tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ИЯЛИның сәнгать белгечләре үткән елга нәтиҗә ясады
ИЯЛИның сәнгать белгечләре үткән елга нәтиҗә ясады

ИЯЛИның сәнгать белгечләре үткән елга нәтиҗә ясады

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый-гамәли сәнгать, театр һәм музыка бүлеге 2021 елга нәтиҗәләр ясады.

«Без бүген фәнни хезмәтләребез белән имтихан тотып кына калмыйбыз, сәнгать өлкәсендәге проблемаларны да күтәрәбез. Киләчәккә планнар да корырбыз», — дип башлап җибәрде бүлек мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.

Галимә үз чыгышында сәнгать белгечләренең татарлар яшәгән төбәкләргә экспедицияләргә чыгуын, Россия төбәкләрендәге комплекслы экспедицияләрдә катнашуын ассызыклады

«Татарстаннан читтә яшәүче татарларның мәдәни мирасын өйрәнү үзе аерым бер зур тема. Бу мәсьәләдә уртага салып сөйләшәсе проблемалар күп әле», – диде Рауза Солтанова. Ул күрше республикалар белән берлектә комплекслы экспедицияләр кирәклеген дә әйтте.

Галимнәр тасвирый-гамәли сәнгать, театр һәм музыка бүлеге чыгарган басмалар турында мәгълүмат бирделәр. Болар — фәнни экспедиция һәм халыкара сипмпозиум материаллары тупланган «Калейдоскоп культур», «Многонациональное искусство ткачества» җыентыклары, «Дина Валеева. Жизнь в искусстве», «Олег Кульпин. Кистью и сердцем», «Школа мастеров (Художественное образование в сфере сценографии в Казани)», «Художественные коллекции в музеях Татарстана. История и принципы формирования» һәм башка китаплар.

Утырыш кысаларында «Искусство графики Баки Урманче. Истоки, традиции и новаторство» монографиясе тәкъдим ителде.

Утырышта Казан консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, ТР Мәдәниятне үстерү ресурс үзәге вәкилләре, рәссамнар катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*