tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры Габдулла Тукай музее белән берлектә “Ике Габдулла?” дип аталган театраль сәяхәт үткәрде
Кариев театры Габдулла Тукай музее белән берлектә “Ике Габдулла?” дип аталган театраль сәяхәт үткәрде

Кариев театры Габдулла Тукай музее белән берлектә “Ике Габдулла?” дип аталган театраль сәяхәт үткәрде

23 нче апрель көнне Кариев театры Габдулла Тукай музее белән берлектә “Ике Габдулла?” дип аталган театраль сәяхәт үткәрде.

“Ике Габдулла?” проектының төп максаты – Казанның Тукай белән бәйле урыннарын хәтердә яңарту, шагыйрьне яңа яктан ачу, Тукай һәм Кариев эпохасының пульсын тою.

Тукай белән Кариев үз заманында әдәбият белән театрны бер чылбырда күргән. Без дә төрле өлкәләрдән булган сәнгатькярләрне һәм, әлбәттә, театрларны берләштерергә булдык. Экскурсиядә артистлар, җырчылар, татар блогерлары, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр һәм татар яшьләре активистлары катнашты.

Әлеге чара кысаларында Г.Тукай белән Г.Кариев (ике Габдулла) сәйран кылып йөрергә яраткан урыннар буенча театраль күренешләр белән үрелеп барган экскурсия узды. Чара дәвамында катнашучылар 1914 нче елда Габдулла Кариев театр ачарга теләгән бинаны эзләде. Экскурсия табышмаклар һәм ачышлар белән тулы иде.

Маршрут Кариев театрыннан башланып Казан үзәген колачлады. Экскурсиянең соңгы ноктасы – Габдулла Тукай әдәби музее иде. Биредә катнашучылар Вячеслав Зайцев остаханәсенең Тукай портреты күчерелмәсенә шагыйрь иҗатыннан алынган цитаталарны беркетте.

“Ике Габдулла?” театраль сәяхәтенең матур истәлеге итеп һәр катнашучыга Кариев театры һәм Габдулла Тукай әдәби музее исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Тәртип” радиосы продюсеры, теле-радиотапшырулар алып баручысы Айваз Садыров: «Габдулла Кариев театры белән Габдулла Тукай музее берлектә оештырган әлеге проект, чыннан да, бик үзенчәлекле. Чыннан да, әлеге шәхесләр турында без шактый беләбез төсле, мәктәп бусагаларыннан бирле аларны өйрәндек, ләкин шушы яңа алым, тере, хәрәкәтчән экскурсия – ул әлеге шәхесләрнең иҗатына кызыксынуны тагын да ныграк уята. Аның электросамокатларда булуы яңа публиканы җәлеп итәр дип саныйм. Алга таба дәвам итсә, моңа кадәр, бәлки, кызыксынмаган яшьләр дә кызыксыныр төсле тоела миңа, шуңа күрә дәвамлы булсын әлеге проект. Үземә бик нык ошады! Мәгълүматлар алырга, Казан урамнары буенча җилдереп йөрергә һәм, әлбәттә, бөек шәхесләребез белән сугарылган Казаныбызның урамнарын тагы бер кат күңелле атмосферада әйләнергә – шәп һәм файдалы, кыскасы…».

Җырчы, автор-башкаручы Зәринә Вилданова: «Әлеге экскурсия Габдулла Тукай белән Габдулла Кариевның кем булуы, аларны нәрсә берләштергәне һәм Казанның кайсы урыннары бу ике бөек шәхес турында нинди хатирәләр саклавы хакында. Һәр ноктага без җилдереп самокатларда бардык һәм бу, әлбәттә, ниндидер дәрт өсти! Экскурсия татар телендә булуына карамастан, һәр кешегә аңлашылыр һәм һәркемгә кызык булыр дип уйлыйм».

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова: «Самокатка беренче басуым иде. Бик кызык проект! Яшьләр форумы һәрвакыт әйтеп килә: “Татар әйберләрен актуальләштерәбез, актуаль әйберләрне татарчалаштырабыз”. Кариев театры белән Габдулла Тукай музее самокатлар аша нәкъ менә тарихны, шәхесләребезне тагын да актуальләштерде һәм заманча әйберне татарчалаштырды.  Безнең өчен бүгенге көндә ул самокат иде».

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*