tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомер бүләк итүче галим
Гомер бүләк итүче галим

Гомер бүләк итүче галим

Дөньядагы барлык мәдәниятләр өчен уртак бер генә әхлак законы бар: кеше гомерен кыю – иң зур гөнаһ, кеше гомерен саклап калу – иң олы дәрәҗә, дигән канун ул. Җир шарында тормыш дәвам итүнең төп шарты булган әлеге кагыйдә галимнәр арасында да аерым бер категория кешеләрне аерып чыгара. Гыйлем ярдәмендә гомерне озайтучылар, үлемнән коткаручылар категориясен.

Бүгенге язмабыз – шундый сирәк язмышлы, меңләгән кешеләргә икенче тормыш бүләк иткән галимнәрнең берсе, дөньяның иң күренекле нейрохирурглары арасында беренче унлыкка керә торган доктор, Төмәндәге федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор, И.М. Сеченов ис. Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының нейрохирургия кафедрасы мөдире Альберт Әкрам улы Суфианов турында булыр.

Милләттәшебез – дөньякүләм билгеле 100 нейрохирургны берләштергән Бөтендөнья нейрохирурглар академиясенең әгъзасы (бу урында, Россиядән бердәнбер дип тә өстәргә мөмкин булыр иде!). 2019 елдан – Көнчыгыш Европа илләре һәм Россиянең цифрлы анатомия проекты буенча ЮНЕСКО илчесе. Үзенең фәнни һәм гамәли-табиблык эшчәнлеге белән Альберт Суфианов нейрохирургия ярдәме кирәк булган авыруларның чит илләргә агылуын туктатып кына калмый, бәлки, алар өчен чит илләрдән – Россиягә юл ача. Авырулар гына түгел, дәвалаучылар белән дә шул ук хәл: бүген Себергә Җир шарының төрле төбәкләреннән осталык дәресе алырга киләләр. Кыска гына вакыт эчендә А.Суфианов Төмәнне иң билгеле нейрохирургия шәһәрләренең берсенә әверелдерә!

Беренче карашка, бу юл бик гади-гадәти башланып китә төсле. 1965 елның 7 мартында Иркутск өлкәсенең Вихоревка шәһәрендә туа ул. Әтисе белән әнисе бу җирләргә БАМ төзелешенә килгән булалар. Әнисе Татарстаннан, Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылыннан. Баянда да уйный, машина да йөртә, төзелеш эшен дә белә иде, дип искә ала аны улы. Әтисе тумышы белән Самара өлкәсенең Шонтала станциясеннән; иртә вафат булып, малай әнисе белән үсә. Күп укый, баян буенча музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Мондагы остазлары аңа шушы юлдан китәргә киңәш бирәләр. Әмма әнисе кешеләргә ярдәм итүнең иң кыска юлы – медицинада дип әйтә килә. Күренекле табиблар хакындагы китаплар, кинофильмнар тәэсире дә зур булгандыр. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Альберт Иркутскидагы медицина институтына укырга керә. 3-5 курсларда Ленин стипендиаты булган егет ординатурадан соң аспирантураны төгәлләп, вакытыннан алда кандидатлык диссертациясен яклый, Иркутскидагы балалар клиник хастаханәсендә врач-нейрохирург булып эшли башлый, 1996 елны Россиядә беренчеләрдән булып, балалар нейрохирургиясе бүлеген ача һәм җитәкли. Игътибар итик: иң катлаулылардан катлаулы һөнәр – нейрохирургияне сайлаган ул. Әле аның да ниндие – балалар нейрохирургы. Кечкенә сабыйларның гомер җебен кулда тоту нинди зур җаваплылык та, кыюлык та, сабырлык та, гыйлем дә таләп итә. Бу өлкәдә бары тик фән белән бергә үсәргә, гыйлем ярдәмендә перспективаны билгеләп, алга барырга мөмкин.

35 яшендә докторлык диссертациясен яклап, Альберт Әкрам улы Россия медицина академиясенең Себер бүлекчәсенә караган Медицина экологиясе фәнни үзәгендә эшли башлый, Америкада, Япониядә, Кытай, Австрия, Италия, Германия һ.б. илләрдә стажировка уза. Чит илләрдәге иң оста, күренекле хирурглардан өйрәнеп, аларның методикаларын илгә алып кайта, әмма үз юлын булдыра ул.

