tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасында. Биредә ул балалар арасында узган мөнәҗәтләр башкару бәйгесе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләячәк. Чара Батыр районы Шыгырдан авылында урнашкан “Мөслимә” мәчетендә уза.

Аңа кадәр Милли Шура рәисе Шыгырданның Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов һәм Шыгырдан авылы башлыгы Минсур Вәлитов катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*