tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының күчмә утырышы узды.
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының күчмә утырышы узды.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының күчмә утырышы узды.

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды төбәк бүлекчәсенең эшчәнлеге гаилә проблемаларын өйрәнүгә, аларны чишү юлларын табуга, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне үстерү буенча тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән. Автономия, мәдәният, мәгариф һәм матбугат вәкилләре белән берлектә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм йолаларын популярлаштыру өстендә эшлибез.

Шушы көннәрдә генә «Татарлар: гамәлләр стратегиясе»н тормышка ашыру  кысаларында Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының күчмә утырышы узды. Анда фондның башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, идарә әгъзалары – Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева һәм Алсу Әбелханова катнашты. Идарә әгъзалары Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының төбәк бүлекчәсе эшчәнлеген уңай бәяләде. Миләүшә ханым Гайфуллина, Ульяновск төбәк бүлекчәсе Бөтендөнья татар конгрессы, “Татар гаиләсе” фонды тарафыннан оештырылган барлык проектларда да актив катнашып, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләп, башка төбәкләргә үрнәк булып тора, дип мактау сүзләрен ирештерде.

Чынлап та, башкарган эшләребез бик күп, шуларның аеруча нәтиҗәлеләрен атап узам. Оешмабыз өлкәнең үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара. Традиция буенча ел саен ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп, бер сукмактан атлаучы, милләтебезгә тугрылыклы ул-кызлар тәрбияләп үстерүче абруйлы парларны хөрмәтлибез, аларның исемнәрен «Алтын китап»ка теркәп барабыз. Беренче елларда “Үрнәк татар гаиләсе” бәйгесендә  бары дүрт гаилә (30 еллык юбиляр Хайруллиннар гаиләсе (Иделаръягы районы), 60 ел бергә яшәүче Вахитовлар гаиләсе (Засвияжье районы), 60 еллык юбиляр Абдулловлар гаиләсе (Чардаклы районы), 50 еллык юбиляр Замдихановлар гаиләсе (Новоульяновск шәһәре) катнашса, быел андый гаиләләр саны 40ка җитте, шуларның 9ы җиңүче булып «Алтын китап»ка кертелде. Җиңүче парлар өлкә татар автономиясе белән “Татар гаиләсе” фондының сертификатларын алу бәхетенә ирештеләр. Гаиләләр үзләренең күргәзмәләре, гаилә ядкарьләре, шәхси фотоальбомнары белән таныштырып, иҗади осталыкларын күрсәттеләр. “ТНВ” каналында бу турыда җылы хисле видеосюжет күрсәтелде. Бәйрәмебез турында “Өмет” газетасы бөтен кардәшләребезгә җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы сайтында да бу чара яктыртылды. Әлеге бәйгедә Иске Кулаткы, Мәләкәс, Николаевка, Ульяновск, Инза, Сенгилей, Чардаклы районнары, Новоульяновск, Димитровград, Ульяновск шәһәрләре вәкилләре ел саен актив катнаша.

Шулай ук татар гаиләсенең үзкыйммәтен күтәрү чарасы буларак уздырылган бәйгеләрдә катнашып, җиңүче гаиләләрне атап китәсе килә. “Безнең гаилә – минем горурлыгым” өлкә фотоконкурсында җиңүче Алсу Альметова  гаиләсе (Ульяновск шәһәре) әнә шундыйлардан. Икенче бәйге “Әтием – гаиләм терәге” дип аталды. Җиңүче – Мәләкәс районыннан Гөлнәфис Сәхабетдинова гаиләсе .

“Безнең гаилә – минем горурлыгым” өлкә фотоконкурсында шәһәр, өлкә районнары актив катнашты. Иң күп гаиләләр Ульяновск районыннан (13 гаилә) катнашып, Тимирязевка бистәсеннән Гөлназ һәм Ади Басыровлар гаиләсе икенче призлы урынны яулады. Ә Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан алты гаилә катнашты, шулардан Рамил һәм Фатыйма Гафаровларның биш балалы гаиләсе беренче урын алды. Ульяновск шәһәреннән Алмаз һәм Алсу Альметовлар гаиләсе дә беренче урынга лаек булды. Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан Ринат һәм Галия Бирюковлар өченче урынга чыкты. Әлеге конкурста Сенгилей районыннан өч гаилә, Барыш районыннан биш гаилә, Чардаклы районыннан өч гаилә, Мәләкәс районыннан өч гаилә, Иске Кулаткы, Павловка, Карсун, Радищево районнарыннан берәр гаилә осталыкларын күрсәтте.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды тарафыннан оештырылган барлык проектларда оешмабыз вәкилләре активлык күрсәтә. “Бәхетле балачак” дигән милли төсмерле балалар иҗаты җимешләренә багышланган интернет-конкурс игълан ителгән иде. Бу интернет бәйгедә 30 катнашучы арасыннан Ульяновск районы Ишеевка, Охотничий һәм Елшанка мәктәпләре укучылары җиңүче булды.

Үрнәк татар гаиләләрен пропагандалау чарасы буларак «Милли киемле ана һәм бала» фотобәйгесе үткәрелде. 49 катнашучы арасыннан (Николаевка районыннан – 36 кеше, Инзадан – 6, Димитровградтан – 5, Мәләкәс районыннан  – 2 кеше) региональ турда дүрт гаилә җиңде. Аларның фоторәсемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайтына урнаштырылды. Бу бәйгеләр рухи-әхлакый тәрбия бирү, үрнәк татар гаиләләрен пропагандалау, гаиләнең үзкыйммәтен күтәрү чарасы буларак үткәрелде. Һәр катнашучы гаиләнең фоторәсеме “Өмет” газетасы битләрендә урын алып, гаиләләрнең көтеп алынган кунагына әйләнде.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап, Бөтендөнья татар конгрессы «Әниемнең җылы кочагы» дигән бәйге игълан иткән иде. Ульяновск районы Бирючевка мәктәбеннән Эмилия Амирханова финалга үтте.

Әлеге чаралар автономия, Татар мәдәният үзәге, “Өмет” газетасы һәм  “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырылды.

Район бүлекчәләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү максатында интернет челтәрендә үзебезнең чатыбызны булдырдык.

Әлбәттә инде, башкарасы эшләр, хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Алдагы көннәрдә яшьләр арасында гаилә кыйммәтләре турында аңлату эшләрен киңрәк җәелдерергә ниятлибез. Белгәнегезчә, кайбер яшьләребез «гражданский брак»ка өстенлек бирәләр. Әлеге күренеш хатын-кызларның хокукларын бозуга китерә. Бу гади генә сорау түгел, билгеле, илкүләм күренеш, ләкин бергәләп алынсак, борынгыдан килгән татар гаиләсенең үзкыйммәтен саклауга үз өлешебезне  кертербез.

Гөлфирә Алиякберова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*