tatruen
Баш бит / Яңалыклар / TATAR DOZOR квесты: 26 бирем, Казан буйлап 20 чакрым ара һәм канәгать балалар
TATAR DOZOR квесты: 26 бирем, Казан буйлап 20 чакрым ара һәм канәгать балалар

TATAR DOZOR квесты: 26 бирем, Казан буйлап 20 чакрым ара һәм канәгать балалар

Узган шимбә көнне Казанда унөченче тапкыр TATAR DOZOR квест-уены узды. Әлеге чарадан репортажны “Интертат” хәбәрчесе Ләйсән Рәхмәтуллина әзерләде.

«Тукайны яхшырак беләбез»

Гөлүзә Зәләева, 1нче татар гимназиясе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Без беренче тапкыр катнашабыз. Әзерләнгәндә яңадан истәлекле урыннарны карап чыктык. Казан тарихын искә төшердек. Элмә такталар турында сөйләштек. Бу инде парта артында утырып кына татар телен өйрәнү түгел, кызыклырак формат, бәлки, болай мәгълүмат исләрендә яхшырак та калыр. Һәйкәлләрне күреп, истәлекле урыннар белән танышалар бит.

Камилә, 8 сыйныф укучысы:

– Бу уенда бик катнашасым килгән иде. Минемчә, квест кызык булырга тиеш. Казан буйлап, дуслар белән аралашып йөрисең. Рәхәт ич.

Казан шәһәренең 10нчы мәктәп командасы әлеге квестта беренче ел гына катнашмый икән инде.

– Без инде өченче тапкыр катнашабыз. Иң беренче елны ук диплом алган идек. Бу кызларга әйтеп торырга да кирәкми, үзләре шалт итеп әзерләнеп куя алар. Укучыларым төрле бәйгеләрдә катнашырга бик яраталар. Алар мәктәпне тәмамлап киткәч, нишлисе булыр инде, — ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Һадиева.

Укытучының сүзләрен кызлары да бертавыштан хуплап тордылар. «Бу квест безгә бик ошый. Каядыр барасың, эзләнәсең, уйланырга кирәк, башыңны эшләтә башлыйсың», — ди алар.

37нче рус гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Әхмәтшина дүрт малай һәм бер кыздан торган команда туплап килгән. Яннарында балалары өчен җан атып торган әниләре дә бар иде.

– Беренче тапкыр катнашабыз. Башка мәктәптә эшләгәндә беренче урынны алган идек. Күңелле, кызык уен дип бу балаларны да квестка җәлеп итәргә булдым. Ниндидер бер омтылыш алып кайттым мин ул уеннан. Уйныйсы килә. Ничә ел янып йөрдем. Узган елны булмады бит. Рус гимназиясе булса да, арадан татар балаларын җыйдым. Үзләре дә нинди уен ул дип кызыксындылар, сөйләгәч, барасылары килде. Алар тарихны ярата торган балалар, — ди укытучы, укучыларын мактап.

Егетләр сөйләшергә оялчанрак булып чыктылар. Татар балалары булсалар да, татарча сөйләү алар өчен бер киртә икәне аңлашыла. Дәрестән тыш сөйләшү авыррак булса кирәк. 8 сыйныф укучысы, сирәк исемле Солтанә кыюрак булды, кыен булса да, татарча җавап бирергә тырышты: «Мин тарих, әдәбиятны өйрәнеп килдем. Татар шагыйрьләреннән, әлбәттә, Тукайны яхшы беләбез», — диде ул.

«Җиденче ел рәттән катнашабыз»

Өер-өер булып торган балалар арасында үзара татарча сөйләшкәннәре ишетелмәде. Тел күбрәк пассив рәвештә яши: алар аңлый, әмма җавап бирә алмый.

Шул арада оештыручылар командаларны барлап чыктылар. Теркәлгән мәктәпләрнең бары берсе генә килми калган иде. Укучылар үзләренең командалары белән дә таныштырдылар: исем, девизларын атадылар. Соңыннан уен кагыйдәләрен аңлаттылар.

