tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Мөслимә” мәчете ишегалдында алмагачлар утыртуда катнашты
Васил Шәйхразыев “Мөслимә” мәчете ишегалдында алмагачлар утыртуда катнашты

Васил Шәйхразыев “Мөслимә” мәчете ишегалдында алмагачлар утыртуда катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Шыгырдан авылындагы “Мөслимә” мәчетендә булды һәм дини оешма территориясендә алмагачлар утыртты. Әлеге чарада Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов та катнашты.

Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, алмагач утырту традициясе тамырлары белән Бурятия Республикасының татар авылларына барып тоташа. 1952 елда бирегә милләттәшләребез күченә һәм алмагачлар үсентеләрен алып киләләр. Авылда матур алма бакчасы утыртыла. Хәзерге вакытта биредә татар мәдәни үзәге һәм «Алмагачлар» татар көнкүреше музее эшләп килә.

Бүгеннән яшь алмагачлар Шыгырдан авылындагы “Мөслимә” мәчете ишегалдын да бизәячәк.

Шулай ук, Васил Шәйхразиев Чувашия Республикасында яшәүче милләттәшләребез белән берлектә ифтар ашында катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*