tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара олимпиада җиңүчесе Гөлназ Мөэминова: «Татар теленең кадере бетте дигән сүз белән килешмим»
Халыкара олимпиада җиңүчесе Гөлназ Мөэминова: «Татар теленең кадере бетте дигән сүз белән килешмим»

Халыкара олимпиада җиңүчесе Гөлназ Мөэминова: «Татар теленең кадере бетте дигән сүз белән килешмим»

Китапны кулга тотып уку – үзе бер ләззәт. Аның исенә кадәр тынычландыра. Татар теле һәм әдәбияттан VIII  халыкара олимпиадада гран-при иясе булып танылган Әгерҗе районының Исәнбай мәктәбе укучысы Гөлназ Мөэминова әнә шулай ди. Гөлназ татарча БДИ бирүне хуплый, ә менә модага ияреп, туган теленнән ваз кичкән яшьтәшләрен аңламый. Аның белән туган телгә мөнәсәбәт, авыл мәктәбе турында сөйләштек.

 Гөлназ, ничек уйлыйсың, замана баласы туган телнең кадерен беләме? Телне ничек популярлаштырып була?

– Төрле яшьләр бар. Кемдер кадерен белә, ә кемдер юк. Хәтта бар шундый кешеләр: «Татар телен яратмыйм», – дисәләр дә, үзләре туган телдә сөйләшә, аралаша. Шуңа күрә татар теленең кадере бетте, дигән сүз белән килешмим.

Бүген барыбыз да – телефонда. Вакытның күп өлешен социаль челтәрләрдә уздырабыз. Анда татар телен өйрәнүгә юнәлтелгән кушымталар эшләргә кирәк. Кушымталарда телне өйрәнеп кенә калмыйча, ә бәлки аралашып, төрле конкурслар үткәреп булыр иде. Мәсәлән, иң саф татар теле кешегә – 30000 сум акча, иң баллы телле кешегә – телефон. Мондый этәргечтән соң кеше үзе сизмәстән татар теле белән кызыксына башлар, дип уйлыйм.

– Туган телен белмәгәннәргә мөнәсәбәтең ничек?

– Андыйлар өчен оялам. Татарстанда тугач, үскәч, туган телеңне белергә тиешсең бит инде син! Ләкин кайберәүләр замана таләпләренә, модага туры китерергә тырышып, үз теленнән ваз кичәләр. Мондый хәлдән бер дә канәгать түгелмен. Хәтта чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә, ничек тә булса, өйрәнү җаен эзли. Һәм сөйләшәләр бит!

Теләсә кайсы телне белү өчен башта сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Әйтик, бу телдә сөйләшүче милләт вәкилләре белән аралашырга кирәк. Татар теле белән дә шулай. Дәресләрдә күбрәк грамматикага өйрәтәләр, программа да шуңа юнәлтелгән. Аның белән генә татар телен өйрәнеп булмый.

– Мәктәптә барлык фәннәрне дә татарча укыйсызмы? Татар теле дәресләре атнага ничә сәгать керә?

-Мәктәптә инглиз, рус телләреннән башка барлык фәннәр дә татарча укытыла. Китаплар, дәреслекләр – барысы да татар телендә. Татар теле атнага 3 сәгать укытыла. Бу – ике дәрес әдәбият һәм бер сәгать татар теле дигән сүз.

 Татарча БДИ кирәкме? Әти-әниләрдән, татарча укып, вузга  кереп булмый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Янәсе, БДИ русча...

– Минемчә, татарча БДИ кирәк. Алай булса, җайлырак та булыр иде әле. Чөнки  фикереңне туган телеңдә җиткерү җиңелрәк тә, мәгълүмат та  башка яхшырак керә. Татарча уку вузга кергәндә комачауламый. Мин үзем КФУның татар филологиясе бүлегенә укырга керергә җыенам. Шуңа күрә татар теленнән бердәм республика сынавын бирәчәкмен.

– Замана укучылары китап укырга яратмый, диләр. Моны үзгәртеп буламы?

– Мин бу фикер белән килешә алмыйм. Яшьләр китап укый. Әйе, күпчелек онлайн укый, тик барыбер укыйлар бит. Минемчә, матур әдәбиятка һәрберебезне гашыйк иттерергә мөмкин. Әгәр берничә әсәрне төрле яктан ачсак (театрдамы, кинодамы), соңыннан аны кызыксынып укый башлаячаклар. «Зөләйха күзләрен ача» китабы белән шулай булды бит.

