2022 елда Сергач округында югары оештыручанлык белән яңа форматта һәм яңа урында – Пьяна елгасы буендагы иркен, тигез тугайда гөрләп узган Кочко-Пожар сабан туеның быелгысы күп санлы халыкны (7 мең тирәсе) кабат культурасы, масштабы белән шаккатырды. Әлеге тарихи, грандиоз вакыйгадан соң ике атна вакыт узып китсә дә, Кочко-Пожарда рәсми статуста үткән I Сергач округы Сабан туеның халык теленнән төшкәне юк. Бу инде бәйрәмнең һәр кешегә ошаганы турында сөйли. Ә аның байрагын Шөбиленең яшь фермеры Ильяс Арифуллин һәм Кочко- Пожар авылының спорт ветераны Илһам Жиһаншин күтәрде. Ә инде ике ел эчендә шушы Сабан туеның абруен искитмәле югарылыкка мендергән эшмәкәр, Сергач округы депутаты, өлкә милли көрәш федерациясе президенты, Кочко-Пожар авылының инициатив төркеме рәисе, Нижгар татарлары конгрессында Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаиповның җәмәгатьчелек юнәлешләрендәге уңышларына сокланимый мөмкин түгел. Шундый егетләребезнең фидакарь хезмәте аркасында мирасыбыз җәүһәре булган Сабан туе мең яшәячәк.
Киң колачлыкта бай программалы булып актив узган матур, сокланырлык милли бәйрәмебезнең даны Нижгар татарларының башкаласы Сергач җирлеге чикләреннән чыгып, милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләргә дә киң таралды һәм шуның белән Сергач татарлары абруе тагын бер баскычка күтәрелде дип өметләнәсе килә. Хәзер безнең Сергач Сабан туе турында Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) белә. Аның вәкаләтле вәкиле Ринат Зиннәтуллин үз күзе белән сабантуйның зурлыгын, күркәмлеген һәм халыкчан булуын килеп күрде, бәйрәмебезнең олы сәхнәсеннән чыгыш ясады, туган телебезне, милли мәдәниятебезне саклап үстерүебезгә соклануын белдерде һәм Сабан туеның төп оештыручыларын – Сергач округы башлыгы Олег Радаев белән округ Советы депутаты Ирфан Шаиповны БТКның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры, безнең кү- ренекле актуклы якташыбыз Рифат Фаттахов та Сабан туебызда олы кунак булды һәм аның бәйрәмебезгә керткән өлешен аерым билгеләп үтәсебез килә. Беренчедән, бу Сабантуйны бөек татар җырчысы, авылдашы, безнең горурланырлык шәхесебез Р.Ваһаповка багышларга бик теләп ризалыгын бирде. Икенчедән, үзе белән Р.Ваһапов исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс лауреатларын алып килде һәм алар искитәрлек матур концерт куйды. Өченчедән, нәкъ аның инициативасы һәм булышлыгы белән Татарстанның популяр халык артисткасы Зөһрә апа Шәрифуллина бездә махсус кунак булды һәм күп санлы халыкны ретро-хитлары белән сөендерде. Ә мәшһүр җырчыбызның исемен мәңгеләштерүгә, иҗатын пропагандалауга зур өлеш керткәннәре өчен Рифат Әхмәтович Кочко- Пожар территориаль бүлеген һәм “Туган як” газетасы редакциясен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов белән өлкәбезнең рухи лидеры Гаяз хәзрәт Закиров та Сергач округы Сабан туеның дәрәҗәсен нык күтәрде.
Ә өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Паков губернатор Глеб Никитин белән өлкә парламенты рәисе Евгений Люлин исеменнән барча Сабантуй кунакларын һәм хуҗаларны кайнар котлады, иң алдынгы хезмәткәрләрне төбәгебезнең вәкаләтле органнары исеменнән Рәхмәт хатлары белән бү- ләкләде.
Күрше Спас округы хакимияте һәм андагы милләттәшләребез исеменнән шушы җирлекнең депутатлар Советы рәисе Рамил Әхмәт улы Салихҗанов та округ статусындагы милли бәйрәмебезне югары биеклектә оештыручыларга олы рәхмәтләрен ирештерде, авыл территориаль бүлеген бүләкләде.
Сабантуйны ачкан кебек үк, аның тантаналы өлешен йомгаклау өчен дә сүз Сергач округы башлыгына бирелде. Олег Анатольевич тагын бер тапкыр милли бәйрәмебезнең төп әһәмияте – җир кешесен зурларга, халыкара дуслыкны ныгытырга корылганы турында искәртеп үтте һәм округның күп санлы хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Аларның тулы исемлеге белән безнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләребездә танышырга мөмкин.
Узган елдагыча, бәйрәмнең тантаналы өлешен тиешле югарылыкта бертуган Ринат белән Гөлнара Яруллиннар алып барды. Ә аларның энесе Марат һәм Ильмира Нагимова төнге дискотеканы кызу кабызды. Сергач округы Сабан туеның тантаналы өлешенә шунда нокта куеп, Р.Ваһаповның 115 еллыгына багышланган мәдәни программасына кыскача тукталып үтик.