Аның беренче тапкыр чит илгә укырга китүе дә көтелмәгәндә килеп чыга. Иркутскига Германиядән нейрохирургия өчен җиһазлар кайта. Әмма аларны кулланырлык, алманча белгән һәм бу өлкәне аңлаган кеше булмаганга, көйләп җибәрү эше сузыла. Моңа алынып, яшь хирург Европадагы иң алдынгы нейрохирургия технологияләре дөньясына кереп китә. Җиһазлар җыела, инде алар белән эшләргә өйрәнү өчен А.Суфианов Германиядә үз хисабына стажировка сорый. Анда баргач, әлеге мөмкинлекне максималь файдалана: кызыксынучан, тырыш, өстәмә дежурлыклар алып өйрәнергә әзер яшь кешене күреп алалар. Альберт Әкрам улы исә үз юлын табу өчен башка остазларга, башка илләргә бару кирәклегенә төшенеп кайта. Кайсы илдә бу өлкә нык үскән, кайда танылган хирург-галим бар – шунда эшләп, осталыгын камилләштерә. Бүген инде нәкъ шулай – аны эзләп, Төмәнгә киләләр! А.Суфианов исә үз укучыларына «минем кебек эшлә!» дип төшендерә. Һөнәри үсеш өчен бүгенге иң алдынгы технологияне үзләштерү шарт, ди ул; остаз белән укучы бер-берсен үстерәләр, дип тә өсти.

2009 елны Төмән хакимияте Альберт Әкрам улын Нейрохирургия федераль үзәге төзелешен җитәкләр өчен Төмәнгә эшкә чакыра. Яшь табибны мондый картина каршы ала: хастаханә төзер өчен ат көтүләре йөргән яланда җир бүлеп бирелгән, аның әле нигезе-фундаменты гына салынып ята. Көне-төне төзелеш, бинаны нейрохирургия өчен яраклы итеп көйләү, иң заманча җиһазлар табу, кайтарту артыннан чабарга кирәк. Әмма тырышкан табар, диләр, тырышлыкта, максатчанлыкта җитәкчегә тиңнәр юк: бер ел эчендә төзелешне төгәлләп, 2010 елның апреленнән А.Ә. Суфианов шушы Үзәкнең баш табибы булып эшкә керешә, тирәсенә менә дигән яшь белгечләр, үзе кебек үк Россиядә нейрохирургияне үстерү, дөнья фәне дәрәҗәсенә күтәрү теләгеомтылышы белән янган фикердәшләр туплый. Хастаханә башта ук дөнья масштабында караганда да яңача, әле кулланылышка кереп кенә бара торган технологияләр белән җиһазландырылган үзәк итеп күзаллана. Чөнки иң алдынгы методикалар файдалану өчен – өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителү мәҗбүри. Бигрәк тә бу методикалар аз-инвазив, ягъни тәнне кисмичә, аерым бер нокталардан, тамырлардан үтеп кереп, операцияләр ясау, баш миендәге яки нерв тамырларындагы шешләрне кисү өчен хезмәт итсә!

Шулай булып чыга да: бүген бу Үзәк дөньяның иң алдынгы медицина учреждениеләреннән санала. 2013 елны ул Россиядә югары технологияле ярдәм күрсәтүче иң яхшы Үзәк дип таныла. 10 ел эчендә монда 35 меңнән артык иң катлаулы операцияләр ясала. Бирегә ел саен төрле илләрдән дәвалау-терелтү мөмкин түгел дип саналган меңләгән пациентларны алып киләләр, алар үз аягы белән кайтып китә.

Бу Үзәктә Россия күләмендә генә түгел, бәлки, дөньяда иң алдынгы медицина җиһазлары тупланган, диләр. Мәсәлән, Россиядә бердәнбер, дөньяда 20-30 булган, компьютер томографлы «акыллы» гибрид операция бүлмәсе – шундыйлардан. Ул иң катлаулы очракларда да авыруларның гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Монда бер секунд эчендә 640 яссылыктан рәсем күрсәтүче, чиктән тыш тиз сканерлаучы КТ – киләчәктән килеп эләккән төсле тоела. Шулай ук Россиядә бердәнбер булган МРТ операция алдыннан тикшеренүләрне, югары технологияле инвазив операцияләрне пациент «басып торган» килеш уздырырга мөмкинлек бирә. Шешләр һәм эпилепсияләр хирургиясендә кулланыла торган югары-энергетикалы лазер, чиктән тыш нәзек эндоскоплар минималь инвазив нейрохирургия мөмкинлекләре хакында күзаллауларны тамырдан үзгәртергә сәләтле!

