tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Асылъяр» шатлык өләште
«Асылъяр» шатлык өләште

«Асылъяр» шатлык өләште

Ижауның 15нче санлы коррекцион мәктәп-интернатында физик мөмкинлеге чикле балалар укый. Араларында начар ишетүче, ишетү сәләтеннән бөтенләй мәхрүм, церебраль паралич белән туганнар шактый. Укытучылар һәм тәрбиячеләр коллективы алар белем алсын, тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен бар көчен куя. Мөмкинлекләре чикле булу талантлары да чикле дигән сүз түгел, балаларның күңеле сәнгатькә ачык. Узган җәйдә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык оештырган форумда катнашып, инклюзив проект белән грант отканнар. Шуның буенча балаларны төрле милләтләр мәдәнияте белән таныштыралар. Алёна бу проектны режиссер Ләйлә Моратова белән бергә тормышка ашыра. Бу арада алардан кунаклар өзелми. Татар мәдәнияте белән таныштырырга “Асылъяр” татар җыры һәм музыкасы балалар үрнәк ансамблен чакырганнар. “Проектыбызның максаты – балаларга үзара аралашырга мөмкинлек тудыру, төрле милләт вәкилләренә үзара хөрмәт белән карарга өйрәтү. Рус, украин мәдәниятләре белән таныштырдык, мари, удмуртларны кунакка көтәбез”, — ди Ләйлә.

Балалар “Асылъяр” малай-кызларының чыгышын зур кызыксыну белән карадылар. Алар фольклор җырлары, Нәүрүз, Сабантуй кебек бәйрәм күренешләренә бай тулы программа алып килгәннәр. Лариса Гайнетдинова татар мәдәнияте турында рус телендә сөйләгәндә, сурдотәрҗемәче мәгълүматны ишарә телендә балаларга җиткереп торды. “Музыканы, җырларны ишетмим, әмма бию, уеннар, хәрәкәтләр аша да күпне белдем. Татар мәдәнияте белән бераз таныш мин. Авылга кайтып йөрибез, Сабантуйда катнашам. “Асылъяр” ансамбленең киемнәре матур, аеруча биюләр ошады”, – дип сөйләде соңыннан сурдотәрҗемәче аша 15нче мәктәптә белем алучы Луиза Галләмова. Балалар тамашага үзләре дә кушылып киттеләр, түбәтәй белән уйнаганда, җәзага тартсалар, күбесе бию хәрәкәтләрен отып алганнарын күрсәтте. Үзләре дә талантлы, мәктәптә хореография, вокал, театр түгәрәкләре эшли. Төрле милләт биюләрен өйрәнәчәкләр, проектка көзен үзләре әзерләгән зур театральләштерелгән тамаша белән нокта куелачак. «Асылъяр» ансамбле малайлары-кызлары бүләкләр – үз куллары белән ясалган милли бизәкле брошкалар өләштеләр, аш-су остасы Илсөя Мөхәммәтшина пешергән чәкчәкне тапшырдылар.

Фәнзилә Салихова
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*