tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсөяне Ил сөя!
Илсөяне Ил сөя!

Илсөяне Ил сөя!

Моннан 100 ел элек драматург Мирхәйдәр Фәйзи үзенең милли сәхнә җәүһәренә әйләнәчәк «Галиябану»ын язып, тамашачы хөкеменә тапшырганда, бу рольдә кайчан да булса Илсөя исемле, нәкъ ул уйлаган татар гүзәле – кара чәчле, карлыгандай кара күзле, карлыгач канатыдай кыйгач кара кашлы, сылу гәүдәле һәм сандугач җырыдай моңлы матур тавышлы артистка уйнарын күз алдына китерде микән? Китергәндер. Һәрхәлдә шуңа өметләнеп язган бит ул аны. Әшрәф Синяева, Ркоя Кушловская кебек талантлы җырчы кызларыбызны әлеге рольдә сәхнәдә күреп өлгерә автор. Ә Илсөя-Галиябануны күрсә, бик канәгать калу гына түгел, Хәлил, Исмәгыйль кебек үзе дә үлеп гашыйк булыр иде кебек!.. Төрле елларда татар театрына әнә шундый мәхәббәтле, моңлы, сөйкемле Галиябанулар килә тора. Тамашачы нәкъ аларның ихлас хисләре, таланты аша залда үзе дә хисләнеп, тәэсирләнеп яшь түгә…

Әйе, Илсөягә Ходай хатын-кыз матурлыгына өстәп талант биргән. Талантка өстәп, җыр тавышы, җырлау осталыгы да бүләк иткән. Табигатьнең мондый юмартлыгы әхлаклы гаиләдә үскән Илсөядә тырышлык, булдыклылык, тыйнаклык белән үрелеп бара һәм үз юлын яра. Ул шушы сыйфатлары белән тормышта гына түгел, нәкъ менә халык күрке булып, мөнбәрдән-сәхнәдән сокландырырга тиеш иде. Шулай була да! Апас районының Дәвеш авылындагы Җиһангир һәм Зәйнәп исемле парның төпчеге  Илсөя – бүген инде танылган сәхнә остасы, Татарстанның халык артисты Илсөя Төхвәтуллина!

Ике абыйсы, апасы кадерендә үссә дә, сабыйларының бәхете өчен армый-талмый хезмәт иткән әнисенең канат астында булса да, Илсөя биш яшьтә үк ата назыннан мәхрүм калган бала. Көтелмәгән фаҗига корбаны була алтын куллы механик Җиһангир. Нечкә күңелле кечкенә Илсөягә кадерле әнисенең күз яшьләрен күрү бигрәк тә авыр була. Аны юатыр өчен, әнисе беркайчан да сызланмасын, еламасын, авырмасын өчен ул табибә булырга тели. Мәктәп елларында бөтен чараларда катнашып, концерт-кичәләрдә җырлап-биеп, шигырьләр, озын поэмалар сөйләп, «коеп куйган артистка» булып үсеп килгән кыз, сигез классны тәмамлагач, чынлап та, Буадагы медицина училищесына укырга керә. Һәр баласын төпле һөнәр иясе итеп күрәсе килгән, аларга югары белем алырга юнәлеш биргән, үзе дә белеме буенча юрист, гомер буе җаваплы урыннарда эшләгән әниләре, булачак табибә кызы өчен шатланырга да өлгерми – бу өлкәнең һич тә үзенеке түгеллеген тиз төшенгән Илсөя, медицина белән хушлашып, кире өйгә кайта. Ә ике елдан соң, Мәскәүнең Щепкин исемендәге югары театр училищесында татар студиясе буласын ишеткәч, әнисенә әйтмичә генә, апасы белән серләшеп-киңәшеп, имтихан биреп карарга тәвәккәлли. Әлбәттә, аны кабул итәләр! Алай гынамы – театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов  әллә чынлап, әллә шаяртып: «Мин сиңа хәзер үк Мәйсәрә ролен бирәм, барып торма укырга», – ди. Кызының артистлыкка укырга керүе, Мәскәүгә китәчәге турындагы хәбәр шатландырмаса да, язмыш белән килешә Зәйнәп апа. Г. Камал исемендәге Академия театрында легендар «Зәңгәр шәл» спектаклендә  төпчек кызының Мәйсәрә, кияве Рамил Төхвәтуллинның Булат булып уйнаганнарын, алкышларга, чәчәкләргә күмелгәннәрен күрү бәхете насыйп була аңа, шөкер.

