tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе татарлары яңа офиста җыелды
Түбән Новгород өлкәсе татарлары яңа офиста җыелды

Түбән Новгород өлкәсе татарлары яңа офиста җыелды

Түбән Новгород шәһәренең тарихи үзәгендә урнашкан өлкә татарлары региональ милли-мәдәни автономиясенең яңа офисында яңартылган советның утырышы узды. Күптән түгел генә күченгән офисны тәртипкә китерү әлегә тәмамланмаган булса да, биредә аерым бер аура, милли атмосфера сизелә – холлда татар атрибутларыннан төзелгән күргәзмә, бер бүлмә борынгы татар өен хәтерләтеп җиһазландырылган.

Менә шундый уңайлы мохиттә, чәй табыны артында очрашты совет әгъзалары. Автономия рәисе Мирзәхләм Абдулганиев оешаның күп санлы планнары белән таныштырды. Алар арасында төрле фестиваль-конкурслар, түгәрәк өстәлләр халык белән эшләү, бүтән милләт оешмалары, җирле хакимият белән хезмәттәшлекне дәвам итү һәм, әлбәттә, сабантуй бәйрәмен оештыру. Якын арада узачак “Татар кызчыгы. Татар малае”, “Нижгарбикә” конкурсы һәм татар хатын-кызларының өлкә җыены турында да сүз барды. Бу чаралар “Туган як” газетасы редакциясе, бүтән милли оешмалар, җирле хакимият белән бергәләп уздырыла.

Ә өлкә үзәгендә яшьләрнең, хатын-кызларның очрашулары яңадан башланды, волонтерлар олы яшьтәге активистларга йөрүне дәвам итә. Шулай ук Рамазан ае башланганчы милли хәрәкәтнең чишмә башында торган ветеран-активистлар белән очрашу, милли оешмалар вәкилләре белән түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла.

Бүтән бик күп мәсьәләләр дә күтәрелде. Мәсәлән, Түбән Новгород шәһәр администрациясенә татар милли үзәге өчен бина бирүне сорап мөрәҗәгать итү –  бүтән регионнарның бу өлкәдәге тәҗрибәсе турында Мирзәхләм Гаярович сөйләде.

Шамил Мансуров “Нижгар татарлары” журналын бастыруны дәвам итәргә кирәклекне искә төшерде.

Валерий Камальдинов шәһәрдә татар телен өйрәнү, бу максатка укытучылар әзерләү һәм тиздән ачылачак “Дуслык йорты” турында үз фикерен белдерде.

Гаяз хәзрәт Закиров Ярминкә мәчетен төзи башлау планнары белән таныштырды.

Рамил Салихҗанов тиздән булачак сабан туе, ул ике ел уздырылмау сәбәпле, бу өлкәдә эшләнәчәк эшләр күләме турында сүз кузгады.

Автономиянең башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов эшләнгән эшләр, грантларда катнашу, оешманың бюджеты белән таныштырды. Шулай ук Нижгар татарлары өчен очрашу урыны булдыру, бу урын итеп 1 Май паркы янындагы татарлар аллеясен сайлау идеясе белән уртаклашты. Шул ук парк янында кайсыдыр билгеле якташыбыз, мәсәлән, Габдулла Тукайга һәйкәл кую фикере белән дә уртаклашты. Нижгар татарларының Дан аллеясен булдыру мәсьәләсе дә ачык кала әлегә.

Советтагы бердәнбер хатын кеше булган Зилә ханым Ахмадуллинаны юбилее уңаеннан котлау һәм бүләкләү утырышның бер матур мизгеле булды. Зилә ханым өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе буларак, автономия эшчәнлегенең уртасында кайный.

Тулаем алганда, утырыш эшлекле булды, күп кенә мәсьәләләр уртага салып сөйләнде, кайбер карарлар кабул ителде. Яңартылган советның эшчәнлеге алда да актив һәм нәтиҗәле булыр дип ышанып калабыз.

Камилә АБРАГИМОВА,

автономиянең офис-менеджеры.

Түбән Новгород.   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*