tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессының киңәйтелгән утырышына теркәү дәвам итә
Татар конгрессының киңәйтелгән утырышына теркәү дәвам итә

Татар конгрессының киңәйтелгән утырышына теркәү дәвам итә

Бүген, 28 ноябрь көнне, Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы киңәйтелгән утырышына Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре килә башлады.

Әлеге вакытта Россиянең 47 регионыннан (шул исәптән Татарстаннан да) һәм 10 чит илдән  123 катнашучы теркәлү узды. Хәзерге минутларда да  килгән милләттәшләребезне теркәү дәвам итә.

Иртәгә, 29 ноябрь көнне, киңәйтелгән утырыш программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак  ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада пленар утырыш, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү, этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган  хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечкәлекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*