tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайда “Милли чигешләр әлифбасы” дигән күргәзмә ачылды
Аксубайда “Милли чигешләр әлифбасы” дигән күргәзмә ачылды

Аксубайда “Милли чигешләр әлифбасы” дигән күргәзмә ачылды

Туган телләр елына багышланган күргәзмә музейга килүчеләрне үзенең үзенчәлекле тарихка ия булган матур экспонатлары белән сөендерә.

–Бу күргәзмәдә без ниндидер аерым милләтнең генә түгел, ә районда яшәүче күпчелек милләтләрнең чигешләрен күрсәтергә теләдек. Чөнки безнең Аксубай районында яшәүчеләрнең 48 проценты – чуашлар, 36 проценты – татарлар, 16 проценты – руслар, – дип уртаклашты Аксубай туган як музее директоры Әлфия Нурхәмитова.

Күргәзмә бик тәэсирле, якты һәм матур килеп чыккан. Ул Чабаксар шәһәреннән бүләк ителгән чуаш орнаментлары чигешләреннән башлана. Чуаш милли чигүе ике ягы да бертөрле булуы белән кызыклы. Арткы ягында бернинди төенчекләр яисә тигезсезлекләр таба алмыйсың. Чуаш орнаментында гадәттә ак җирлектә кара, кызыл төсләр өстенлек итә, ә чигү үзе, нигездә, геометрик. Шулай ук күргәзмәдә чуаш милли костюмының бер өлеше – Сара тәкъдим ителгән, ул күз тимәсен өчен билбауга беркетелә.

Татар милли экспонатларыннан бигрәк тә, тамбур чигү техникасында эшләнгән намазлык аерым урын алган, аның чит-читләрендә оҗмах ишеген гәүдәләндергән чәчәкләр һәм яфраклар рәвешендә чигелгән ясалма орнамент бар. Бу, кешенең намазга баскач – җәннәт ишекләре алдында булуын аңлата, ә орнамент читләрендәге чәчәкләр – ул җәннәттә безне әйләндереп алган гүзәллек. Нигездә, барлык татар милли чигешләрендә дә чәчәкле, яфраклы орнамент өстенлек итә. Тукымага чигеп язылган һәм кысага урнаштырылган Коръән сүрәсе тагын бер кызыклы экспонат булып тора, гадәттә аны саклаучы сыйфатында диварга эләләр.

Элек өйләрне, гадәттә, нәкъ менә шушындый чигешләр белән бизәгәннәр, кызлар аларны, күңел җылыларын салып, гүзәллекне үзләре тудырып, чиккәннәр. Чыннан да, барлык экспонатлар да өйдәгечә матур, уңайлы, чөнки алар кеше куллары, мәхәббәт белән эшләнгән.

Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, күргәзмәдә кызыклы тарихлы экспонатлар – яулыклар, сөлгеләр, мендәр тышлары, ясалма чигелгән калфак һәм башка матур чигешләр күп.

Шунысы күңелле, музейдагы барлык экспонатлар да диярлек безнең районнан – Карасу, Яңа Дума, Татар Сөнчәлесе һәм МЮД авылларыннан китерелгән.

Күргәзмә ни өчен «Милли чигү әлифбасы» дип атала? Чөнки һәр орнамент элементының үз мәгънәсе бар. Орнамент ярдәмендә без ата-бабаларыбыз калдырган юлламаны, мәсәлән, сызыкның – кырны, сызык өстендәге нокталарның – чәчелгән басуны, дулкынның суны аңлатуын укый алабыз. Күргәзмә нәкъ шуның өчен шундый исем йөртә дә инде, без буыннар бәйләнешен саклап, чигүләрне “укыйбыз”.

Туган якны өйрәнү музее барлык теләүчеләрне яңа күргәзмәне карарга чакыра! Әгәр сезнең өйдә матур чигүләр бар, тукымасы инде тузган икән, аны кисәргә, пыяла астына кысага куярга салырга һәм киләсе буыннар өчен сакларга киңәш итәбез. Әгәр сез аны күргәзмә өчен тапшырырга телисез икән, туган як тарихын өйрәнү музее аны шатланып кабул итәчәк.

aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*