Шартлатып, кычкырып сөйләп биргән балалар арасында, девизларын әле генә укып чыккан һәм оныткан катнашучылар да очрады. Кыюсыз тавышларын җил бер якка алып китте, халык ишетмәде. Үзләренең акцентларыннан оялыпмы, кайберәүләрнең тавышлары, гомумән, чыкмады. Дөресрәге, түгәрәк уртасына чыккан командадан, шул мизгелдә тырышып девиз кабатлаучы балалар тавышы көчлерәк булып чыкты.

Бердәнбер ишетелгән команда исеме «Биш балта кызлары». Вәт, ут бу кызлар! Үзләре матур, үзләре кыю — янып торалар, сокланып туймаслык. Бу команда чыгышыннан соң, ирексездән «Иенә җиңү кемнәр кулында булачак икән», дип уйлап куясың.

Ни дисәң дә, квестта җиденче ел катнашалар, шул арада ике тапкыр җиңү дә яулап өлгергәннәр. Быел да җиңсәләр, мөгаен, боларны башка уенга да кертмәсләр.

«Без бу бәйгедә инде җиденче ел рәттән катнашабыз. Безгә ул бик ошый, шуңа тагын килергә булдык. Тагын җиңәсебез килә. Телебезне камилләштерергә ярдәм итә, башкаларга да татар теленең кызык булуын күрсәтә алабыз. Махсус әзерләндек дип әйтә алмыйм, чөнки монда биремнәр һәрвакыт бик кызык һәм аңа әзер булырга мөмкин дә түгел. TATAR DOZOR озын гомерле булсын иде. Катнашырга курыкмагыз, беренче чиратта, ул үзең өчен. Бик тырышсаң, барлык биремнәрне дә эшләп була», — диде 11 сыйныф укучысы Илзия Нәҗипова.

Журналист булырга хыялланган Адилә дә сүзгә кушылды: «Без бу конкурсны чын күңелдән яратып, көтеп алабыз. Шатланып киләбез монда. Без тарихыбызны, татар телен беләбез. Казаныбыз, Татарстан белән бик кызыксынабыз», — диде ул.

Мондый кызлар булганда милләтебезнең киләчәге бар икән әле. Тик менә квестка килгән катнашучылар арасында егетләр әзрәк булып чыкты.

«Казанны башка яктан ачарга тырыштык»

Беренче биремнәрне алуга ук командалар эшкә кереште. Шул арада TATAR DOZOR квестын оештыручылар белән дә әңгәмә корып алдым.

Зөһрә Вилданова, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе:

– TATAR DOZOR уены быел инде унөченче тапкыр була. Аның максаты — мәктәп балаларына ачык һавада берәр күңелле чара уйлап табу. Шулай ук үзләренең торган җирләренә битараф булмасыннар иде. Кайда яшәгәннәрен белү өчен дә кирәк бу. Башта ул икетеллелек белән бәйле иде. Исеме дә шуннан алынган – TATAR DOZOR. Кибетләрдә, төрле оешмаларда икетеллелекне тикшерәләр иде. Андый бирем дә бар, ләкин хәзер күбрәк иҗади форматка күчеп бара: җыр, сәнгать, мәдәният белән бәйле биремнәрне эшлиләр. Алар барысы да Казанның төрле тарихи, кызыклы урыннарында урнашкан.

Быелгы уенда биремнәр телеграмм боттан килә. Җавапны дөрес язып җибәрсәләр, автомат рәвештә икенче бирем килә. Нокталарда яшеренгән хәрефләрне табарга тиешләр. Шулардан Тукай шигыре сүзләре чыгачак. Быел беренче тапкыр Милли китапханә һәм Татар китабы йорты үзләренең биремнәрен әзерләделәр.

TATAR DOZOR квестының катнашучылары елдан-ел арта. Ел саен үткәрелгәч, аның турында белүчеләр дә күбәя. Авторитет үсә, безгә ышаналар. Бер баргач, тагын барасы, җиңәсе килә башлый. Үзенә күрә бер драйв дияр идем мин аны. Без квестны алга таба төрле форматта эшләргә хыялланабыз. Мәсәлән, студентлар өчен, яки ел дәвамында эшли торган бәйге итәргә ният тә бар. Бүгенге уенда укучылар төрле нокталарда булачак: Милли китапханә, Ирек мәйданы, Солтан-Галиев мәйданы, Татар конгрессы бинасы, Островский урамында ике нокта, Татар китабы йорты, Гумилев һәйкәлләре һ.б. Барлык катнашучыларның да маршрутлары бер, ләкин төрле ноктадан башлыйлар.