Боларны күзәткәндә, чыннан да, киләчәк турында төшерелгән фантастик фильмга эләккәндәй тоела башлый. Чөнки хирург үзенең баш миендәге «эш мәйданын» күз белән күрә алмый: башта һәр пациентның баш мие моделе әзерләнә, шул модель ярдәмендә баш сөягенә үтеп керергә мөмкинлек бирә торган нокта табыла, авыру урынга барып җитү юлы сызыла. Бу вакытта Carl Zeiss, Leica, Pentero 900 микроскоплары, Zoring ультавыш аспирациясе системасы һәм Aesculap, Stryker, Medtronic югары ешлыктагы электр җиһазлары да ярдәмгә килә. Әмма иң мөһиме – хирургның үз-үзенә ышанычы, тәвәккәллеге, үз һөнәренә бирелгәнлеге түгелме икән?..

Бу үзәктә операция алдыннан тикшеренүләрнең иң алдынгы флуороскопия һәм ангиография методикалары, яман шешләрне кисеп алу белән бергә, интраоперацион фотодинамик терапия кулланыла. Әйтик, заманча Stealth Station, Brain Lab нейронавигацион комплексларына мөрәҗәгать итү оператив дәвалауның вакытын кыскарта, нәтиҗәлелеген күпкә арттыра. Шулай ук Sono Wand ультратавыш күзәтүе, Flex Focus 800 ультратавыш системасы оператив эшне күрмичә дә күз алдында тергезеп барырга ярдәм итә. Биредә барлык операцияләр 3D-визуальләштерү ярдәмендә эшләнә. Эндоскопик һәм экзоскопик нейрохирургия системалары, җиһазлар, мониторлар 4К рәсемендә эшли: бу операция бүлмәләреннән тапшырылган рәсемнең чиктән тыш ачык булуын тәэмин итә. Шушы җиһазлар яшь хирурглар әзерләүдә дә ярдәмгә килә, операциягә кадәрге әзерлек этабында да кулланыла.

Үзәкнең матди-техник базасы даими үзгәреп тора. Әйтик, 2013 елның көзендә монда Россиядә беренче булып Trenion 3D камерасы куллана башлыйлар, аның ярдәмендә иң беренче операция баш миендә тайпылышлар булган пациентка ясала. Җиһаз хирургның үзенә генә түгел, бәлки операциядә катнашучы бригадага тулы картинаны күрергә ярдәм итә, бер үк вакытта, 3D форматындагы язма уку-укыту классларына күрсәтеп барыла. Альберт Әкрам улы уку-укыту технологияләре бүген дәвалау технологияләреннән калышмаска, кайбер очракларда – алардан алда барырга тиеш дип саный. Шуңа да Үзәктә симуляцион укыту өчен 11 урынга исәпләнгән микрохирургия лабораторияләре булдырылган, аларның һәркайсы заманча нейрохирургия операция бүлмәсенең мини-аналогы булып тора.

Альберт Әкрам улы 2016 елны, Беренче МДМУ (Сеченов университеты) базасында клиник үзәге Төмәндә булган нейрохирургия кафедрасы ачып, аны җитәкли, уникаль 3D-лабораторияләрдә нейрохирурглар әзерләүнең тулы системасын булдыра. Бүген биредә дөньяның 38 иленнән 1500дән артык табиб әзерлек узган. Бу кафедрада илдәге шундый башка кафедралар белән чагыштырганда, иң күпсанлы ординаторнейрохирурглар укытыла, аларның күп өлеше – чит ил гражданнары. Даими рәвештә дөньяның төрле илләрендә (Германия, Франция, Швейцария, АКШ, Пакистан, Таиланд һ.б.) нейрохирургия буенча лекцияләр укучы, мастер-класслар уздыручы да ул. Шәхсән үзе 100 югары квалификацияле нейрохирург, 1 фәннәр докторы һәм  8 кандидат тәрбияләгән.

