tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам темасына фильмнар
Ислам темасына фильмнар

Ислам темасына фильмнар

Татар мәгърифәтчеләре һәм дин эшлеклеләре турындагы бихисап мәгълүматларны туплап, халыкка җиткерүче талантлы документалист-режиссер Әмир Гатауллин үзе дә – борынгы, зыялы байлар нәселе дәвамчысы. Ул әлеге проектларга җан таләбе буенча алына, аеруча мактауга лаек эшчәнлегенә үзе кебек үк белемле, ихлас, энтузиаст иҗат кешеләрен, дусларын да җәлеп итә.

“Режиссер һөнәре визуаль картиналар белән уйлый белүне, уңышлы ракурслар төзүне, кадрлар композицияләрен төгәл күрә белүне, уңышлы монтажны алдан күзаллауны да үз эченә ала. Башка иҗади хезмәттәгечә аның үз мәшәкатьләре җитәрлек. Гомумән, документалист – ул берьюлы режиссер да, сценарист, оператор, монтаж ясаучы да”, – ди Әмир Гатауллин. Ул төшергән документаль фильм­нар инде Казан ислам университетында, Россия ислам институтында һәм күп кенә мәдрәсәләребездә күрсәтмә әсбаплар буларак кулланыла.

“Урта мәктәптә укыганда ук, документаль фильм төшерү хакында хыяллана идем. Ул уй-хыяллар буш урында тумады, чөнки әбием Мөнирә балачагымда ук безнең нәселебез тарихы турында җентекләп сөйли иде. Ә минем балачагым, шушы әбием, әнием Резеда һәм ике кыз туганым Фәридә һәм Диләрә белән берлектә Казанның Сабитовлар утары дип аталган, Габдулла Тукай урамындагы утыз беренче йортта үтте. Ул хәзер республикакүләм архитектура һәйкәлләре исемлегендә. Әлеге бинаның тулысы белән сәүдәгәр Гайнетдин Сабитовныкы булуы, ә ул Казанда җитештергән милли баш киемнәренең, түбәтәйләрнең Россия империясендә иң сыйфатлылары булып саналуы, аларның Россиядә һәм чит илләрдә үткән зур сәнәгать күргәзмәләрендә һәрчак беренчелек кенә яулавы миңа кечкенәдән мәгъ­лүм иде.

Гайнетдин Сабитов заманында Юныс һәм Борнай мәчетләренең матди чыгымнарын кайгырткан бай сәүдәгәр дә әле. Апас районының Әлмәндәр авылында туып-үскән, бик ярлы гаиләдән, башта Казандагы бер байга ялланып эшләгән, самавыр ташучы булган. Әлеге бай аның үтә зиһенле икәнен күргән һәм үз янына алган. Аннары Гайнетдин Сабитов үз эшен башлап җибәреп, аякка бас­кан, сату эшләрен бик уңышлы алып барып, җәмгыятьтә дә олуг ихтирам казанган. Бервакыт ул бертуганының кызының (ягъни әбиемнең әнисе Фатыйманың) хәләл җефетен, Габдрахман Габделвәлиевне үзенә приказчик итеп эшкә урнаштырган.

Шулай итеп, без – шушы Гайнетдин Сабитовның (1857-1917) бик якын туганнары нәселеннән. Минем дәү әтиемнең әтисе, Габдрахман Габделвәлиев, татарларның беренче театраль тамашаларында да катнашкан кеше. Ул кубызда да уйнаган, Галиәсгар Камал белән дә аралашкан. Бик дини кеше, әмма шул ук вакытта җәдитчелеккә карата да яхшы карашта булган. Татарлар гел дини белем өлкәсендә генә булырга тиеш түгел, дөньяви белемнәрдән башка алгарыш юк, бары шушы юл буенча гына барып, Аллаһы Тәгаләнең Бөеклегенә тагын да ныграк төшенеп була дип санаган… Әбием миңа үз нәселебез турында шулкадәр тәэсирле итеп сөйли иде, үсеп җиткәч үк, бу хакта фильм төшерәсем килә башлады. Милләтебез, дин тарихы белән бәйле белемнәргә бик хирыс мин. Ни гаҗәп, бу балачак хыялларым тормышка ашты”, – ди әңгәмәдәшем.

Әмирнең урта мәктәпне тәмамлау белән үк дини белем аласы килгән, әмма бераздан “гамәли эшләр башкарырлык һөнәр сайласам, җәмгыять өчен күбрәк файда китерермен” дигән нәтиҗәгә килгән. 1999 елны Казан дәүләт технология университетын уңышлы тәмамлаган һәм укуын аспирантурада дәвам иткән. Әмма ул елларда илебездәге икътисад хәле начар һәм тормыш алып бару авыр булу сәбәпле, кандидатлык диссертациясен якламаган, аспирантурадан киткән… “Мин һәрвакыт кинофильмнар иҗат итү турында хыяллана идем, – ди Ә.Гатауллин. – Шуңа күрә инженер һөнәренә укуым алдагы елларымда яхшыга гына булды. 2001-2003 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алдым һәм шул ук вакытта Казандагы телекомпанияләрдә дә хезмәт куйдым. “Казанда мөселман телевидение каналы ачылса, яхшы булыр иде!” дип тә хыяллана идем.

