tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ханнар рәссамы
Ханнар рәссамы

Ханнар рәссамы

Казанның Каюм Насыйри музеенда Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновның олуг шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багыш­ланган күргәзмәсе ачылды.

Экспозициянең нәкъ биредә оештырылуы очраклы түгел. Рушан Шәмсетдиновның нәсел җепләре Каюм Насыйри нәселенә барып тоташа. К.Насыйри кебек үк, Р.Шәмсетдинов та рәсем сәнгате аша мәгърифәтчелек эше алып бара. Өстәвенә, рәссам мәгърифәтчебез исемен йөрткән урамда бабасыннан калган йортта яши, иҗат итә. Татар бистәсендәге бу йортка күпләрнең күзе кызды, хуҗасын куркытып та карадылар, «майлап» та маташтылар. Әмма ул берәүгә дә бирешмәде. Әби-бабасы рухын саклаган йортны үзе кадәр алтынга да алыштырырга риза булмас иде. Бүген Рушан ага Иске бистәнең рухын саклаучы аксакалыбыз булып тора. Андагы иске йортларның байтагын сурәткә алып өлгерде, ни кызганыч, рәсемнәрдәге борынгы йортларны сагынып сөйләргә генә калды.

Иске бистәдә татар мәдәниятен күңеленә сеңдереп үскәнгә күрә, Р.Шәмсетдиновның иҗаты шулкадәр милли рухлыдыр, күрәсең. Казан сәнгать училищесын тәмамлаганда ук, ул диплом эше буларак, «Сөембикәнең ире Сафа-Гәрәй белән хушлашуы» картинасын язмакчы була. Әмма татарның шанлы тарихына бик салынган заманда эшне төгәлләп чыгарга мөмкинлек чыкмагач, яшь рәссам чыгарылыш эшендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгын сурәтли. Әмма еллар үткәч, ул барыбер ханнар темасына әйләнеп кайтачак һәм милләттәшләребез ханнарның тормышын рәссам Рушан Шәмсетдиновның рәсемнәренә карап күз алдына китерәчәк. 1991 елда була бу хәл. «Мирас» журналында Болгар, Алтын Урда, Казан ханнары турында материаллар бастыра башлыйлар. Ханнар портретларын иҗат итәрдәй рәссам кирәк була. Һәм ул вакытта Татарстан китап нәшриятында эшләүче Рушан Шәмсетдиновка мөрәҗәгать итәләр.

Бер үк вакытта рәссам милли эчтәлекле рәсемнәрне китап нәшриятында да иҗат итә. Аның кулы белән бизәлгән «Идегәй», «Кыйссаи­-Йосыф», «Кол Гали», «Ибн Фадланның Идел буе Болгарстанына сәяхәте», «Шүрәле», «Су анасы» һәм башка китаплар бүген дә китап сөюче милләттәшләребезнең китапханәләрендә түр урында. Мондый басмалар – 500 дән артып китә.

1993 елда Татарстан китап нәшриятында баш рәссам вазифасына билгеләнгәч, үз тирәсендә яшь талантлы китап бизәүче рәссамнарны туплый һәм шуның белән республикабызның китап бизәү сәнгатенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертә. Мәскәү полиграфия институтын тәмамлау рәссам Рушан Шәмсетдиновка китап бизәү сәнгатендә камилләшеп кенә калмыйча, осталыгын графика сәнгатенең бүтән өлкәләрендә дә сынап карарга мөмкинлек бирә. Ул плакат, открытка, буклетлар, товар билгеләре иҗат итә. Р.Шәмсетдиновның портретлары, пейзажлары, шәмаилләре дә күңелгә бик якын.

Тукай темасы исә рәссамны гомер буе иҗатка илһамландырып, ымсындырып, үзенә тартып тора. Әбисенең бишек җырлары, шигырьләре белән күңелдә шытып чыккан Тукайга мәхәббәт, рәссам буларак әсәрләрен бизәгәндә дә, шагыйрь белән аралашкан мәгърифәтчеләребез сурәтләрен язганда да үскәннән-үсә, көчәйгәннән-көчәя бара. Һәм шуның матур нәтиҗәсен без бүген Каюм Насыйри музеенда күрәбез. Әйтергә кирәк, рәссам Рушан Шәмсетдинов быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Бу да очраклы хәл түгел. Олуг Тукаебыз татарга мәгърифәт нуры иңдерергә, аңыбызны уятырга ничек тырышкан булса, Рушан Шәмсетдинов ханнар сурәтләре аша тарихыбызны кайтаруга өлеш кертеп рәсем сәнгатендә шундый ук зур эш башкарды.

Миләүшә Галиуллина

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*