Илсөя әнә шулай башкалада белем ала. Бик сагынып, яратып искә ала ул студент елларын, укытучыларын, тулай торакта туганнар кебек яшәгән төрле милләт яшьләрен. Театрларны, музейларны!.. Бу – чынлап та зур бәхет. Шул Мәскәүдә туды аның чын мәхәббәте дә – театрның яшь артисты Рамил белән очрашуы, танышуы, табышуы да. Гастрольләр вакытында булачак артистлар янына килә Рамил. Килә, күрә… Аннан хатлар… Аннан туй!

Олы кызлары Индира – киноларда төшкән талантлы кыз. Әмма ул юрист булды. Кияүдә. Илсөяр белән Рамилгә Камил исемле онык бүләк итте. Төпчек кыз Диләрә – җырсыз яши алмый. Әтисе һәм әнисе кебек. Ул – консерваториядә укый.     Мин Илсөягә сорау бирәм:

– Шәһәрдә үскән балаларның дөрес һәм камил итеп туган татар телебездә сөйләшүе инде бер гаҗәп күренеш булып тоела. Сезнең кызлар моңа ничек иреште? Дөресрәге, сез? Башкаларга үрнәк булырлык нинди киңәш бирә аласыз?

– Без Рамил белән өйдә гел татарча сөйләшәбез. Рамил бит рус мәктәбендә укыган. Ул театр училищесының да рус бүлеген сайлаган. Татар курсына күчәргә аны режиссер үгетләгән. Шуннан ул бик тырышып татарча өйрәнгән. (Әйе, Рамил татарча искиткеч шәп сөйләшә, университетның татар теле бүлегендә дә бик уңышлы укып чыкты. Л. Ш.) Моның өчен иң беренче – теләк булырга тиеш. Кызларыбызны без өйдә гел татарча сөйләшергә гадәтләндердек. Әниемә дә бик рәхмәтле. Без гастрольләрдә чакта ул балаларга Алиш әкиятләрен дә ятлата, озын-озын шигырьләр дә өйрәтә иде.

 Илсөя үзенең зурлап үткәрә торган беренче юбилеена түгәрәк гаиләсе, тулы бәхетләр белән килде. Иҗат ягыннан да бәхет якты чыраен күрсәтте аңа. Сәхнәгә менгән һәр яшь артист кыз хыялланса да, бик сирәкләргә генә насыйп була төп музыкаль рольләрдә Илсөя кебек балку. Ире режиссер булган «Зөләйха» нәфис фильмында исә, (Гаяз Исхакый әсәре) Илсөя көчләп чукындырылган татар хатыны Зөләйханың ачы фаҗигасен, тетрәндерерлек эчке кичерешләрен табигый һәм ышандырып сурәтли белде. Гомумән, ул төрле пландагы рольләрдә үзенең тормышчан гадилеге һәм ихласлыгы белән сокландыра. Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява» комедиясендә ял йортында танышкан хатынлы ирнең өенә эзләп килеп, яратуын аңлаткан гаҗәеп сөйкемле һәм искитәрлек беркатлы Зәйнәп  дисеңме, Т. Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине» драмасындагы арба белән генә хәрәкәтләнүче гарип кыз – җәрәхәтле, әмма бай күңеле, рухи дөньясы белән тамашачыны әсир иткән Нурсинә дисеңме, «Алты кызга бер кияү»дәге һавалы Гөлчирәме, Галиәсгар Камалның «Банкрот»ындагы кечкенә эпизод – тәмләп-тәмләп гайбәт сөйләп утыручы кунак хатын дисеңме яки М. Горькийның «Мещаннар»ындагы укымышлы, җавапсыз мәхәббәттән бәргәләнгән бәхетсез Татьяна яки Шекспир трагедиясендәге королева Маргарита («Ричард III»), сугыш вакытының авырлыкларын җиңеп яшәүче Миңҗамал («Арбалы хатыннар», З. Зәйнуллин әсәре) – алар барысы да театраль пафосларсыз, эчкерсез хисләр белән бизәкләнгән, әмма төрледән-төрле холык ияләре. Театр эчендә төрле фестиваль кысаларында үткәрелгән спектакль-этюдларда Илсөя үзенең табигатенә һәм моңарчы башкарган образларына бөтенләй охшамаган характерлар тудырып та шаккаттыра. Аның әле ачылмаган сәхнә мөмкинлекләрен күрергә дә күрергә иде!

