tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Юныс Әхмәтҗанов: «Хезмәтем — җан рәхәте»

ВИДЕО: Юныс Әхмәтҗанов: «Хезмәтем — җан рәхәте»

Юныс Әхмәтҗанов 1927 елның 28 февралендә Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туа. Әтисе Әхмәтҗан 1930 елда гаиләсе белән Казанга күченә, мех фабрикасында эшләп, «стахановчы» даны ала. Әнисе Зәйнәп Яңа Бистәдә мәҗлес сыйлары әзерли торган аш-су остасы булып таныла. Яшьли әтисез калгач, гаиләне кайгырту биш баланың олысы Юныс өстенә төшә.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач, ул завод ашханәсенә эшкә урнаша. Аның аш-су әзерләүгә һәвәслеге шунда беленә. Үсмер генә була да, Юныс авыл һәм шәһәр татарларының туклану рәвеше белән кызыксына, белгәннәрдән киң таралган ризыкларны әзерләү ысулларын сораша. 1943 елны тырыш һәм сәләтле егетне кулинария училищесына юллыйлар. Махсус белем алганнан соң, Юныс Әхмәтҗанов профессиональ дәрәҗәдә эшли башлый.

1951 елдан Казан ашханәләре һәм кафеларында производство мөдире була. 1957 елда рәсми рәвештә «аш-су остасы» исеме ала. 1968 елдан — яңа ачылган «Татар ашлары йорты»ның производство мөдире. 20 йөзнең соңгы дистәләрендә «Татар ашлары йорты» Казандагы җәмәгать туклануы оешмалары арасында иң яхшысы санала һәм аны шул дәрәҗәгә күтәрүче кеше, шиксез, оста һәм остаз Юныс Әхмәтҗанов була.

Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов татар ашлары белгече, аш-су остасы гына булмыйча, ризык әзерләү серләрен халыкка тарату өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган кеше. Ул гомере буе татар халкының традицион милли аш-сулары рецептларын җыя һәм эшкәртеп, китап итеп чыгара тора. Аның «Татар халык ашлары», «Табын серләре», «Бәрәңгедән йөз төрле аш», «Табигать хәзинәсеннән ашлар» һәм башка китаплары татар һәм рус телләрендә күп тапкыр кабатлап бастырыла.

Оста онытыла язган рецептларны тергезү белән генә чикләнми, аларны яңа ингредиентлар белән заманга яраклаштырып үзгәртә; шулай ук яңа технология һәм җиһазлар кулланып әзерләү ысулларын тәкъдим итә. Талкыш кәләвә, тутырма, өчпочмак, куллама, кош теле, кыстыбый, гөбәдия кебек чын татар ризыклары Юныс Әхмәтҗанов һәм аның шәкертләре тырышлыгы белән җәмәгать туклануы оешмаларының менюларына да кертелә.

Республикабызда «Ашханә» сүзенең рәсми рәвештә кулланыла башлавында аның турыдан-туры катнашы бар. Юныс Әхмәтҗанов СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медаленә лаек була.1980 елгы Мәскәү Олимпиадасында спортчылар һәм кунакларны татар милли ашлары белән сыйлый, Германия Демократик Республикасының Лейпциг ярминкәсендә татар милли ризыкларын әзерләү сәнгатен күрсәтә.

«Совет сәүдәсе отличнигы» Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов «Хезмәтем — җан рәхәте» дип яши. «Пешекче — артист ул, кунагының күңелен табу өчен, аңа нәкъ сәхнәдәгечә сәнгать остасы булырга туры килә. Йөзендә һәрчак елмаю булсын. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул. Пешекче — табиб. Аңа кешеләрнең сәламәтлеге тапшырылган. Пешекче — рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе утлы плитә янында торучы металлург та…» — дип яза ул үзенең һөнәре турында.

Талантлы, тырыш, таләпчән, халык арасында бик популяр бу шәхес тормышта бик гади була. Аның улы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Фоат Юныс улы Әхмәтҗанов Бауман урамыннан узганда әтисен адым саен диярлек туктатып исәнләшеп узулары, аның тукталган һәркем белән сүз алышуы турында әйтә. Аш-су остасының кызы Фәридә Юныс кызы Давидова әтисе юлыннан китеп кондитер һөнәрен сайлый һәм хезмәтендә зур уңышларга ирешә.

Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов 1984 елның 13 февралендә, нибары 57 яшендә вафат була. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.

Татарстанның атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов Ленин ордены, Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. Казандагы Бауман урамында ул эшләгән «Татар ашлары йорты» бинасы фасадына мемориаль такта куела. 2004 елда аны ачу тантанасында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев аш-су остасының татар милли ашларын дөньяга танытуга керткән тиңдәшсез хезмәтен аерым билгеләп уза. 2006 елдан бирле ел саен Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә Казанда Бөтендөнья татар ашлары көне билгеләп үтелә. Казан шәһәренең Совет районында Юныс Әхмәтҗанов проезды бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*