1990 еллар башы. Мәктәп­ләрдә актив рәвештә татар теле өйрәтелә башлаган еллар иде бу, ислам нигезләрен укыта, татар һәм гарәп телен өйрәтә торган курслар да бар иде инде. Дини оешмаларыбызга мәчетләр, мәдрәсәләр кайтарылып бирелә башланган вакытлар… Шул чакта мин дә җирле телевидение буенча баручы, “Язма мирасыбыз нигезләре” дип аталган һәм гарәп графикасын өйрәтүче программаны карый башладым. Ул елларда Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә мөхтәрәм затларыбызның берсе, Габделхак хәзрәт Саматов та эшли һәм аның җомга вәгазьләрен мин дә, башкалар белән беррәттән, бик тәэсирләнеп тыңлый идем. Шул чакларда ук шушы шәхесләребезне, гомумән, татар халкының әлеге тарихи чорын кинофильмнарда мәңгеләштереп калдырырга кирәк дигән уйлар килә иде, ләкин мондый кинофильмнар төшерү өчен мөмкинлекләрем юк иде әле. Һәм менә, 2000-2004 елларда Казандагы телевидение компанияләрендә эшләп, тәҗрибә туплагач, ниһаять, 2004 елны мин зур булмаган үз телевидение студиямә нигез салдым. Аңа “Luck ray” дип исем бирдек”.

Фикердәшләре, журналистлар Алмаз Минвәлиев һәм инде, кызганыч, бакыйлыкка күчкән Фәнис Батыршин белән бергәләп, Ә. Гатауллин зур документаль фильм иҗат итүне үз алдына максат итеп куя. Бу изге максатлы эшләре озак еллар дәвам итә, аны бик тиз арада төгәлләп чыгарга да ашыкмый алар. Ислам дине темасына багышланган беренче эш бары тик 2016 елда гына әзер була. Бу чорда иҗат компаниясе төрле тарихи мәгълүматлар туплау өчен кайларга гына бармый: Татарстан мөселманнарының баш мөхтәсибе, баш казые Габделхак хәзрәт Саматов һәм башка хәзрәтләрнең җәмәгать эшчәнлекләрен яктыртачак материалларны Чистайга һәм үз эшчәнлеген инкыйлабка кадәр дәвам иткән Кизләү мәдрәсәсе урнашкан Норлат районына барып туплыйлар. Самара өлкәсендә, Камышлыда сакланып калган борынгы мәчеттә, Ульян өлкәсендә, Чуашстанның Батыр районында, Аксубай районының Ибрай авылында һәм Буа районында да булалар. Татар хәзрәтләре һәм ишаннары эшчәнлегенә багышланган эшләре өчен шактый күп материал җыялар, Үзбәкстан, Дагстанга да юл алалар. Һәм 2016 елда Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров җитәкчелегендәге кыска метражлы “Татар ишаннары” дип аталган документаль фильм дөнья күрә.

Шушы еллар эчендә “Luck ray” студиясе берничә дистә белгеч белән эшли. Кемдер бу өлкәдән бөтенләйгә үк китә, чөнки әлеге сферада эшләү шартлары үзенчәлекле, иртәнге тугызга килеп, кичке бишкә кадәр генә ыштан туздыру дигән нәрсә юк биредә, мондый хезмәт бар көч-куәтеңне биреп эшләүне таләп итә. Бу бизнес-проект та түгел. “Беренче фильм –  “Татар ишаннары”н төшерүегез нинди хатирәләр белән истә калды соң?” – дим режиссерга.

“Минем өчен ул тарихи, кызыклы һәм хәтта мистика белән бәйле мәгълүматларга бай булуы белән истә калды. Без Казанның соңгы ишаны булып саналучы Гарифулла ишан Гайнуллин (1894-1984) турында аның кызы Зөбәрҗәт ханым Мөхәммәтҗанова белән дә әңгәмә кордык, ул әтисе белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Ислам гыйлемен саклау эшчәнлегендә булганга күрә аның әтисен 1930 елларда НКВДга чакырып бик нык тинтерәтә торган булганнар”.

“Коръән – иңүдән алып Казан басмасына кадәр” дип аталган документаль фильм режиссеры буларак, 2018 елны Әмир Гатауллин Казан хакимиятенең махсус призына лаек булган. Дин әһелләре хакындагы фильмнар төшерү идеясен хуплап, аларның сценарийларын бергәләшеп язарга алынган Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров белән хезмәттәшлек итүен дә бары тик уңышлы хезмәттәшлеккә тиңли ул.

