tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә мөнәҗәт әйтүчеләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Чувашиядә мөнәҗәт әйтүчеләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Чувашиядә мөнәҗәт әйтүчеләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чувашия республикасына сәфәре барышында, Коръәнне өйрәнүчеләр һәм мөнәҗәт әйтүчеләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Әлеге конкурста Чувашиядә яшәүче 6-18 яшькәчә балалар һәм яшьләр көч сынаша. Чара башта мәхәлләләрдә үткәрелгән. Катнашучылар Коръән турындагы 48 сорауга җавап бирә, Рамазан ае турында мөнәҗәтләр әйтәләр, Тукай шигырьләрен сөйлиләр.

Бүген җиңүчеләр һәм лауреатлар Шыгырдан авылындагы “Мөслимә” мәчетенә җыелды. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев аларга үзенең котлау сүзләрен җиткерә һәм зур уңышлар тели.

Исегезгә төшерәбез, “Мөслимә” мәчете Шыгырдан авылында төзелгән җиденче гыйбадәтханә. Ул 2018 нче елда ачыла. Мәчет карамагында мәдрәсә дә бар. Мәчетне шушы авылда туып үскән Купкенов Минсәет Минтаһир улы төзетә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*