tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борынгы Болгар шәһәрендә традицион “Изге Болгар җыены” бәйрәме башланды
Борынгы Болгар шәһәрендә традицион “Изге Болгар җыены” бәйрәме башланды

Борынгы Болгар шәһәрендә традицион “Изге Болгар җыены” бәйрәме башланды

Бу минутларда Татарстанның Спас районында традицион «Изге Болгар җыены» бәйрәме старт алды.

Россия мөселманнары, бигрәк тә татарлар өчен бу вакыйга бик мөһим. “Телебез, гореф-гадәтебез, иманыбыз – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән амәнәтебез. Балаларыбызга асыл тәрбия бирик, Аллаһ шул гамәлләрдә безгә иминлек бирсә иде. Ходайның рәхмәтенә омтылып кылган эшләребез җимешләр бирер. Якыннарыбызны яхшылыкка өндәсәк, аларны иминлеккә илтик”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, ТР көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, чараны ачып.

Бәйрәм кысаларында рухи музыка концерт программасы оештырылды. Тамашачылар татар һәм гарәп телендә мөнәҗәтләр һәм нәшидләр тыңладылар.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*