tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Әтнәдә Бөтенроссия татар балалары видеофестивале узды

ВИДЕО: Әтнәдә Бөтенроссия татар балалары видеофестивале узды

Алар үзләренең туган авыллары, анда яшәүче кызыклы шәхесләр турында видеоязмалар әзерли. Араларында киләчәктә татарча фильм төшерү турында хыялланучылар да бар. Кино дөньясына беренче адымнарны ясарга Әтнәдә уздырыла торган Бөтенроссия татар балалары видеофестивале ярдәм итә. Быел ул 6 нчы тапкыр уздырылды. Бу конкурс балаларга үз туган телендә иҗат итү мөмкинлеген тудыра. Быел катнашучылардан 66 хезмәт кабул ителгән. 27 видеоязма финалга чыга. Фестивальне оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы да булышлык итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*