tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 4 июль онлайн форматта Кичке Сабан туе үтәчәк
4 июль онлайн форматта Кичке Сабан туе үтәчәк

4 июль онлайн форматта Кичке Сабан туе үтәчәк

Иртәгә 4 июль онлайн форматта Кичке Сабан туе үтәчәк. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башланып, сәгать 22.00га кадәр дәвам итәчәк.

Программада: Сабан туе тарихы турында җанлы әңгәмәләр, «АЛПАР», «JUNA», «ЯМЬЛЕ», «Карт Аяк» һ.б. төркемнәр чыгышы, милли уеннар, конкурслар көтелә.

«Иртәгә Сабан туебыз онлайн форматта үтәчәк. Программада төрле уеннар, викториналар көтелә. Шулай ук без кунакка тарихчы Марат Гыйбатдиновны чакырдык. Ул Сабан туе бәйрәменең тарихы турында сөйләячәк. Көрәшебез дә үзенчәлекле булачак. „Сүз көрәше“ үткәрәчәкбез. Иң актив катнашучыларга футболка, свитшот һәм сумкалар бүләк ителәчәк. Шулай ук баянчылар да, җырчылар да булачак. Көтеп калабыз», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова.

Алинә Айдарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*