“Бу хөрмәтле хәзрәтнең тирәнтен белемнәре эшләребездә һәрвакыт бик булышлык итә. Безнең иҗат командасы төшергән фильмнар исәбе инде берничәгә тулды: 2017 елны бөек галимебез юбилеена туры китереп, Галимҗан Баруди турында документаль фильм эшләдек, моның өчен шактый тарихи архив тупланды. 2018 елны инде ике проектыбызны: “Мәрҗани” һәм “Коръән – иңүдән алып Казан басмасына кадәр” дип аталган фильмнарыбызны төгәлләдек. Алар Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларына күрсәтелде. Аларның кайсыберсе ярты сәгать кенә дәвам итсә дә, үз эченә күп мәгълүмат алды һәм алар күпләргә ошады”, – ди режиссер.

Шундый уңышка ирешкән фильмнарның берсе, 2019 елны, Апанай мәчетенә 250 ел тулу уңаеннан төшерелгән “Апанай мәчете” документаль фильмы Казандагы Халыкара мөселман киносы фестивале тамашачыларына да күрсәтелгән иде. “Апанай мәчете”нең әле шулай ук Истанбулда узган Төркия Халыкара документаль кино фес­тиваленә махсус чакыру алуын да ассызыклыйк.

“Проектларыбыз өчен билгеле бер тәҗрибә тупланылды, – дип сүзен дәвам итә Әмир. – Махсус постановкалар төшереп, аны документаль материаллар белән берләштерә башладык. Шулай эшләгәндә, фильм тамашачы өчен кызыклырак булып килеп чыга, аның динамикасы арта, мәгълүматлар да яхшырак истә кала.

2020 елда Әмир Гатауллин иҗат командасының мәгъ­рифәти эшчәнлегендә тынлык туган иде. Эпидемия факторы, үзчикләү чоры аның Мөхлисә Буби һәм татар сәүдәгәр-меценатлары хакындагы ике яңа проекты белән бәйле эшләрен артка чигерде. Һәм менә быел бу ниятләре өчен юл ачылды.

“Мөхлисә Буби, татарлардагы дин эшлеклесе, бердәнбер хатын-кыз казый турындагы фильмыбыз да уңышка ия булыр, дип уйларга җөрьәт итәм. Меценат татар байлары, сәнәгатькәрләре турындагы фильм белән инкыйлабка кадәрге Россиядә яшәгән татарларның уңышларын искә аласыбыз килә. Шундый бер сәүдәгәр туганының буын дәвамчысы буларак, мин бу хакта әбием сөйләве буенча яхшы беләм. “Дин буенча иптәшлек”кә (“Товарищество по вере”) кергән уңышлы сәүдәгәр Гайнетдин Сабитовның иганәчелеккә керткән өлеше хакында балачагымда күп тыңлап үстем. Бу гаять бай шәхесләребезнең кайберсе түбәннән күтәрелгән. Байлыкка һәм җәмгыятьтә зур йогынтыга ия булганнан соң да, алар үз нәсел тамырларын онытмыйча, гади халык турында уйланган, акчаларын милли мәгъ­рифәт үсешенә, мохтаҗларга булышлыкка, мәчет-мәдрәсәләр, күперләр, хастаханәләр төзетүгә дә юнәлдергән. Аларның күбесе китаплар, газета- журналлар бастырган. Вакыф-милек төзеп, шуңа мәчетләр, мәдрәсәләр, дистәләрчә татар мәктәпләре торышын кайгырткан. Талантлы татар яшьләрен дә чит илләрдә укытканнар бит…

Өченче проектыбыз – “Совет вакытындагы ислам” документаль фильмын да төгәлләячәкмен. Ул шушы ел ахырында әзер булачак. Әлегә сценарий языла, уйнар өчен актерлар сайлана.

Татарларның, исламга кайтуына каршы көчле кысрыклау­лар алып барылуына да карамастан, динебезне сак­лап кала алулары турындагы мәгълүматларны унбиш ел тупладым. Миңа бик күп вакыйгаларны, әңгәмәләрне камерага төшерергә мөмкинлек булды. Алар арасында мәшһүр дин әһелләре дә бар, бу төбәкләрдә  яшәүче гади халык вәкилләре дә бар. Аларның күбесе бу дөньядан китте инде. Минем бурычым – динебезне саклап калуга, дини белемнәр өйрәтүгә шушы шәхесләр тарафыннан кертелгән хезмәтләрне башкалар күңеленә җиткерү.

Документаль, фәнни-популяр киноның үз тамашачысы бар. Мондый, масштаб­лы фикер йөртүче кешеләр, яңалыкларга омтылучылар һәрчак табыла һәм алар булганда рухи хәзинәләребезгә йөз тоткан көчле фильмнар да иҗат ителәчәк. Динебез, алгарышыбыз өчен янып йөргән мондый шәхесләрнең тагын да артуын телим. Гомумән, татар җәмгыятенең белем дәрәҗәсе тагы да югарырак булса иде дип, догалар кылам. Бу дөньяда саваплы гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылып калырга ашыгырга кирәк. Моны үз балаларыма да яхшылап аңлатам. Гомумән, нәселебездәге асыл, рухи кыйммәтләрнең югалмавын телим”.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*