tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Константиновка авылы клубында аулак өй

ВИДЕО: Константиновка авылы клубында аулак өй

Соңгы елларда дәүләтебез тарафыннан авыл мәдәният йортларына,клубларга зур игътибар бирелә башлады. Төрледән –төрле сәнгать фестивалләре дисеңме, концерт-тамаша программалары белән чыгышлар булсынмы, әллә инде үзешчәннәребез тарафыннан күрсәтелгән йолалар, спектакльләр сәхнәләштерүме – алар барысы да бер максатка – халкыбызның йолаларын барлауга, аны яңартуга, аңа яңа бизәкләр өстәүгә һәм әлегедәй бай мәдәни мирасны яшьләребез күңеленә сеңдерүгә корылган.

Йолаларның күбесен өлкән һәм урта буын үзешчәннәр башкарса да, тамашачылар арасында балалар һәм яшьүсмерләрнең булуы – күңелгә өмет чаткылары өсти. Константиновка бистәсе мәдәният йорты каршында оешкан әлеге күркәм төркемнең исеме дә җисеменә туры килә, телгә дә ятышлы.”Җәүһәр“ үзешчән театр студиясе – дип атала.  Әлеге төркемнең җитәкчесе, спектакльне сәхнәгә куючы  режиссеры да театр сөючеләргә инде танылып элгергән Раил Рамазанов. Халкыбызның борыңгыдан килгән “Аулак өй” тамашасын сәхнәгә алып менде. Үзе күргәнчә, үзе күзаллаганча.   Сәхнә, ул көнне авыл өен хәтерләтте. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларындагы татар өе кебек. Өр- яңа мәдәният йорты, матур бизәлеш. Шунысы, игътибарга лаек, әлеге “Аулак өй” күренешенә авылның шактый кешесе тартылган. Бик кыска вакыт аралыгында эшләнелеп чыккан әлеге тамаша. Хаттә гармунчылары да үзләренеке. Ә гармунчы булганда тавыш та ачылып киткәндәй була, җырлар да матур яңгырый. Бик күп җырлар искә алынды, кушылып җырлап утыручылар да әз булмады. Константиновка авылының үзешчәннәре чыгышы һәркемгә дә үрнәк булырлык. Авыл халкы да үз артистларының чыгышын яратып карады, көчле алкышлар шул хакта сөйли.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*