А.Ә. Суфианов нейрохирургия фәнендә аз-инвазив методлар куллануны башлап йөрүчеләрдән санала. Аз-инвазив – ягъни мөмкин кадәр аз җәрәхәтләү, нәкъ менә зыян күргән ноктага гына «кагылу» авыруларның тиз сәламәтләнүен, гадәти тормышка кайтуын тәэмин итә. Альберт Әкрам улының бу өлкәдәге авторлык методикалары, патентлары – ачык, яручы «зур» операцияләр белән чагыштырганда – киләчәк технологиясе, фантастик алга китеш булып бәяләнә. Әйтик, баш миеннән шешне алу вакытында бала рәсем ясый, табиб белән сөйләшә, җырлый… Нейрохирурглар исә моны мәҗбүрият – пациентның хәлен күзәтеп тору өчен кирәк булган әмәл дип аңлата.

 

Әмма Альберт Әкрам улы тагын да ераккарак карый: җөйсез операцияләр – ягъни билгеле бер урынны тишеп, шул тишекләр аша шешне яки зарарланган урыннарны «кисү» методикасын эшли, гамәлгә куя. «Җөйсез операцияләр» – нейрохирургиягә мин алып килгән, булдырган һәм куллануга керткән дәвалау тәртибе», – ди ул. Әмма бүген табибны бу ысул да тулысынча канәгатьләндерми, ул медицинада «контактсыз нейрохирургия» ысулын урнаштыру юлыннан бара. Бу юл табибны авыру кеше тәненә кагылудан тулысынча «азат итә»: билгеле бер нокталарга тупланган нурлар шешне яндыра, юкка чыгара ала. Үзәктә шундый җиһазлар бар инде, аларны куллану өчен махсус операция бүлмәләре әзерләнә, мондый эшнең фәнни нигезе корыла.

Гомумән алганда, аз-инвазив методлар кулланып, Үзәктә ел саен 4 мең операция ясала. Шуларның 800дән артыгын Альберт Әкрам улы үзе эшли. Шунысы да бар – Үзәктә башка табиблар өметсез дип баш тарткан, иң катлаулы авыруларны дәваларга алыналар. Әйтик, эпилепсия диагнозы куелган авыруларның хәле элек бары тик медикаментлар ярдәмендә җиңеләйтелә иде. Табиблар арасында, мондый авыруларга чит илләрдә операцион ярдәм күрсәтә алалар, бездә ул мөмкин түгел, дигән караш хөкем сөрде. Хәзер исә Төмәндәге Үзәктә аларны хирургия юлы белән дәвалау башкарыла: бу чирдән тулысынча котылу мөмкинлеге бирә. Балалардагы церебраль паралич, төрле сәбәпләр белән умыртка баганасына зыян килү, баш яки арка мие зарарлану, аневризма, мальформация һ.б. бик күп очракларда иң катлаулы, югары технологияләргә нигезләнгән операцияләр ясау авыруларны актив тормышка кайтара, күпчелек очракта – икенче гомер бүләк итә.

Бу операцияләрнең күбесе бүген заман чиренә әйләнгән – онкология авырулары белән бәйле. Табиб ясаган күп кенә операцияләр янында «уникаль», «тиңе булмаган» дигән сүзләр кулланыла. Әйтик, гемофилия – каны куермый торган авыру малайның баш миендәге авыру ярымшарын, сәламәт ярымшарга зыяны тимәсен өчен, эшләүдән туктату өчен ясалган операция шундыйлардан. Яки 2018 елны ана карынындагы «гидроцефалия» диагнозы куелган баланың баш миенә ясалган операция Россиядә – беренче, дөньяда икенче була. Шуннан соң үзәк нерв системасына ана карынында ук ярдәм итә торган операцияләр биредә тулы бер юнәлешкә, гадәти дәвалау ысулына әйләнә. Аның мондый казанышларын аңлаткан фәнни хезмәтләре дөньяның иң билгеле фәнни журналларында басыла. А.Ә. Суфианов – 415 басма хезмәт (1 дәреслек, 10 монография, 26 патент) авторы.

Альберт Әкрам улы сәләтле балаларны табу, аларны катлаулы заманча һөнәрләргә (нейрохирургия, медицина инженерлары, тикшеренүчеләр, медицина IT-белгечләре һ.б.). юнәлтү мәсьәләсе белән дә шөгыльләнә. Россиядә иң алдынгы мәктәпләрдән булган Төмән физика-математика мәктәбенә шәхсән ярдәм итеп килә; Россиядә беренче булып нейрохирургия буенча халыкара студентлар олимпиадасын уздырып, иң талантлы кандидатларны ординатурага сайлап алу эшен җайга салучы да – ул. Үзәк һәм Төмән индустриаль университетында бакалавриатта һәм магистратурада медицина инженерларын әзерләү инициативасы да аның исеме белән бәйләнгән.

