tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәрәкәттә – бәрәкәт
Хәрәкәттә – бәрәкәт

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Самара өлкәсенең 30 еллык милли хәрәкәтендә бик күп кешеләр катнашты. Шулар арасында иң күренеклесе – Шамил Баһаутдинов. Ул оешмага 1989 елның февраль ахырында, без, “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары, беренче зур чарабызны – Кышкы Сабан туен үткәреп йөргәндә килеп кушылды һәм менә инде 30 елдан артык армый-талмый милләтебез өчен, ана телебезне, татарлыгыбызны, халкыбызның әхлаки нигезләрен саклау өчен тырыша. Шушы гомердә өлкә татарларының рухи тормышы, яшәеше яңарышына ул бик зур өлеш кертте.

Шамил Сәлиметдин улы әдәби татар телен яхшы белүче, Казан дикторлары кебек тавыш, дикция иясе буларак, туксанынчы еллар башында Самараның күпмилләтле радиосында “Ак бәхет” татар радиосы дикторы булып эшләде, күп еллар сәхнәдән төшмәде – кызы Наилә белән бөтен милли чараларны алып баручылар гына түгел, режиссерлары, идея авторлары да булдылар.

Оешмабызга килгәч тә, 1989 елның маенда, Куйбышев авиазаводының Спорт сараенда Баһаутдиновлар әдәби-музыкаль кичә үткәрәләр – Харрас Әюповның «Конь сердца моего» поэмасын сәхнәләштерәләр. Бу чарада аның мәктәптә укучы кызы Наилә, Куйбышев мәдәният институты студенткасы Раилә Сафина (Галләмова), милиционер Мәсгут Шамкаев катнашып, рольләрне бик оста башкарганнар иде. Озакламый Наилә Куйбышев радиосында “Иделкәем – илкәем” программасын алып бара башлый. “Туган тел”нең беренче җитәкчесе Рәшит Абдуллов белән Шамил Сызран, Похвистнево, Тольятти шәһәрләрендә милли оешмалар оештыру белән шөгыльләнәләр, Стара Загора урамында Җәмигъ мәчете төзү өчен җир алу мәсьәләсе буенча оештырылган митингларда, сугыш-бәрелешләр килеп чыкмасын өчен, татарларны күзәтеп, тыеп торалар, каршы чыкмаска өндиләр һәм канун нигезендә, “Туган тел” җитәкчеләре буларак, шәһәр башлыклары белән сөйләшеп, җирне алырбыз дип, халыкны күндерәләр. Шулай ук Шамил Баһаутдинов, Рәшит Абдуллов Камышлы районын кайтаруда да катнашалар.

“Яктылык” татар мәктәбен дә ул гел пропагандалап килде һәм мәктәпнең уңышлы эшләвендә аның да өлеше байтак. Ана телебезне укытуда киртәләр куя торган яңа кануннарга каршы чыкты, аз комплектлы мәктәпләрне юк итүгә, канунны бозып, мәктәпләрдә православ дине нигезләре укытуга каршы булып, ил җитәкчеләренә хатлар язуда актив катнашты. Бөтендөнья татар конгрессының берничә корылтаена делегат булып барды.

“Бердәмлек”, “Сәлам” газеталарындагы эшчәнлеге дә күпкырлы. Мәкаләләрендә, чыгышларында яңгыраган дәртле сүзләре һәркемне илһамландырган, югалыр-югалмас хәлдәге татарлыгын җанландырып җибәргәндер, дип уйлыйм.

Шамил Сәлиметдин улы күп еллар өлкә Сабан туе, “Уйнагыз, гармуннар”, “Татар балалары җырлый” фестивальләрен, “Сөмбелә” көзге уңыш бәйрәмен оештыручы һәм алып баручы буларак та халыкка билгеле.

Самараның татар оешмасына килеп керү алдыннан Шамил Сәлиметдин улы уңышлы хәрби карьера ясаган, гаиләсе белән бергә йөреп, илебезнең бөтен почмакларында да хезмәт иткән. Ләкин язмыш аны кайда гына илтеп ташласа да, Татарстан газета-журналларына язылып, татар басмаларын алып торган, укыган. Телебезне, әдәбиятыбызны яхшы белгән, шуннан сөйләме дә дөрес һәм матур. Балалары рус мәктәпләрендә укысалар да, үзләре дә, балаларының балалары да татар телебезне бик яхшы беләләр, мәктәптә дә, институтта да уңышлы укыйлар.

Шамил әфәнде – үрнәк ир, әти, бабай. Хатыны Римма авыргач, ире аңа бик күп ярдәм итеп, чирне җиңәргә булышты, хатынын аякка бастыруга иреште. Үзе дә бик үк исән-сау түгел, ни дисәң дә, олыгая инде. Ләкин бирешми, хәрәкәттә – бәрәкәт дип, һава торышына карамастан, җәяү күп йөри. Шамил Сәлиметдин улы беркайчан да эчмәгән һәм тартмаган, аның турында бу сүзләрне язуы да артык. Бакчасында күп эшли, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.

Шамил Сәлиметдин улы әле тагын байтак еллар Самара татарларына үрнәк булып торыр, дип ышанабыз һәм 1 июльдә узган туган көне белән котлап, сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.

Азат НАДИРОВ, “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*