Узган җомга көнне Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасы хезмәткәрләре редакция белән җыелып тәүлек әйләнәсендә Казанга барып кайттык. Күңелле сәфәребезне файдалы итәр өчен, күп санлы басма матбугаты колачлаган һәм Россиядә иң эре медиа ширкәтләренең берсе булган “Татмедиа” җитәкчелеге белән алдан килешенеп, көннең беренче яртысында аларда кунакта булдык. Иң баштан безне аның директоры Шәмил Садыйков кабул итте. Аның чыгышыннан аңлаганыбызча, бүгенге көндә аларның канаты астында 98 газета, 17 журнал, 19 район һәм шәһәр телеканалы, 14 район һәм шәһәр радиоканалы, 81 интернет сайты, “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы, “Интертат.ру” электрон газетасы дөнья күреп килә. Шунысы әһәмияткә ия, басма матбугат чаралары рус, татар, чуаш һәм ар (удмурт) телләрендә нәшер ителә. Теле- радио тапшырулар Татарстандагы дәүләт телләрендә (татар, рус) алып барыла. Ә Россия төбәкләрендә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерү нияте белән безгә Татарстан президентының рухи күчтәнәче буларак ай саен килеп торган “Без – бергә!” газетасы “Туган як”ны укучыларга яхшы таныш. Ул 19 төбәккә 71191 данә тираж белән тарала.
Без, үз чиратыбызда, хуҗаларны “Туган як” газетасының тарихы, бүгенге эшчәнлеге, финанс хәле белән таныштырдык, кайбер һөнәри эш алымнарыбыз белән уртаклаштык, милли иҗтимагый оешмаларыбыз белән нинди мөгамәләдә булып, урында татар мохитен тудыру турында сөйләдек, газетабызның төбәгебездә татар телен һәм милли мәдәниятен саклап калудагы роленә басым ясадык, рухи тормышыбызны яктыртуны да төп юнәлешебезнең берсе, дип әйттек. Түгәрәк өстәл артында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу барышында татар дөньясына яхшы таныш булган күренекле якташ-милләттәшләребезне дә барлап чыктык.
Кыскасы, бик файдалы һәм кызыклы, эчтәлекле һәм киң кырлы сөйләшү булды. Бу очрашуны оештырырга ярдәм иткән “Шәһри Казан” белән “Без – бергә!” газеталарының баш мөхәррире Радик Сабировка һәм дә шул редакцияләрдә регионнар белән эш алып баручы тәҗрибәле журналист Динара Әхмәткә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Татарстанның 160тан артык басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларын, шулай ук Идел буенда иң зур «Идел-Пресс» полиграфия комплексын берләштерүче «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булып, кайбер газета-журнал редакцияләре һәм “Татар-Информ” мәгълүмати агентлыгы эшчәнлеге белән танышу бик файдалы булды. Биредә һәркайда үзенчәлекле, җылы атмосфера хөкем сөрә, һәркем үз эше белән мәшгуль. Күбесе журналистларны моңарчы телевизордан һәм интернеттан гына карап белсәк, экскурсия кысаларында аларны якыннан күреп-аралашу насыйп булды. Кайсы гына редакциягә керсәк тә, алар үз проектлары турында дәртләнеп, горурланып сөйләделәр һәм шуның белән бездә дә зур кызыксыну уяттылар. Мәсәлән, “Салават күпере”, “Сабантуй” балалар журналлары, “Күңелле әлифба” проекты бик матур, аңлаешлы җиңел тел белән язылган, матур иллюстрацияләр белән баетылган. Бүген шушы басма редакцияләренең социаль челтәрләр белән тыгыз элемтәдә эшләве, QR-кодлар аша ютуб-каналларына кереп, видеосюжетлар карау мөмкинлеге булдырулары аеруча соклану уятты, балалар журналларын бастыруда мондый заманча караш бик ошады.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, “Татмедиа”ның беренче катында урнашкан “Әдәби кафе”га кереп, хәзерге вакытта популяр булган татар язучыларының китапларын кулай бәядән сатып алдык, кызганычка, безнең төбәктә мондый мөмкинлекләр юк, ә почта аша кайтарту шактый чыгымнар таләп итә.
