tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алтын” – ЦСКАда, “көмеш” – “Ак Барс”та
“Алтын” – ЦСКАда, “көмеш” – “Ак Барс”та

“Алтын” – ЦСКАда, “көмеш” – “Ак Барс”та

Мәгълүм булганча, коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, КХЛ быелгы сезонны алданрак тәмамларга мәҗбүр булды. Лига тарихында беренче тапкыр җиңүче ачыкланмады, Гагарин Кубогын алучы булмады.

Россия хоккей Федерациясе регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча Россия чемпионын ачыклады. 2019/2020 еллар сезонында ил чемпионын билгеләү өчен регуляр чемпионат һәм плей-офф уеннарындагы беренче раунд нәтиҗәләре, барлык статистик мәгълүматлар исәпкә алынган. Әлеге күрсәткечләр буенча, 94 очко белән беренче баскычны ЦСКА биләгән. Россия беренчелегенең “көмеш” призерлары – “Ак Барс” белән СКА (93әр очко), ә “бронза” иясе исә – Мәскәү “Динамо”сы (82 очко).

Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы узган сезонда 64 очко җыйган һәм ул 13нче урынны били. 18 команда арасында иң артта калучылар – Чиләбенең “Трактор”ы (17 урын) һәм  Владивостокның “Адмирал”ы (18 урын), алар 56шар очко гына җыя алган.

Фәнис Мотыйгуллин
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*