tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессның киңәйтелгән утырышы үз эшен башлап жибәрә
Көн тәртибендә катнашучылар өчен этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган  хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечкәлекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк. Төшке аштан соң пленар утырыш узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак  ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү дә каралган.

Татар конгрессның киңәйтелгән утырышы үз эшен башлап жибәрә

Бүген, 29 ноябрь көнне, Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы киңәйтелгән утырышы үз эшен башлап жибәрә. Көн тәртибендә катнашучылар өчен этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган  хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечкәлекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк. Төшке аштан соң пленар утырыш узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак  ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү дә каралган. Пленар утырышта Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин, Свердловск өлкәсе («Урал татарлары») татар конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллина һ.б. чыгыш ясаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*