tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарлар элемтәдә! “Без-Тукай оныклары!”

ВИДЕО: Татарлар элемтәдә! “Без-Тукай оныклары!”

Быел Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» игълан ителде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга 135 ел. Шул нисбәттән,Томск өлкәсе Стрежевой шәһәре “Чишмәкәй” этнография мәктәбе җитәкчесе Яхшиева Илзирә Идеал кызы һәм “Ләйсән” ансамбле кызлары катнашында «Без – Тукай оныклары» дип исемләнгән чара үтте. Биредә бөек шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырылды. Аның иҗаты барланды, шигырьләре укылды, җырлары җырланды. Габдулла Тукайның иҗатын туплаган китаплар белән таныштырылды. Чарада Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры бергәләп җырланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*