Казанда Иске Татар бистәсендә туристларны җәлеп итүнең яңа нокталары барлыкка киләчәк. Яңа проектлар «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашындагы эш төркеме кысаларында каралды.

Идеянең авторы, шәһәрнең бер туристик компаниясенә нигез салучы Нина Ильина фикеренчә, экскурсоводның яңа образы туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Эш киңәшмәсендә катнашучылар «Казанбай һәм аның дуслары» брендын булдыру идеясен хупладылар, дип хәбәр итәләр «Иске шәһәр» префектурасында.