
1913 елның 16 сентябрендә Әхмәтгәрәй Хәсәни чакыруы буенча Ибраһимов яңадан Казанга килә, «Аң» журналына җаваплы сәркатип булып эшкә урнаша.
Журналда эшләү белән чикләнмичә, Г. Ибраһимов Габделбарый Баттал белән бергәләп төрле сыйныфларда орфография, морфология, синтаксис, язу дәресләрендә файдалану өчен «Яңа әдәбият» исемле хрестоматия төзеп бастыра (1914). Журналда эшләгән вакытта Г. Ибраһимов тагын бер зур проект нигезли – «Аң»ның абунәчеләре өчен «Альбом (сәнаигы нәфисә мәҗмугасы)» исеме белән рәсем сәнгате әсәрләре тупланган җыентык әзерли. Әлеге “Альбомга” карата тәнкыйть сүзләре дә ишетелә. Мисал өчен, “Кояш” газетасында бу мәҗмүганың мөселман сәнгатенә зыян китереп христиан сәнгатен пропагандалауга корылган диләр, асылда сүз рәссам Рафаэль Сантиның Мадонна сурәтенә бәйле була. Шулай ук альбомда бирелгән дин эшлеклеләренең фотолары арасында Шиһабетдин Мәрҗани һәм Галиәсгар Гафуров-Чыгтай булу, ә Муса Бигиев һәм Риза Фәхретдин булмау да бәхәсләр тудыра.
1914 елның 13 февралендә Г. Ибраһимов кинәт кенә кабат Киевка китеп бара. Хөсни Кәримгә язган хатында ул үзенең китү сәбәпләренә кагыла:
«Казаннан зарарсыз гына жалованье, мәсьүлиятле эшне ташлап китү халыкка ят күренде. Моны күпләр төрлечә хәмел иттеләр. Син дә «Аң»нан китү дигән шикелле карыйсың. Юк, алай түгел, мин «Аң»нан китмәдем, Казаннан киттем. «Аң»ны Кавказда, Киевтә, Мәскәүдә, һич булмый икән, Әстерхан, Уфада чыгарырга булса иде, мин аны ташламас идем. Мин Казанда шул мәгълүм мохиттә тора алмыйм, Казан үзенең Печән базары, Болагы, Балык базары белән, аннан бигрәк тә эшсез, имансыз, фасыйк яшьләре, баштанаяк мәгънәсез интригалар эченә чорналып беткән «хадиме милләт»ләре белән мине гаҗәп туйдырды. Бер ел үтте, Казанның биргән начар тәэсире йөрәктән чыкты – Гәрәйнең (авт. Әхмәтгәрәй Хәсәни) «Аң»га чакыруын кабул итә бирдем. Ләкин Казан һаман шул Казан, яшел хадимнәр һаман шул иде. «Аң»ны ташлауны мин кызгандым, ләкин Казанда торуның имкяны калмагач һәм кеше чишәлмәс төсле хисне өздем дә – вәссәлам».
Өстәп шуны да әйтергә кирәк, 1910 елдан башлап Галимҗан Ибраһимовның үпкә авыруы белән җәфалануы да билгеле. Шуңа күрә Казаннан диңгез буена китүнең бер сәбәбе сәламәтлек белән бәйле булуы да мөмкин, шулай ук язучы үз артыннан күзәтүне, «яңадан кулга алыну куркынычын сизгән» дигән фаразлар да бар. Чөнки 1914 елның 29 гыйнварында Ибраһимов Әхмәтҗан Мостафин өендә узган яшерен җыелышта катнаша, анда исә 1914 елның язында мөгаллимнәр съезды оештыру мәсьәләләренең тикшерелгән була.
Ибраһимов бер айга якын Киевта тора, 14 мартта Одесса аша Севастополь, Ялта шәһәрләрендә туктап, Сухумига барып чыга, 4 ай шунда яшәп, июльдә Казанга кайта. Жандармерия мәгълүматлары буенча язучы Сухумидан кайткач 1915 елның февраленә кадәр туган авылы белән Казан арасында йөри.
1915 елның 10 февралендә абыйсы Шакирҗан Ибраһимовны Беренче Бөтендөнья сугышына озату өчен язучы туган якларына кайта. 1915 елның ноябреннән, Уфага килеп, «Галия» мәдрәсәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаша һәм 1917 елның февраль революциясенә кадәр шунда эшли, бер үк вакытта Уфа губерна земствосының өч еллык педагогик курсларында һәм Госмановларның кызлар мәктәбендә дә татар теле-әдәбияты дәресләре алып бара. «Галия» мәдрәсәсе җитәкчеләре һәм укытучылары оештырган кыска сроклы укытучылар курсларында да бик теләп эшли.
(“Татарлар” газетасыннан. Дәвамы бар)
Булат Ибраһимов