tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галиябануның теккән киемнәре Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буенча таралган
Галиябануның теккән киемнәре Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буенча таралган

Галиябануның теккән киемнәре Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буенча таралган

Ул – Галиябану Минһаҗи Кыз үзенең эшен 15 яшендә үк ача. Бүген аңа – 18. Галиябану тегүчелек белән кечкенәдән үк яратып шөгыльләнә. Дөресен әйткәндә, 13 яшендә үзенең беренче заказын кабул итә.

Галиябануның тегүчелек эше белән мавыгуы көтелмәгән бер вакыйгадан башланып китә. Туганнары-дусларына күрсәтү өчен генә ул үзенең теккән свитшотын инстаграм социаль челтәренә куя. Шул ук көнне аңа тагын бер свитшотка заказ килә. Шуннан соң ул ике елдан абыйсы Айзат Минһаҗи белән берлектә үз брендын булдыра.

Проектының концепциясе килгәндә, ул бик гади һәм безнеке. Галиябану үзе теккән өс киемнәрендә заманәлиф алфавитында татарча сүзләр чигә. Заказ ясаучы киемнең төсен һәм нинди сүзләр буласын үзе сайлый. Ул татар мәдәниятенә кагылышлы төрле җөмләләр, җырлардагы сүзләр, татар әдәбиятыннән гыйбарәләр, яисә шәхси язулар булырга мөмкин. Иң мөһиме – ул татар теленә, гомумән татарларга кагылышлы булырга тиеш.

Бу проектның төп максаты – татар телен популярлаштыру. Бүген яшьләр идивидуальлекләрен күрсәтә торган әйберләрне сайлыйлар. Алар арасында өс киеме дә зур урынны алып тора. Шунлыктан Галиябануның теккән “сүзләре” замана таләпләргә туры килә. Алар арасыда Татарстан байрагы төсләрендә ясалган худилар, кызлар ярата торган пастель төсендәге свитшотлар. Өстәвенә алар барысы да матур шрифтлы язулар белән тулыландырылган. Һәр заказның якасында сатып алучының исеме языла. Бу брендның тагын бер текә үзенчәлеге булып тора.

2019 елны Галиябану заманәлифне кулланып беренче свитшотын тегә. Бу эшне ул көненә 12 сәгать тегеп-чигеп, өч атна дәвамында башкарып чыга. Бу киемдә 180нән артык сүз һәм мәкаль чигелгән. Алар арасында  һәр татарга да таныш булган «Дәртле, моңлы Казан», «Минем тел – минем байрак» дигән гыйбарәләрне табып була.

Галиябануның теккән киемнәре Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буенча таралган. Мәсәлән, свитшотларга заказлар Төркия, Казахстан, Кытай илләреннән дә килә. Аларны ешрак яшьләр үзләре киеп йөрергә яисә бүләккә ала. Әлбәттә, Галиябану белән Айзат бу нәтиҗәдә генә туктап калмыйлар. Быел августта алар «iВолга» яшьләр форумында Идел буе федераль округы гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм фондыннан грант оталар. Шул грант акчасына алар киләсе җәйгә брендларының яңа – Татарстанга багышланган – коллекциясен чыгарырга ниятлиләр. Шулай ук абый белән сеңел үзләренең брендларын бөтен дөньяга тагы да күбрәк тарату өстендә эшлиләр.

Галиябануның үзе турында да берничә сүз әйтеп китмичә булмый. Үзенең проектнын булдырырга кыюлыгы җиткән кыз тегү белән генә шөгельләнми. Ул күп санлы конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашып беренче урыннарга лаек булырга да өлгерә. Мәсәлән, 2018 елны Галиябану халыкара олимпиадада җиңә. 11нче сыйныфны тәмамлап, БДИларын уңышлы биреп ул КФУга укырга керә. Анда да ул ике юнәлеш буенча белем ала. Төрле форумнарга, фестивальләргә Галиябануны спикер буларак та чакыралар. Сәләтле кеше бар нәрсәдә дә сәләтле дигән сүз, минемчә, нәкъ аның турында.

Галиябану эшенең төп максаты  – татар халкы өчен заманча, текә кием булдыру. Аның бренды – татар теле, татар рухы белән янган, үз милләтен, халкын күтәрергә теләгән кыз тарафыннан булдырылган проект. Ихластан эшләнелгән эш хәерле була, диләр. Галиябануның теккән киемнәрен күргәч проектның ни өчен үсеш алганын шунда ук аңлап була. Һәр чигелән, тегелгән әйбер ихластан эшләнелгән, нинди дә булса табыш өчен генә түгел. Нәкъ менә шушы сакчыллык, пөхтәлек аны башка брендлардан аерып та тора.

 Алсу Шәмсетдинова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*