Илсөя тормышта ягымлы холкы белән дә аерылып тора. Әрсезләнү, көйсезләнү, борын күтәрү, мактану, кылану, сүзләшү, бәхәсләшү һәм… Илсөя. Андый сыйфатлар янына бу исем һич килешми, батмый. Чибәрлеккә икейөзлелек, кара йөз, караңгы чырай, гадәтсезлек ничек килешсен! Аны аңларлык гакылы да, мәгънәсе дә, тәрбиясе дә бар Илсөянең!

Танылган артисткабызның табигатенә, холык-фигыленә тагын ниләр хас?

Син яраткан ел фасылы? Син яраткан музыка коралы?

– Бөреләр ачылган яз вакыты. Скрипка.

Син яраткан җырчы, театр артисты?

– Әлфия Авзалова, Мәйсәрәне уйнаган Рауза апа Хәйретдинова.

Яраткан язучы?

– Бай, матур тел белән язган әдипләребез. Туфан Миңнуллинны, Аяз Гыйләҗевны яратып укыйм. Аяз абыйның «Әтәч менгән читәнгә» әсәрен әзерлибез бит әле театрда. Ролемне бик яратам.

Мәктәптә нинди фәннәрдән «5» ле алдың, кайсы фәнне яратмадың?

– Әдәбияттан «5» иде. Бик озын сочинениеләр язарга ярата идем. Ә төгәл фәннәр минем өчен түгел.

Кампитр, интернетка тәүлекнең күпме өлешен багышлыйсың?

– Кирәкле сорауларга җавап алыр өчен генә.

Руль артында барганда җырлыйсыңмы?

– Руль артында рольләрне кабатлыйм, җырлыйм да.

Авылыгызга кайтып йөрисезме? Туганнар бармы, нигездә кем?

– Туганнар бар, кайтып, нигезне саклап, карап торырга тырышабыз. Абыйларым бик кайгыртучан.

Гаиләдә табак-савыт шалтыраса, үзеңне ничек тотасың?

– Мин тиз суынам, онытам. Дәфтәрнең ул битен ябып ук куям.

Дини йолаларыбызны беләсеңме, догалар укыйсыңмы?

– Укыйм, әлбәттә. Йолаларны да үтәргә омтылып яшибез Рамил белән.

Синең тынычлыгыңны, кәефеңне бозарлык күренеш, сүз?

– Мәгънәсезлек, мәнсезлек.

Нинди сыйфатларны күрәалмыйсың ир-атта, хатын-кызда?

– Вәгъдәсез, сүзендә тора белмәгән ирләрне, бөтен җиргә тыгылып йөргән хатыннарны өнәмим. Хатын-кызның итагатъ саклавын яратам.

Сәхнә даныңның файдалы яки уңайсыз яклары?

– Игътибар итүләреннән уңайсызланам гына мин.

Нинди уй-хыяллар белән яши бүгенге Илсөя?

– Балаларга, оныкларга исәнлек-иминлек теләп.

Тормыш сиңа нинди сабак бирде башкаларга да әйтерлек?

– Сабырлык. Халык аны күптән әйткән: «Сабыр төбе – сары алтын». Һәм тагын әти-әни кадерен күбрәк белеп яшәргә кирәк.

Милләттәшләргә теләк:

– Еракларда милли рухны саклап яшәгән татарларыбызга сокланам, баш иям. Шулай дәвам итсен иде!

Илсөя! Юбилеең белән! Уңышлар сиңа! 

Луара Шакирҗан
“Халкым минем”
Ноябрь, 2017

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*