tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Шыгырдан урта мәктәбе белән танышты
Милли Шура рәисе Шыгырдан урта мәктәбе белән танышты

Милли Шура рәисе Шыгырдан урта мәктәбе белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Чувашия Республикасына эш сәфәре кысаларында 1нче номерлы Шыгырдан урта мәктәбендә булды.
Чувашия Республикасының Батыр районының 1 нче номерлы Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе үзенең үсеше һәм формалашуы юлында озак юл үтте. Билгеле булганча, ул озак еллар башлангыч милли мәктәп булган.  1941-1945 елларда мәктәп урта мәктәп статусына ия була, 1945 елдан 1949 елга кадәр ул җидееллыкка үзгәртелә, ә 1949 елның 15 августыннан мәктәп кабат урта мәктәп статусына ия була.
Бүгенге көндә мәктәптә 340 укучы белем ала, 31 укытучы белем бирә. Мәктәптә Туган якны өйрәнү музее, «Биләр» бию ансамбле эшли, «Мәктәп авазы» газетасы чыга.
2007 елдан мәктәп директоры булып Гөлсирин Абейдуллова эшли. Исегезгә төшерәбез,
Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 1 февралендәге Указы белән Батыр районы 1 нче номерлы Шыгырдан урта мәктәбе директоры Гөлсирин Гаделҗан кызына «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*