А.Ә.Суфианов аеруча зур әһәмият бирә торган тагын бер өлкә бар – ул нейрохирургия өчен Россиянең инженерлар әзерләүче вузлары һәм чит илләрнең алдынгы компанияләре белән бергәләп, Урал, Казан, Мәскәү предприятиеләрендә яңа буын эш кораллары, җиһазлар әзерләү. Аларның авторы-уйлап табучысы буларак, бу юнәлештә дә гаҗәеп уңышларга ирешә ул: эндоскопик нейрохирургия, контактсыз ультратавыш нейрохирургиясе өчен дөньяда беренче роботны, яңа буын нейростимуляторларны эшләү аның исеме белән бәйләнгән.

Әйтик, ул уйлап тапкан югары технологияле авторлык электрохирургия пинцетлары 2021 елны, Екатеринбург шәһәрендәге индустриаль партнёр – ООО «ФОТЕК» базасында сынауларны уңышлы үтеп, серияле җитештерүгә җибәрелгән. Җайланма үзенең сыйфаты белән, Швейцария һәм Япония экспертларының бәясенә караганда, дөньядагы аналогларыннан күпкә яхшырак. Бүген инде аны, илдә файдалану белән бергә, чит илләргә сату эше җайга салынган.
2021 елны уникаль, амбициоз проект – автоном роботлаштырылган нейрохирургия комплексын булдыру эше дәвам иткән. Бу проектта индустриаль партнёр – «Казан электромеханика заводы», аны тормышка ашыруда Европаның (Германия) иң алдынгы нейрохирурглары һәм инженерлары катнаша. Дөньяда мондый нейрохирургия роботы эшләнгәне юк әле (биредә сүз манипулятор яки инструментларны «тотып торучы кул» турында бармый). Табигый, робот эндоскопик җөйсез операцияләр башкару өчен файдаланылачак.

2021 елны Альберт Әкрам улы иң яхшы табибларга бирелә торган «Кеше тормышын коткарган уникаль операция өчен» илкүләм «Талант» («Призвание») милли премиясенә лаек була. Дөньяда беренче булып, ана карынындагы гидроцефалия диагнозы куелган баланың баш миенә уңышлы ясалган операция өчен бирелә ул. 26 атналык, баш мие сыеклык җыелу сәбәпле үсүдән туктаган яралгы өчен ике генә юл бар: ул йә – һәлак булырга, йә – акылын җуеп дөньяга килергә дучар ителә. 2018 елның 7 маенда Екатеринбургта Альберт Әкрам улы өченче – гомерне дә, акылны да саклап калу юлы барлыгын исбатлый. Авырлы ананың карынында, баланың баш сөягендә бары бер тишек тишеп, баш миендәге сыеклык суырып алына. Бала вакыты җитеп дөньяга килә, бүген инде Ярослав исемле бу малай Ямал-Ненец округында әти-әниләренең олы куанычы булып үсеп килә!

Мондый операцияне күп илләрдә, күп кенә хирурглар ясарга омтылып карый. Әмма «уңышлы операция + уңышлы бала табу + баланың тормышын саклап калу» дигән барлык баскычларны үтү бары тик Альберт Әкрам улына насыйп була. Бу кеше ышанмаслык тәҗрибә мондый авырулар өчен, хәтта яралгы вакытында ана карынында булганда да, котылу, күп гомерләрне саклап калу мөмкинлеге барлыкны раслый.

Гомумән алганда, хәзерге көндә профессор Суфиановның балаларда гидроцефалияне эндоскопик дәвалау тәҗрибәсе ике мең операциядән артып китә. Шуларның нәтиҗәсенә таянып, 3 ел дәвамында кафедрада эндоскопик техника кулланып, хайваннарда фәнни тәҗрибәләр уздырыла. Өйрәнү өчен махсус эшләнгән модельләр дә кулланыла. Болар бөтенесе бергә уңышка китерә дә инде.