Иң мөһиме – биредәге редакция коллективларында тирән белемле, заманча карашлы, креатив фикер йөртүче, үз эшләрен оста итеп башкаручы яшьләр командасы тупланган һәм алар бердәм булып нәтиҗәле хезмәт күрсәтә.
Безне җылы каршы алып, «Татмедиа» эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге тудырган “Шәһри Казан” газетасы редакторы Радик әфәнде Сабировка һәм шушы басма журналисты, регионнарга Татарстан президенты бүләге буларак килүче “Без – бергә!” кушымтасы өчен җаваплы Динара ханым Әхмәткә “Туган як” редакциясе коллективы исеменнән чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез һәм эшләрендә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
Ә инде, гомумән, сәяхәт турында сөйләсәң, Казанга кайчан гына, ничәнче мәртәбә генә килсәң дә, ул һәрвакыт яңа яктан ачылып, үзенә җәлеп итә. Бирегә килгән һәр турист Бауман урамын күрергә тиеш, диләр, Казан Кремле дә бөтен кунакларны үз мәйданына җыя, ул юкка гына шәһәрнең тарихи үзәге дип саналмый. Беренче тапкыр гына булмасак та, шәһәрнең җәяүлеләр урамында йөрдек, традицион тарихи урыннары – Кремль һәм аның бизәге Кол Шәриф мәчетендә булдык, Сөембикә манарасын күрдек, алар белән бәйле истәлекләрне кабат искә төшердек, язгы Казанның гаҗәеп күренешләре белән хозурландык.
Ә мәркәзебезгә килүебезнең төп максаты – Галиәскәр Камал театрында спектакль карау иде. Билетларны күпкә алдан алып куйдык һәм, ниһаять, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты – Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча куелган “Килә ява, килә ява…” дип исемләнгән көлкеле комедияне багып, ләззәт алдык.
Бу тормышчан спектакльдә вакыйгалар гап-гади гаиләдә бара. Ялгыз гына ял йортына барып кайткан ир һәм аның хатыны арасында тавыш, гауга чыга. Ачуланган ир өйдән әнисенә чыгып китә. «Үч алыр өчен» хатын таныш ир-атны кунакка чакыра. Ләкин бер-бер артлы кунак та килә, ире дә кире әйләнеп кайта. Җитмәсә, аны эзләп ял йортында танышкан чибәр кыз Зәйнәп тә килеп керә. Бер ел элек чакырылган сантехник та шул торышка килеп җитә. Вакыйгалар куерганнан-куера бара. Берәүләр сөйгән ярларын таба, икенчеләре югалта… Төп геройны уйнаган Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинның, гомумән, анда катнашкан калган дүрт артистның да үз рольләрен искиткеч оста уйнаулары таң калдырды. Ә инде спектакль барышында сәхнә янәшәсендә җанлы оркестрның моңлы-сагышлы көй уйнап торуы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерде һәм җанга аерым бер рәхәтлек өстәде. Шыгрым тулы залда утырган тамашачы артистларга кайнар алкышларын жәлләмәде. Спектакль комедия стилендә булса да, аңа тирән мәгънә салынган, чөнки әсәрдә күтәрелгән гаилә кыйммәтләре темасы һәр чор өчен мәңгелек булып калачак.
Кыскасы, Казанга барып килүебез файдалы да, уңышлы да булды, сәяхәтебездән канәгать калып, бик күп уңай тәэсирләр алып кайттык. Миңа калса, үзен татар милләтеннән дип санаган һәркем кайчан да булса Казанны барып күрергә һәм, әлбәттә, театрда спектакль карау мөмкинлеген дә күз уңыннан ычкындырмаска тиеш.
Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА,
социаль проблемалар бүлеге редакторы.
СПЕКТАКЛЬ ОШАДЫ
Казанга барып, «Татмедиа» бинасында урнашкан Татарстанның алдынгы газета-журналлары эшчәнлеге белән танышканнан соң, без дә аларга тиң куярлык контент булдырганыбызга тагын бер кат төшендем. Әйе, “Туган як” газетасы үзенең эчтәлеге белән дә, дизайны белән дә, журналистиканың заманча алымнарын куллану белән дә татар матбугатының үзенчәлекле бер басмасы булып тора һәм, әлбәттә, алдынгы «иптәшләре» арасында лаеклы урын тота, минемчә.
Матбугат йортыннан Казан Кремленә юл тоттык: Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете… Җәяү йөри торган Бауман урамын да буйладык. «Чәй йорты»нда сыйландык, тирда аттык һәм «терлек көтүенең» (атлар, жирафлар һәм башка тояклы хайваннар костюмнарын кигән «эшмәкәрләр») фотога төшәргә тәкъдимнәрен көчкә җиңеп, театрга юнәлдек. Тәэсир – «туристлар җәннәтендә» барысы да кыйммәтле!
Ә спектакль бик ошады. Җан рухи ризыкка сусаган булса кирәк! «Килә ява, килә ява…» постановкасын кызыксынып карадым. Зал тулы тамашачы, талантлы яшь артистлар, оригиналь музыкаль алым… Әйбәт спектакль.
Арган, ләкин рухи ләззәт алган хәлдә туган якларга юл алдык. Театрда алган уңай тәэсирләрне Спас-Сергач трассасындагы уй-чокырлар да боза алмады.
Ринат СӨННӘТОВ,
баш редактор урынбасары.
ТӘЭСИРЛӘРЕМ УҢАЙ
Мәркәзебез Казанга кылган сәфәрнең максатларының берсе – “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән танышу иде. Ай саен шуннан укучыларыбызга “Туган як” эчендә “Без – бергә!” газетасы килеп тора. Аның буенча җаваплы Динара ханым безне җылы каршы алды, шушы акционерлык җәмгыятнең генераль директоры Шәмил Садыйков (фотода О.Әндәрҗанов белән) рәислегендә түгәрәк өстәл оештырды. Шәмил Мөхәммәт улы биргән сораулар буенча аның газетабыз белән чын мәгънәдә кызыксынганы күренеп торды. Димәк, чынлап та, “Туган як” шундый югары дәрәҗәдә күрәсең, чөнки республика күләмендәге зур медиахолдинг җитәкчесе гади гына басма хезмәткәрләре белән аралашырга вакыт та тапмаган булыр иде бугай. Очрашу ахырында ул һәрберебезгә “Татмедиа” типографиясендә бастырылган, милләтебез тарихын үз эченә алган, каты тышлы зур “Татар дөньясы” китабын бүләк итте.
Аннары коллективыбызны кат-тан-катка йөрттеләр. Вакытыбыз тыгыз булганга күрә, төрле басма редакцияләре, татар радио студияләре тиз генә үз эшчәнлекләре белән таныштырырга тырышты. Һәрбересеннән без бүләк белән чыктык. Күчтәнәчләрдән күренгәнчә, алар, беренче чиратта, үзләренең продукцияләренә шул рәвешле реклама ясадылар булса кирәк. Шулай да, безгә күрсәткән игътибар күңелле булды һәм агентлык буенча экскурсия иң уңай тәэсирләр калдырды. Ә алда безне төшке аш һәм Казан Кремле белән Бауман урамы көтеп тора иде.
Илнар САДЕКОВ,
мәгълүмат бүлеге редакторы.
