tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрының тамашачыны заманча татар драматургиясе белән таныштыра торган «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты эшли
Тинчурин театрының тамашачыны заманча татар драматургиясе белән таныштыра торган «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты эшли

Тинчурин театрының тамашачыны заманча татар драматургиясе белән таныштыра торган «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты эшли

Тинчурин театрының «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты кысаларында драматург Хәбир Ибраһимның «Фидан+Зөһрә» пьесасы укылгач, тыңлаучыларның фикере икегә аерылды.

Тинчурин театры музеенда уздырыла торган традицион ачык пьесалар уку кичәсенә артистлар белән белән бергә тамашачы да яратып йөри. Укуларга театр һәм әдәбият тәнкыйтьчеләре дә чакырыла. Проектны театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова алып бара.

Чираттагы укуларга драматург Хәбир Ибраһим үзенең халык театрларында гаять популяр булган «Ялгыз каен күзе» пьесасының яңартылган версиясен тәкъдим иткән. Театр артистлары белән бергә әсәрне бәяләргә Әлфәт Закирҗанов, Нияз Игъламов, Айгөл Габәши килгән иде.

«Әлеге әсәрнең профессиональ театрларда куелганы булмады. Ул сиксән халык театрында уйналды. Дәүләт театрында куелса да аны тамашачы яратыр иде», — диде Хәбир Ибраһим «Фидан+Зөһрә» пьесасын укылганнан соң.

Ләкин пьесаны тыңлаган артистлар халык театрларында уйналган пьесаның үзләре өчен кызык булмавын әйттеләр. Ә тамашачы әлеге әсәр театрда куелса, бик яратып киләчәген белдерде.

Проект җитәкчесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова пьесалар укылганнан соң һәрвакыт җитди фикер алышулар булганлыгын, әлеге укуларның популярлаша баруын әйтте.

Проект кысаларында Мансур Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов һәм башка драматургларның әсәрләре укылып фикер алышынган.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*