tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен Мордовиядә яшәүче милләттәшләребезгә җибәрде
Татарстан мөфтияте Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен Мордовиядә яшәүче милләттәшләребезгә җибәрде

Татарстан мөфтияте Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен Мордовиядә яшәүче милләттәшләребезгә җибәрде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләребезгә Коръәннең татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын тапшыруны дәвам итә. 3 февраль көнне 500 данә китап махсус рейс белән Казаннан Саранск шәһәренә – Мордовия Республикасы Халыклар йортына җибәрелде. Бүген Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләре милләттәшләребезгә барып ирешкән. Ул дин кардәшләребезгә, татар милли оешмаларына таратылачак. Моңарчы китаплар Чувашия Диния нәзарәтенә, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм Россиянең башка 12 мөфтиятенә җибәрелгән иде.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Туган тел елы кысаларында,татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән чыгарылган басманың яңартылган версиясе булып тора.

Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*