КАБАТ СОКЛАНЫП КАЙТТЫМ
8 апрельдә без Казанда булып кайттык. Әйтергә кирәк, бу хакта сүз моннан берничә ай элек чыккан булса да, юлга чыгачак көн бик тиз килеп җитте. Төрле максатлар белән Казанда күп тапкыр булырга туры килсә дә, коллектив белән янә юлга чыктык. Тормышта, эштә булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерә-төшерә юлыбыз бик күңелле узды.
Сәфәребез “Татмедиа” республика матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр агентлыгы белән танышудан башланды. Аның генераль директоры Шәмил Садыйков катнашында түгәрәк өстәл оештырылган иде, шунда агентлык эшчәнлеге белән таныштык, телебезне саклап калу, үстерү хакында фикер алыштык.
”Шәһри Казан”, “Без-бергә!” газеталары редакторы Радик Сабиров һәм журналист Динара Әхмәт 13 каттан торган бина эчендә кайнаган тормыш, милли басмалар редакцияләре, аларның проектлары белән таныштырдылар. Әдәби кафеда игътибарыбызны кесә форматындагы китаплар һәм «Хатлар йорты»ның татар телендәге котлау открыткалары җәлеп итте. «Татар-информ» агентлыгы, «Тәртип» радиосы, «Сабантуй», “Сөембикә” журналлары һәм башкаларының редакторлары яисә журналистлары белән күптән таныш булсак та, алар белән күрешеп аралаша алганга чиксез шат идем.
Сәфәребезнең икенче өлеше шәһәр белән танышу, аның истәлекле урыннарында булу, Г.Камал театрында спектакль карау белән үрелеп барды.
Казан, гадәттәгечә, искиткеч матур, аңа тагын бер тапкыр сокланып кайттым.
Румия ХАМЗИНА,
җаваплы сәркатип.
ҺӨНӘР ҮСТЕРДЕК
Казан Казан инде ул, юкка гына мәркәзебез диелмәгән бит, бөтен дөнья татарларын берләштерүче, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне гел алга сөрүче, шушы милли бәяләребезне саклап үстерү өчен бөтен илгә, хәтта дөньяга сибелгән милләттәшләребезне җыеп, төрле чаралар уздыручы үзәк ул.
Инде күп тапкыр биредә булсам да, һәр килгән саен бу искиткеч матур шәһәр яңа ягы белән ачыла, алган тәэсирләр һәрвакыт төрле була.
Бу юлы иң зур тәэсирне “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте калдырды. Әлбәттә, беренче чиратта, бу искитмәле оешма профессиональ кызыксыну уятты. Ә инде күп еллар укып килгән газеталар, “Казан утлары”, “Ялкын”, “Мәгариф”, “Сөембикә” кебек журналларны чыгаручы редакцияләр, андагы журналистлар белән аралашу-танышу үзе бер зур вакыйга булды.
Мәсәлән, “Сөембикә” журналын мин үземне белгәннән бирле диярлек укып киләм, элек ул “Азат хатын” дип атала иде һәм аны әнием һәрчак алды, мөстәкыйль яши башлагач үзем гел яздыра килдем. Хәзер инде аны кулга алгач, күз алдына редакция бүлмәсе, аны чыгаручы тәҗрибәле, билгеле журналистлар килеп баса.
Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы, Кабан күле, аның янында урнашкан Галиәскәр Камал театры, комедия булса да, тирән мәгънәле, тормышчан спектакль – барысы да искиткеч иде.
Әлбәттә, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм федераль университетында укучы оныгым Влад белән күрешү бик күңелле мизгел булды.
Кыскасы, сәяхәтебез бик кызыклы һәм файдалы узды, арып-талып булса да, зур канәгатьлек хисе белән кайттык.
Бу сәяхәтне оештырган өчен барча коллективыбыз исеменнән газетабызның баш редакторы Олег Хөсәен улы Әндәрҗановка олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Исәнлектә-саулыкта бергәләшеп шушындый күңелле сәфәрләр кылырга насыйп булсын.
Наилә ЖИҺАНШИНА,
мәдәният һәм әдәбият бүлеге редакторы.