tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучылар белемнәрен камилләштерде
Укытучылар белемнәрен камилләштерде

Укытучылар белемнәрен камилләштерде

Язгы каникуллар вакытында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре Владислав Атагунов, Ризидә Ахметшина һәм Ольга Мусинова «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерү: заманча алым» дигән темага өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча Димитровград шәһәренең  Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе укытучылары белән тренинг-курслар оештырды. Бу курслар мәктәпнең барлык укытучылары өчен дә бик әһәмиятле иде. Төрле фәннәрне укыткан мөгаллимәләр зур кызыксыну белән тренингларда катнашып, үзләренә күп кирәкле мәгълүмат алдылар, белем дәрәҗәләрен тагын да тирәнәйттеләр.

Институт хезмәткәрләре бу курсларга искиткеч зур әзерлек белән килгән иде. Алар укытучылар каршында педагогларның һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерү кебек әһәмиятле мәсьәләләр буенча чыгыш ясап кына калмыйча, алган белемнәребезне төрле тренинглар аша гамәли ныгыту мөмкинлеген дә булдырдылар. Тренинг-курслар фәннилеге һәм иҗадилеге, гамәли эшчәнлек киңлеге белән аерыла. Алгарыш заманында яшәгән вакытта уку-укыту системасында кертелгән һәртөрле яңалык, заманча алымнар мәктәпләрдә дә чагылыш табарга тиеш. Педагогик югары уку йорты белән мәктәпләр арасында даими һәм киң масштаблы элемтәләр, бергәләшеп эшләү булганда, без бу максатларга, һичшиксез, ирешербез.

Без – Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп коллективы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез, аларга эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете һәм ныклы сәламәтлек телибез.

Мөнирә ДЖУМАЕВА,

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе директоры

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*