Кочко-Пожар мәдәният йорты дирекциясе инициативасында һәм Сергач округы мәдәният бүлеге теләктәшлегендә узган Р.Ваһапов исемендәге округара җырчылар конкурс-фестивале Сабан туеның мәдәни программасын 10.30 сәгатьтә ачып җибәрде. Аның барышында I турда сайлап алынган 16 һәвәскәр чыгыш ясады һәм дүрт яшь төркемендә җиңүчеләрне шушы иҗади бәйгенең төп спонсоры булган Руслан Насибуллинның әнисе, жюри рәисе Асия апа белән Сергач округы мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина бүләкләделәр. Бу фестивальнең дәвамын киләсе елда да күрербез дигән өметтә торабыз.
Аннары бер сәгатьлек матур концертны Марат Эксанов, Диана Арифуллина, Илдус Харрясов, Рамил Хөсәинов, Ринат һәм Гөлнара Яруллиннар, Ландыш Баһави бирделәр.
Ә бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң Ваһапов фестивале концертын Зөһрә апа “Су буенда учак яна” дигән җыры белән ачып җибәрде. Монысы инде безнең бәйрәмгә аеруча рас килде, чөнки бу көнне суы да, учагы да бар иде.
Тантаналы ачышта Р.Ваһапов репертуарыннан “Фирдәвескәй” җырын башкарган Азат Абитов, Ранис Габбазов, Гөлия Сагиева җырлары да тамашачылар күңеленә хуш килде, кайнар алкышларга лаек булды.
Әмма ләкин Р.Ваһаповка багышланган мәдәни программа шуның белән генә бетмәде, кояш офыкка кереп югалганчы төп сәхнәдән җыр-моң агылып торды, тирә-як авыллар һәм округ- лар үзешчәннәре тарафыннан тагын 42 чыгыш булды һәм бу көнне барлыгы 133(!) музыкаль бүләк яңгырады.
Агымдагы елда төбәгебез авылларында үткән шушы иң зур сабантуй көрәшендә дә иң күп көрәшче (83) көчен сынады. Билбаулы көрәш ярышлары җирле Кочко-Пожар фермеры Илдус Шаиповның 45 яшьлек юбилеена багышланган иде һәм төп бүләкне – матур атны ул үзкуллап абсолют чемпион булып калган Эмиль Незаметдиновка тапшырды.
8 авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм бүләкле урыннар алучылар исемлеге белән шулай ук “Туган як” газетасының социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә таныша аласыз. Ә безнең бары тик шуны гына әйтеп үтәсебез килә: өлкә милли көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаипов халык бик тыгыз чолгап алган көрәш мәрәсе эчендә билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясенең элекке президентларын (Наил Аймасов, Рамил Салихҗанов, Максут Сәмиуллин) Рәхмәт хатлары белән һәм акчалата бүләкләде. Шулай ук милли көрәшебезне үстерүгә һәм җәелдерүгә зур өлеш кертеп килүче тренерларны да (Зәки Валемеев, Рамил Мусин, Рамил Юсупов, Рафаэль Арифуллин), I Идел буе Сабан туенда феноменаль җиңү яулаган көрәшчеләребез Хадис һәм Ханнән Камалетдиновларны, ул бәйрәмдә үз авырлыгында (82 кг) беренче булган Дамир Юсуповны да бүләкләде. Ә Руслан Арифуллинның “Матур көрәш өчен” бүләгенә мәдәнәле Динар Невмятуллин лаек булды. Шөбиле фермеры Фаил Арифуллин ветераннар арасында игълан иткән көрәштә пожарлы Ирфан Фәхретдинов җиңү яулады.
Мини-футболда да 20 команда арасыннан җиңү бәхете пожарлыларга елмайды. Ә менә волейболда сергачлыларга тиң юк иде – 7 команда арасыннан бүләкләнүчеләр өчлегенә бары тик Актук командасы гына керә алды.
Гомумән, бала-чаганы, яшьләрне һәм өлкән буынны күз уңында тотып, бу көнне бәйрәм мәйданында сабантуйга хас булган уен-конкурсларны, ярышларны һәм турнирларны үз эченә алган 15 спорт чарасы узды һәм аларда катнашкан берәү дә бүләксез калмады. Шуңа Сергач округы хакимиятенә, шәхсән аның җирле үзидарә башлыгы Олег Радаевка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисинага, Кочко-Пожар мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм үзешчәннәренә, шәхсән аның директоры Ибраһим Мусинга, Сергачның балалар һәм яшүсмерләр үзәге директоры Сергей Курицынга, тәртип һәм сәламәтлек сагында торган хезмәткәрләргә, милли көрәшебезнең оештыру эшләрен тулысынча үз өстенә алган билбаулы өлкә көрәш федерациясенә һәм мәйданны тутырып килгән, бәйрәм өлеше алган һәрбер кешегә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
Олег ХӨСӘИНОВ.