Мин үзем китап укырга бик яратам. Онлайн рәвештә түгел, кулыма китап тотып. Интернеттан укысам, әсәрне аңламыйм, эченә кереп китә алмыйча интегәм. Ә инде китапны кулга тотып уку – үзе бер ләззәт. Аның исенә кадәр тынычландыра. Мин һәр әсәрне күңелем аша үткәреп укыйм. Төп герой урынында үземне күз алдыма китерәм. Китапны санап укымыйм. Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Мин гашыйк булдым» китапларын кат-кат укыйм. Айгөл Әхмәтгалиева һәм Зифа Кадыйрова китапларын бик яратам.

– Бүген яшьләрне интернет бәйлелектән ничек коткарып була? Мәктәптә телефон укырга комачаулыймы?

– Яшьләрне телефоннан аеру өчен кызыклы чаралар үткәрергә кирәк. «Кызыклы» дигән сүз, заман яшьләренең фикерләре белән исәпләшеп, үткәрелгән төрле фестивальләр… Шушы фестивальләрдә алар үзләренең яшьтәшләре белән күрешә алачак һәм телефоннан бераз ял итәчәк. Дөресен генә, әйткәндә, интернетка бик күп вакытым китә. Монда социаль челтәрләрдә утырулар да, төрле мәгълүмат эзләүләр дә керә. 11нче сыйныфта булгач, БДИга әзерләнәсем бар. Төрле вариантлар эзлим, вебинарлар карыйм. Мәктәптә иртән балаларның телефонын җыеп алырга кирәк дип уйлыйм. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларыныкын. Аларга бит телефон бик кирәкми. Әти-әни белән сөйләшергә кирәк икән, укытучы шалтырата ала. 9–11 нче сыйныф укучылары телефонсыз булдыра алмыйлар. БДИ, ДЙА (ГИА) барысы да – интернетта.

– Репетиторларга йөрүне хуплыйсыңмы?

– Репетиторларга мөнәсәбәтемне аңлата алмыйм, чөнки алар белән эшләгәнем юк. Безнең мәктәптә бик көчле укытучылар белем бирә, алар имтиханга яхшы итеп әзерли. Моннан тыш, үзем дә интернеттан өстәмә мәгълүматлар эзлим.

–  Өй эшләрен бирергә кирәкме? Хәзер кайбер укучылар әзер җавапларны интернеттан (ГДЗдан) гына күчерә. Бу начармы?

– Өй эшләре бик кирәк. Ул дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлау өчен, аңламаган темаларны билгеләү өчен зур мөмкинлек. Шулай да шимбә, якшәмбегә өй эшләре булмаса, яхшырак булыр иде. ГДЗ – яхшы нәрсә, тик үзең аңлап эшләсәң генә. Берни аңламыйча күчерсәң, файдасы юк. Үзем дә кайчак шуннан файдаланам. Аңламаган биремнәрнең чишелешен карыйм һәм шуннан соң үзем эшлим. Әгәр алай да аңламасам, икенче көнне укытучы янына килеп сорыйм, аңа: «Әзер җавапларны карадым, тик аңламадым», – дип әйтәм.

– Өйдә булышырга вакытың вакыты каламы? Үзең турында да сөйлә әле. Сыер сава беләсеңме? Бәлкем инде беренче «эш хакы»н да алгансыңдыр…

– Авыл баласының вакыты калмаса да, ул өйдәге эшләрне эшләргә тиеш. Башкача булмый. Кайчагында нәрсәнедер корбан итәргә дә туры килә. Мәсәлән, дуслар белән  урамга чыгу, аның вакыты кимү. Ни генә булса да, авыл баласы бәхетледер, дим. Ул эшләп, мөстәкыйль тормышка әзерләнә. Эш яшьләрне күпмедер дәрәҗәдә тәртипсезлекләрдән коткара, начарлык кылырга вакытлары  калмый. Мин үзем дә авыл эшләрен бик яратам. Сыер, кәҗә сава беләм, үзебезнең сыер юк. Ашарга пешерергә караганда печән тырмаларга, җир казырга ныграк яратам.

Беренче эш хакымны 6 нчы сыйныфта укыганда алдым. «Яңарыш» газетасына җибәрелгән мәкаләләр өчен гонорар иде ул. Шуннан соң шул газетадан эш хакы ала башладым. Җәй көннәрендә мәктәп бакчасында акча эшлим.

– Авыл баласына мәктәптә уку өчен шартлар җитәме? Электрон такта, компьютерлар... Шәһәрдәге мөмкинлекләр кызыктырмыймы?

– Авыл баласына мәктәптә уку өчен шартлар җитеп бетми. Компьютерлар иске. Электрон такталар берничә генә. Кайчакта китапларга да кытлык сизелә. Шуңа карамастан, шәһәр мәктәбе кызыктырмый. Анда бик шау-шу, укучылар күп. Ә авыл мәктәпләрендә һәр укучы бер-берсен белә. Бер гаилә булып яшибез.

Әңгәмәдәш – Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*