29 сентябрьда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Пермь шәһәрендә Пермь крае татар мили-мәдәни мөхтәриятенең хисап-сайлау конференциясендә катнашты.
Илгиз Халиков катнашучы делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев исемннән сәламләде һәм актив милләттәшләребезгә рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Хисап-сайлау конференциясендә мөхтәриятнең төрле юнәлешләре буенча эшчәнлек турында чыгышлар ясалды.
Делегатлар мөхтәрият эшчәнлеген бертавыштан хуплап, Хәлил Фәрвәзетдиновны киләсе срокка сайлады.