tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына әзерлек йөзеннән “Ак калфак” идарәсенең җыелышы узды
Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына әзерлек йөзеннән “Ак калфак” идарәсенең җыелышы узды

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына әзерлек йөзеннән “Ак калфак” идарәсенең җыелышы узды

Бүген БТК Башкарма комитеты бинасында VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына әзерлек йөзеннән “Ак калфак” идарәсенең җыелышы узды. Киңәшмәдә “Ак калфак” оешмасының Татарстандагы һәм регионнардагы җирле оешма җитәкчеләре катнашты. Очрашуда ZOOM платформасы аша да катнашучылар булды.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм форумның “Татарлар: гамәл стратегиясе” документын тормышка ашыру кысаларында уздырылучы чараларның берсе, дип атады. Шулай ук утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җитәкчесе Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов катнашты. Ул форумны уздыру кысаларында да, киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының программасы хакында сөйләде.

Утырышта катнашучы җирле оешма җитәкчеләре белән берлектә дискуссион секцияләрдә игътибар ителергә тиешле темалар билгеләнде, форум кысаларында уздырылачак төп чаралар хакында фикер алышынды.  Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Г. Тукай музее һәм “Адымнар” мәктәбе эшчәнлеге белән танышу, пленар утырыш үткәрү, күргәзмәләр оештыру һәм башка чаралар уздыру каралган.

Шулай ук киңәшмәдә “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеген Интернет киңлекләрендә һәм социаль челтәрләрдә яктыртуны активлаштыру мәсьәләсе күтәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*