Бу бит әле – дәвалауның бер юнәлеше генә. Әйтик, Успенкадагы психоневрологик интернатта Альберт Әкрам улы һәм ул җитәкли торган Төмән Үзәге – эпилептологик хезмәт оештыралар. Аның нәтиҗәләре белән танышырга Швейцариядән, Япониядән килгән галимнәр эшне бик югары бәялиләр. Монда югары технологияле җиһазлар куелган иң заманча лаборатория булдырыла. Аппаратларның кайберләре, хәтта, Төмән Үзәгендә дә юк икән. Авыру балаларны даими күзәтү, аларга ярдәм итү проекты медицина фәнендә яңа эзләнүләр мәйданнарына алып чыга. Әйтик, эпилепсия диагнозы кую өчен биредә барлык шартлар тудырылган. Ә бу эш – үзе бик күп көч сорый: анда анестезиологлар, реаниматологлар, махсус уяну палатасында хезмәт күрсәтүчеләр… кергән тулы бер комплекс белгечләр булу таләп ителә. Шулай итеп, Успенка интернаты балалар өчен диагностик үзәк дәрәҗәсендә дә эшләп китә.

2018 елны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов А.Ә.Суфианов оештырган Үзәктә була, андагы нейрохирургия технологияләренең һәм уку-укыту эшенең үсеше белән таныша. Шуннан соң Альберт Әкрам улы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең республикада яшәүчеләргә югары технологияле нейрохирургия ярдәме күрсәтү һәм Татарстанда нейрохирургия буенча кадрлар тәрбияләү программасының җитәкчеләреннән берсенә әйләнә. 2018–2021 елларны Казан медицина университеты һәм Казан федераль университетының чыгарылыш студентлары арасыннан конкурс нигезендә 12 ординатор кандидатурасы Төмәндәге үзәктә уку өчен сайлап алына. Аларның Сеченов университетында нейрохирургия буенча ординатурада белем алуын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы финанслый. 2021 елны аларның 4се, укуларын тәмамлап, республикадагы нейрохирургия бүлекләренә кайта, 7се ординатурада укуларын дәвам итә, икесе – аспирантурада. Шулай ук Үзәк базасында Татарстаннан 30дан артык табиб стажировка уза. Иң мөһиме – Татарстан Республикасыннан килеп, Үзәктә дәваланучы пациентлар саны арта: 2017 ел белән чагыштырганда, бу үсеш 1000 % артыграк. Мондый хезмәттәшлек гаять файдалы: нейрохирургия ягыннан – бу заманча кадрлар әзерләү дигән сүз. Казаннан килеп, ординатура үткән табибларның бер өлеше Альберт Әкрам улы җитәкчелегендә аспирантурада укый, тагын бер өлеше анда керергә планлаштыра. Димәк, Татарстанда нейрохирургия практик яктан гына түгел, бәлки, фәнни кадрлар әзерләү ягыннан да ныгый дигән сүз.

Альберт Әкрам улының нинди генә шәрәфле исемнәре юк! Аларны санап чыгу гына да бер язмалык урынны алыр иде «Россия Федерациясенең атказанган табибы» исемен аңа Президент В.В. Путин үзе тапшыра. Татарстан Республикасының һәм Ингушетия Республикасының атказанган табибы булу – бу субъектлар белән ныклы хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Дөньяның күп кенә күренекле университетлары аны үзләренең шәрәфле профессоры итеп сайлаганнар. Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбирәгъзасы булу – аның Татарстан фәненә керткән гаять зур өлешен тану-бәяләү дип билгеләнә аладыр…

Күрәсең, мондый гамәлләрне башкару өчен гадәти кеше булу гына аздыр. Акылы, фигыле, рухы – табиб булган шәхесләр генә боларга сәләтледер кебек. Якты кеше, миһербанлы һәм олы җанлы шәхес – Альберт Әкрам улы Суфианов бу дөньяга башкаларның гомерен озайту, аларга тормыш бүләк итү өчен килгәндер кебек тоела. Туктаусыз камиллеккә омтылуы, туктаусыз гыйлем җыюы белән ул киләчәкне якынайта, идеалны чынбарлыкка әйләндерә.

Гаиләсе дә табибларныкы аның. Хатыны – профессор, Төмән дәүләт медицина университетында фармакология кафедрасын җитәкли. Улы «нейрохирургия» белгечлегенә укып, хәзер Мәскәүдә, Бурденко исемендәге Нейрохирургия институтында аспирантура уза. Кызы икътисад юнәлешен сайлаган. Ике оныгы бар. Ул гаиләсенең генә түгел – милләтенең, иленең горурлыгы булып яши!

Дания Заһидуллина

kazanutlary.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*