tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәдичә Акчурина – беренче профессиональ татар рәссамы
Хәдичә Акчурина – беренче профессиональ татар рәссамы

Хәдичә Акчурина – беренче профессиональ татар рәссамы

Хәдичә Акчурина – данлыклы татар морзалары – сәүдәгәр Акчуриннар нәселе вәкиле. Әлеге нәселдән бик күп сәүдәгәрләр, промышленниклар, меценатлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм галимнәр чыккан.

Хәдичә 1893 елда Мөбин Акчурин гаиләсендә туа. Әтисе Мөбин ага үзенең туганы Якуб Акчурин фабрикасында механик булып эшли. Кызның бала вакыты Акчуриннарның туган туфрагында – Сембер губернасының Кече Зөя елгасы буенда урнашкан Зөя Башы авылында уза. Хәдичә кечкенә чакта ук рәсем ясау белән мавыга.

Хәдичә башлангыч белемне авылның кыз балалар мәдрәсәсендә ала. 20 нче гасырның башында мөселман хатын-кызлары үз хокуклары, шул исәптән лаеклы гыйлем алу хокукы өчен актив рәвештә көрәшә башлыйлар. Шушы көрәшнең уңай нәтиҗәсе буларак, Хәдичә Сембернең хатын-кызлар гимназиясендә 4 еллык курсларны тәмамлау бәхетенә ирешә.

Аннары 20 яшьлек туташ Мәскәүнең Строганов художество-промышленность училищесына укырга керә. 1825 елда граф Сергей Григорьевич Строганов тарафыннан ачылган әлеге училище декоратив-кулланма сәнгать рәссамнарын әзерли һәм баштагы мәлдә “Сәнгать һәм һөнәрчелеккә карата рәсем ясау мәктәбе” дип атала.

Шунысы аеруча игътибарга лаек: бу училищеда укучыларны түләүсез укыталар һәм ашаталар, ә укырга җәмгыятьнең төрле катламнары балаларын кабул итәләр. Егет яки кыз укырга кергәндә ата-анасының матди хәлен түгел, ә баланың тумыштан бирелгән талантын, рәсем ясау осталыгын һәм сәләтен  исәпкә алалар.

Строганов училищесында укыган вакытта ук инде Хәдичә Акчуринаның иҗат эшләре татар җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итә. Мәсәлән, 1915 елда татарча нәшер ителүче “Аң” журналының 5 нче санында Хәдичә Акчуринага багышланган “Сәнгать юлында милли адымнар” дип исемләнгән мәкалә басыла, анда яшь рәссамның иҗат җимешләре – рәсемнәре дә урын ала.

Үзенең рәсемнәрендә ул, беренче чиратта, татарлар тормышын сурәтләргә тырыша. Мәсәлән, әлеге мәкаләдәге беренче рәсемдә – көзге каршында утыручы татар кызы, ә икенче рәсемдә милли костюм кигән мишәр кызы сурәтләнгән. Өченче рәсемнән – авыл мәчете, дүртенчесеннән дүрт кыз баланың урамда уйнап йөрүе күренә.

1913-1916 елларда Хәдичә Акчурина “Ак юл” балалар журналы белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә. Аның еракка сузылган юлга карап торучы малай рәсеме 1913 елда “Ак юл”ның 3 нче санында дөнья күрә. Соңыннан әлеге рәсем журналның эмблемасына әйләнә һәм беренче битен бизи башлый. Хәдичә Акчурина үзенең рәсемнәрен, гадәттә, “Х.А.” яки “Г.А.” аббревиатурасы белән имзалый.

Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Хәдичә Акчурина шәфкать туташы сыйфатында Кавказ фротына китә. Гражданнар сугышы вакытында аның белән элемтә өзелә. Беренче профессиональ татар рәссамының шуннан соңгы язмышы билгесез.

Дамир ГАЙНУТДИНОВ
emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*