Ләйсән Фәхриева, TATAR DOZOR квестын оештыручыларның берсе:

– Биремнәрне эшләгәндә күбрәк Казан белән бәйле билгеле шәхесләргә, тарихи урыннарга басым ясадык. Шулай ук шәһәребезнең яңа җирләрен дә ачарга тырыштык.

Контингентны белү белән бераз кыенрак булды. Катнашучылар арасында рус телле балалар да шактый. Бөтен кешегә дә биремнәрне яраклаштырырга кирәк бит.

Гамил Нур, Бөтендөнья татар яшьләре форумы координаторы:

– Казаныбызда барыбызга да таныш урыннарны башка яктан ачарга тырышып төзедек биремнәрне. Кайбер вакытта кешеләр бер үк урыннан узып йөри, әмма аның турында бернинди тарихи фактларны белмиләр. Үзем тарих белән кызыксынганга, биремнәрне төзү авыр булмады. Китап, интернет чыганаклардан да файдаландык.

«26 бирем, 20 километр юл»

Беренче биремнәрен үтәп, командалар төрлесе төрле якка тарала башлагач, мин 37нче рус гимназиясенә иярдем. Без Солтан Галиев мәйданына агылдык. Укытучылары атлап түгел, йөгертеп йөртте. Балалар да иярде артыннан. Хәрефләр җиргә язылган иде. Ләкин сорау нык авыр булды. Кемдер интернеттан татарча эзли, кайсыдыр тәрҗемә итә — мәш килде халык.

Икенче бирем дә шактый авыр иде. Татарстан һәм АКШ белән бәйле элемтәләргә игътибар итүче оешма бинасын шактый озак эзләделәр. Хәрефләр дә табылды, тик бот аларны дөрес түгел дип кабул итми газаплады. Башка телефоннан да җибәреп карадылар, булмады. Шуннан оештыручылар ярдәмгә килде. Техник аңлашылмаучылыкны җайга салырга керештеләр. Укытучы да, балалар да вакытның заяга узуына борчылды.

Биремнәрне үтәү барышында төрле җирләрдә булырга туры килде: Мулланур Вахитов, Гумилев, Тукай, Салих Сәйдәшев һәйкәлләрен әйләндек, Бауман урамы башына кадәр бардык. Барлыгы 20 километрдан да артык йөрелгән бүген, дип балалар хисаплап торды.

Мәрҗани мәчете янына ук килеп җиткәндә сәгать инде кичке 5 тула иде. Соңгы биремне үтәр өчен кире Милли китапханәгә барырга кирәк булып чыкты. Кызганыч, команда өлгермәде. Икетеллелек белән бәйле бирем дә булды: хаталы 2 элмә такта таптылар. Ә иҗади бирем экология темасына багышланган иде.

Тапкан хәрефләрдән «Печән базары яки Яхүд Яңа Кисекбаш» әсәреннән ике юллык шигырь җыелды.

«Сораулары төрле: авыры да, җиңеле дә булды. Мәсәлән, совнарком утырган биналарны табу кыенрак иде. Иң башта ук шул Милли китапханәдән башлаган идек, ахырда да шунда барырга кирәк булуы әзрәк уңайсызрак, аралары бик ерак. Балалар бик канәгать. Икенче елга болайрак итәбез, тегене өйрәнәбез дип план кора алар», — диде 37нче гимназиясенең татар теле укытучысы.

TATAR DOZOR квесты җиңүчеләрен 26 апрель көнне бүләкләячәкләр.

Мондый энергияле балалар, тынгысыз, йөгереп йөрүче укытучылар һәм креатив уеннар оештыручылар булганда киләчәгебез өметле әле.

Ләйсән Рәхмәтуллина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*