tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар блогерлары өчен бәйге игълан ителде: һөнәрчеләр, алга!
Татар блогерлары өчен бәйге игълан ителде: һөнәрчеләр, алга!

Татар блогерлары өчен бәйге игълан ителде: һөнәрчеләр, алга!

Татар блогерларына көч сынашып карар өчен менә дигән форсат: “Болгер. Татар” бәйгесе игълан ителде. Аны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе “Матбугат.ру” порталы белән берлектә үткәрә. Әлеге бәйге социаль челтәрләрдә үз һөнәре турында сөйләүчеләр өчен. Шунысы да мөһим, монда @tatar_malay (Ринат Галиәхмәтов), хәтта Кукмараның тракторчы Василие да, видеоблогер Фәгыйлә Шакирова да катнаша алмый. Бу бәйге үз контентларын үстерергә теләгән кешеләр өчен. Ә Василий һәм Ренат Галиәхмәтов, Рафилә Шәмсетдинова, журналист Гөлназ Сәфәрова, Фәгыйлә Шакирова сезнең эшләргә бәя бирәчәкләр, ягъни жюри әгъзалары булачаклар.

Бәйгене оештыручы Данил Сәфәров әйтүенчә, бу чара беренче чиратта интернетта татар контентын арттыру өчен эшләнә:

– Русларда нинди генә һөнәрне алсак та, популяр блогер табып була. Татарда болар юк. Татарда тракторчы Василий бар икән, тагын бер тракторчыны эзләп карасагыз, таба да алмаска мөмкинсез. Дальнобойщик мәсьәләсендә дә шул ук хәл. Моның сәбәбе татарча язуга да бәйле. Үземнән чыгып шундый фикергә киләм. Минем язылучыларым арасында татарлар да, руслар да бар. Татарча язсам, барысы да аңламас дип уйлыйм. Татарда элеккедән килгән гадәт бар: без төркемгә бер рус кешесе кушылса, русчага күчәбез. Шуңа күрә чеп-чи татар кызлары блогларын урысча алып бара. Бу бәйге менә шушы комплесны юк итү өчен дә эшләнде. Бу әле беренче талпыныш кына. Без 50 катнашучы булырмы дип тә шикләнгән идек. Бүген 70 тән артык катнашучы бар. Әле вакыт җитәрлек, бәлки катнашучылар саны 100 дән артып китәр. Бәйгене алга таба да дәвам итү теләге бар. Нинди формада булыр ул? Бәлки контентка бәйләрбез, бәлки географиягә. Анысын күз күрер.

Беренче татар блогеры Ринат Галиәскәров исә язылучылары аз булган блогерларга ярдәм итәргә әзер икәнен белдерде. Жюри бу юлы һөнәрче блогерларны ачыклау турында сүз алып барды. Эчтәлек, аналитик яки сәяси блогерлар мәсьәләсе ачык калды.

Дөрес, матбугат конференциясендә, анысына журналистлар алынсын, дигән тәкъдим яңгырады.

Әлегә бәйгедә 10 җиңүче билгеләнүен, аларга 20 шәр мең акчалата приз бирелүен әйтеп торыйк. Җиңүчеләр 21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә игълан ителәчәк.

Гөлинә Гыймадова
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*